Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театры — Уфа шәһәрендә эшләүче әйдәп баручы башкорт театры.
Театрның оешу тарихы Стәрлетамак чоры Театрның барлыкка килү датасы булып 1919 елның 4 декабре тора. Ул көндә Башкортстан халык комиссариаты Вәлиулла Мортазин-Иманский җитәкләгән Стәрлетамак татар драма театрына «1нче башкорт дәүләт театры» статусын бирергә карар чыгара. Сәйяр труппасы артисты, режиссер Мортазин-Иманский театрның беренче иҗади җитәкчесе дә була. Башлангыч елларда театрда артистлар С.Вәлиев-Сульва, Бәдәр Йосыпова, Фәхрениса Сәмитова. Елизавета Сыртланова–Шляхтина, Гыйният Ушанов, Галимҗан Карамышев, Хаҗи Бохарский, рәссамнар Сабит Яхшыбаев һәм С. Никандров эшли.
Уфа чоры 1919 елда илдә «Театр эшенең берләштерелүе» турында декрет имзаланганнан соң, Уфадагы Хезмәт һәм сәнгатьләр сараенда Нури Сакаев җитәкчелегендәге татар-башкорт труппасы эшләп китә. Анда Казанның «Сәйяр» һәм Уфаның «Нур» труппаларының элеккеге артистлары керә. Труппада Башкортстан театрында беренче профессиональ драма артисты Мәкәрим Мәһдиев хезмәт итә.
Артистлар аз булу сәбәпле, Уфага Омскидан V армия татар-башкорт труппасын чакырып кайтарырга карар кылына. Шулай итеп труппага Камал I, Гыйләҗетдин Казанский, Шакир Шамильский, Әмин Зөбәеров, Галләм Саттаров, Барый Фәйзуллин, Маһирә Мирвәлиева, Ниса Макулова һ.б. килеп кушыла.Миләүшә Галиуллина. Татар театрының Башкортныкына әйләнүе. Киң билгеле татар драматурглары һәм җирле авторлар: Хәбибулла Ибраһимов, Давыт Юлтый, Мөхәммәтша Бурангулов, Афзал Таһиров әсәрләре куела.
1922 елда 1нче Башкорт театры Уфага күчерелә һәм «Уфа дәүләт күргәзмә театрының татар труппасы» (элекке «Ширкәт» труппасы) белән берләштерелә.
Башкорт телендәге язма булдыруга кадәр (1924 ел) бөтен спектакльләре татарча уйнала. Берара спектакльләр ике телдә уйналганнар. 1929 елдан хакимият боерыгы белән театр тулысынча башкорт сәхнә теленә күчкән. Труппада эшләгән Нәгыймә Таҗдарова, Нәфыйга Арапова, Мөхтәр Мутин, Нури Сакаев, Гыйлаҗ Казанлы кебек корифейлар, 1929 елда театр башкорт телендә генә уйный башлагач, Казанга кайтып киткәннәр.
1925 елдан соң сәхнәгә Уфа сәнгать техникумы әзерләгән яшь кадрлар килә башлый: Арслан Мөбәрәков, Габдулла Шамуков, Булат Имашев, Зәйтүнә Бикбулатова, Рәхмәтҗан Сыртланов һ.б. алар арасында. 1935 елда «академик театр» исеме бирелә.
Сталин репрессияләре театрны читләтеп үтми. Режиссерлар Мортазин-Иманский, Мәкәрим Мәһдиев атып үтереләләр. Зәйтүнә Бикбулатова, Бәдәр Йосыпова театрдан куылалар. Театрның директоры Сәгыйть Мифтахов сугыштан кайтмый. Уфимская мозаика сайты
1971 елда театрга татар әдәбияты классигы, яңа чор башкорт әдәбиятына нигез салучы Мәҗит Гафури исеме бирелә.
