Коттлар, яисә кан татарлары (үзатамалары — коту; ) — XVIII гасырда Себернең көньягында, һәм елгалары буенда яшәгән һәм Енисей төркеменә караган күчмә халык. Аларның территориясе хәзерге Красноярск краеның көньяк-көнчыгышын һәм Иркутск өлкәсенең көнбатыш өлешен колачлаган. Коттлар Енисей телләре гаиләсенә кергән котт телендә сөйләшкәннәр. XVII йөзгә кадәр алар Кан, Бирюса, Абакан, Мрассу һәм Кондома елгалары буенда яшәгәннәр. XIX гасыр уртасына халык руслар, бурятлар һәм башка халыклар тарафыннан ассимиляцияләнеп, тулысынча диярлек юкка чыга.

XVII гасырда коттлар русларга, тубын, кыргыз, хакимнәренә һәм ясак түләгәннәр. XVII гасыр уртасында аларның саны якынча 860–1000 кеше тәшкил иткән. XIX гасырга килгәндә, үзләрен коттлар дип атаган кешеләр саны нибары 76 гына калган, һәм шуларның бишесе генә котт телендә сөйләшә алган. Бу 76 кеше, үз халкын саклап калу максатыннан, ярында кечкенә бер авыл — Агул олысын төзергә карар кыла, чөнки себер аборигеннары патша хакимиятенә Себердә яшәгән рус халкына караганда азрак ясак түләргә тиеш була. 1963 елда экспедициясе котт топонимнарын өйрәнде, әмма бу халыкның теле һәм мәдәнияте эзләре тулысынча диярлек югалган булып чыкты.

Тормыш-көнкүреш

Коттларда тимерчелек һөнәре яхшы үскән: алар тимер эреткәннәр һәм тимер эшләнмәләре белән дан тотканнар. Башка Енисей халыклары кебек үк, коттлар да җыючы, аучы һәм балыкчы булганнар. Шуңа да карамастан, аларның хуҗалыгында терлекчелек һәм атчылык та мөһим урын биләгән.

Шулай ук карагыз Янәсәй Бурятлар Долганнар

Искәрмәләр

Әдәбият

Ко́тты // Корзинка — Кукунор. — М. : Советская энциклопедия, 1953. — С. 161-162. — (Большая советская энциклопедия : [в 51 т.] / гл. ред. Б. А. Введенский ; 1949—1958, т. 23). Вернер Г. К. Коттский язык. Ростов-на-Дону, 1990.