Имәнәй (, ) — Удмуртиянең Юкамен районында урнашкан татар авылы. Дасис авылы җирлегенә керә.
Географиясе
Авыл республиканың төньяк-көнбатышында, район үзәгеннән көньяк-көнчыгышка таба турыдан якынча 9 километр ераклыкта урнашкан.
Сәгать поясы Имәнәй авылы, бөтен Удмуртия кебек үк, МСК+1 сәгать зонасында урнашкан. Кулланыла торган вакытның UTC-ка карата күчеше +4:0 тәшкил итә.Федеральный закон от 03.06.2011 № 107-ФЗ «Об исчислении времени», статья 5 (3 июня 2011).
Атамасы
Авылның татарча атамасы имана (җан башына салынган салым) сүзеннән килеп чыккан яки кеше исеменә барып тоташадыр.А. Х. Галеев. Топонимика населенных мест Юкаменского района Удмуртской Республики. Глазов. 2009—2011. Удмуртча атамасы - Бигерӝуам (Татар Җуамы), җуам сүзе удмуртчадан янган дигәнне аңалата.
Тарихы
Авылны XVIII гасырда Җуам дигән күрше бисермән авылыннан чукынырга теләмәгән мөселман-бисермәннәр нигезли. Жувамской (Иманаева) пүчинкәсендә 1859 елда 295 кеше яшәгән. 1891 елда биредә 45 йортта 289 кеше, 276 татар һәм 1 йортта 13 бисермән яшәгән. 1959 елда 270 кеше исәпләнгән, барысы да татарлар.«Родная Вятка».
Халкы
Халык саны — 51 кеше (2010).Численность населения УР
2002 елгы халык санын алу нәтиҗәләре буенча, татарлар 83 кешенең 92 % тәшкил иткән.
Мәгариф 1950 елларга кадәр башлангыч татар мәктәбе эшләгән.Онлайн — энциклопедия Tatarica
Искәрмәләр
Төркем:Юкамен районы торак пунктлары Төркем:Удмуртия татар авыллары