1990 елга кадәр театр бинасы бик кызганыч күренеш иде. Бина типлаштырылган совет сәнәгать цехы булып тора. 1990-елларда театрда зур реконструкция үткәрәлә. Бина тышкы яктан традицион башкорт тирмәсенә стильләнгән һәм заманча төс алган.
Шәхесләр Баш режиссерлар Вәлиулла Мортазин-Иманский Арыслан Мөбәрәков Мәкәрим Мәһдиев Хаҗиәхмәт Галимов Витт В. С. Вәлиәхмәт Галимов Хаҗиәхмәт Галимов Кадыйр Бәкеров Рифкать Исрафилов (1981—1996)
Айрат Әбүшахманов (2005—2012) (2012 елдан режиссер) Олег Ханов (2012—2019 елларда) Айрат Әбүшахманов (2019 елдан) Коллективу Башдрамтеатра представили главного режиссёра . Гафури театры сайты Айрат Әбүшахманов Гафури театрының баш режиссеры итеп билгеләнде. Азатлык радиосы, 28.09.2018. Директорлар 2017―2025 елларда ― Иршат Фәйзуллин 2025 елның 10 октябреннән ― Зиннур Сөләйманов ()Захар Яковлев. У Башдрамтеатра сменился руководитель. KP.RU, 10.10.2025
Танылган хезмәткәрләр
башлау тәмамлау Исем туу датасы туу урыны уку йорты һөнәр төре Викиҗыентыктагы төркем үлем датасы Мөхтәр Мутин 1886-01-02 Такталачык актёр 1941-07-03 Гыймалетдин Минһаҗев 1889-05-21 Идрис актёр 1955-09-19 Хаҗиәхмәт Галимыв 1899-01-01 Сатмыш Россия театр сәнгате университеты — ГИТИС актёр 1974-05-13 Камил Рәхимов 1900-08-12 Акъяр Бөек Пётр исемендәге Санкт-Петербург политехник университетыИльяс Әүхәдиев исемендәге Казан музыка көллиятеУфа сәнгать училищесы композитор 1978-02-25 Нәфыйга Арапова 1900-04-30 Казан актёр Nafiga Arapova 1943-04-13 Бәдәр Йосыпова 1901-12-21 Ыр актёртеатр актерыукытучы 1969-08-30 1930 1937 Мәкәрим Мәһдиев 1901-12-23 Түбән ЯкыйБөгелмә өязе Казан Татар укытучылар мәктәбеРоссия театр сәнгате университеты — ГИТИС театр актерытеатр режиссерыпедагог 1938-07-10 1922 1926 Һаҗәр Илялова 1902-03-07 Троицк театр актеры 1980-04-14 Галимҗан Карамышев 1903-12-04 Макар Макар урта мәктәбе актёр 1977-01-20 Рәфгать Фәйзуллин 1904-08-03 Ырынбур актёр 1983-09-05 Сәгыйдә Рәшитева 1905-01-01 Көзән актёр 1988-02-21 Арыслан Мөбәрәкев 1908-12-02 Асы Уфа сәнгать училищесы театр актерыкиноактертеатр режиссерыдраматург 1977-05-05 Рим Сыртланыв 1908-09-04 Уфа губернасы Уфа сәнгать училищесы актёркиноактертеатр мөгаллиме 1979-09-13 Булат Имашев 1908-02-27 Азнай Ырынбур башкорт педагогия техникумы актёр 1946-04-12 Зәйтүнә Бикбулатыва 1908-05-28 Уфа губернасы Уфа сәнгать училищесы актёр 1992-02-23 Вәлиәхмәт Галимыв 1908-06-12 СатмышКыштым Уфа сәнгать училищесы актёртеатр режиссеры 1994-02-15 Газыйм Тукаев 1909-03-14 Яңа Янбәк Уфа сәнгать училищесы актёр 1981-11-07 1926 Виктор Хохрәков 1913-07-13 Уфа Россия дәүләт