Трипслар , яки куыгаяклылар (лат. Thysanoptera) — тулы булмаган әверелешле бөҗәкләр отряды. Кагыйдә буларак, алар бик вак. Трипслар барлык континентларда, нигездә тропик һәм субтропик өлкәләрдә очрый.

Этимология Thysanoptera отрядының фәнни латин исеме борынгы грек телендәге (тизанос, «пумала» яки «чук»), һәм πτερόν (птерон; «канат») сүзләреннән ясала. Төркемнең иске атамасы — Physopoda — аяклар структурасының үзенчәлекләре белән бәйле һәм аяк очларында куыкчыкларга охшаган формацияләр аркасында «куыклы аяклылар» дип тәрҗемә ителә .

Трипс сүзе борыңгы грек «» сүзенең туры транслитерациясе, «агач корты» дигәнне аңлата .

Зыян китерү Трипс — ябык грунттагы чәчәк, яшелчә культуралары корткычы. Ул 300гә кадәр төр үсемлекне зарарлый. Аеруча хризантеманы, гөл-чәчәкне, гербераны, цинерарияне, гипсофиланы, кыярны үз итә. Аның зыяны уңыш түбәнәюдән, чәчәк культураларының декоративлылыгы начараюдан гыйбарәт. Трипслар вирус йөртүче булулары белән дә куркыныч тудыралар. Әлеге бөҗәкләр бик вак — 0,9-1,2 миллиметр озынлыкта, төсләре тонык сарыдан караңгы-көрәнгә кадәр төрлеләнә, канатлары — ачык сары. Ябык грунт шартларында сезонга 12-15 буын чыгара. Личинкалары һәм үсеп җиткән кортлары үсемлекләрнең кү-зәнәк согы белән тукланалар.

Трипс утыртма материал, кисеп алынган чәчәкләр, транспорт, тара, җитештерү кораллары белән тарала. Корткычлар күп булганда үсемлекләрне фитоверм белән эшкәртәләр.

Тасвирлау Трипсның гәүдәсе озынча, озынлыгы 0,5 — 14 мм (гадәттә 1-2 мм). Авыз аппараты чәнчеп суыручы. Күпчелек төрләрнең аяклары кыска, нечкә һәм йөгерүгә яраклашкан. Тәпиләре 1 яки 2 буыннан тора, тырнакчыклары бар һәм алар арасында куыкка охшаган ябышу җайланмалары урнашкан . Корсаклары 10 боҗрадан тора, аларның соңгысы гадәттә торбасымансузылган. Ана затлар ата затларга караганда зуррак һәм күбрәк санда, аларның тешчәле күкәйсалгычлары бар .

Үсеш вакытында түбәндәге этаплар уза: йомырка, личинка, пронимфа, нимфа һәм имаго. Кайвакыт партеногенетик рәвештә үрчиләр. Үсешләре тиз бара. Елына 15 буынга кадәр җитештерә алалар .

Таксономия һәм таралу 2013 елга 6991 төрләре, шул исәптән 153 казылма төр билгеле , алар йөздән артык ыругка төркемләнгән. Элеккеге Советлар Союзы территориясендә 300 дән артык, Россиядә 200гә якын төр билгеле. Азиядә киң таралган төрләр:

Thrips palmi — килеп чыгышы Көньяк Азиядән булган төр, Cucurbitaceae Solanaceae семьялыкларына аеручы зыян китерә. Scirtothrips dorsalis — Һинд-Кытай чәчәк трипсы, Көньяк-Көнчыгыш Азиядә таралган. Кытай, Индонезия, Бангладеш, Бруней, Вьетнам, Һиндстан, Малайзия, Мьянма, Пакистан, Согыт Гарәбстаны, Тайланд, Тайвань, Филиппиннар, Япония, Шри-Ланкада очрый. Asianthrips dasycornis — Көньяк-Көнчыгыш Азиядә очрый торган төр. Малай ярымутравы, Сабах (Малайзия), Минданао утравында (Филиппиннар) таралган.

Галерея

Искәрмәләр

Әдәбият

Мещеряков А. А. Отряд Thysanoptera (Physopoda) — Бахромчатокрылые, пузыреногие, или трипсы // Яхонтов В. В. Отряд Thysanoptera (Physopoda) — Бахромчатокрылые, пузыреногие, или трипсы //

Stannard, L. J. 1968. The thrips, or Thysanoptera, of Illinois. Illinois Natural History Survey 21: 215—552.

Сылтамалар

Моны да карагыз

Төркем:Әлифба буенча хайваннар Төркем:Хайваннар Төркем:Зоология Төркем:Бөҗәкләр