сәхнә сәнгатьләре институты актёртеатр режиссерытеатр мөгаллиме Viktor Khokhriakov 1986-09-20 Хөсәен Кудашев 1913-05-10 Бүздәк районы актёр 1986-11-13 Рәгыйдә Янбулатова 1915-12-28 Бакай Башкорт дәүләт университеты шагыйрьактёрдраматург 1997 Хашим Мостаев 1918-09-11 Казарма укытучы 2015-12-24 Зәкия Арысланыва 1919-01-31 Күзәй 2012-12-27 Шәүрә Мортазина 1925-07-22 Мәскәү Россия театр сәнгате университеты — ГИТИС театр режиссеры 2002-02-22 Amina Aralbayeva 1928-05-22 Кырмыскалы районы Россия театр сәнгате университеты — ГИТИС актёр 2014-10-27 Асия Нәфыйкова 1932-10-09 Чишмә районы Уфа сәнгать училищесы актёр 1995-02-04 Фәйзуллина Дариға Закир ҡыҙы 1932-01-01 Стәрлетамак районыAllaguvat railway station актёр Мозаһитов Риф Имам улы 1932-01-08 Хәлекәй актёр 2016-08-21 Вячеслав Расцветаев 1933-08-16 Казан актёр 2008-03-01 Зинирә Атнабаева 1934-12-21 Күрдем Россия театр сәнгате университеты — ГИТИС актёр 2013-04-23 Сәвия Сираева 1934-01-05 Ишморат театр актерыактёр Муллаян Сөяргулов 1934-11-21 Байназар Россия театр сәнгате университеты — ГИТИС актёр 2025-12-12 Хәмит Яруллин 1935-02-25 Ахун Россия театр сәнгате университеты — ГИТИС актёр 2015-06-04 Гөлли Мөбәрәкева 1936-09-09 Уфа Россия театр сәнгате университеты — ГИТИС театр актерыкиноактерактёртеатр режиссерытеатр мөгаллиме Gulli Mubaryakova 2019-02-20 Заһир Вәлитов 1940-11-01 Вәлит Заһир Исмәгыйлев исемендәге Уфа дәүләт сәнгать институты театр актеры 2019-02-17 1965 1997 Рифкать Исрафилов 1941-08-06 Яңа Мөслим Россия театр сәнгате университеты — ГИТИС актёртеатр режиссерыукытучытеатр мөгаллиме Нурия Ирсаева 1942-10-13 Канбәк Заһир Исмәгыйлев исемендәге Уфа дәүләт сәнгать институты актёр Тәнзилә Хисамова 1945-04-04 Khazinovo Заһир Исмәгыйлев исемендәге Уфа дәүләт сәнгать институты актёр Рәмзия Хисамова 1947-08-18 Иске Хәлил актёр Әхтәм Әбүшахманов 1948-03-10 Бурангул Заһир Исмәгыйлев исемендәге Уфа дәүләт сәнгать институты актёр Raus Zagitov 1948-11-19 Иске Мөхәммәт Заһир Исмәгыйлев исемендәге Уфа дәүләт сәнгать институты театр актеры Минзия Насыйбуллина 1948-06-20 Бишбүләк районы биюче 2021-04-05 Илсөяр Газетдинова 1951 Исмаил актёр Таңчулпан Бабичева 1953-05-15 Дәүләкән Заһир Исмәгыйлев исемендәге Уфа дәүләт сәнгать институты театр актеры Илдар Сәетев 1957-01-25 Бакалы Заһир Исмәгыйлев исемендәге Уфа дәүләт сәнгать институты актёр 2020-10-14 Илдар Гомәров 1958-09-23 Илчегол Заһир Исмәгыйлев исемендәге Уфа дәүләт сәнгать институты театр актерыактёр Эльвира Юнысова 1960-01-04 Сибай Заһир Исмәгыйлев исемендәге Уфа дәүләт сәнгать институты актёр Дибаева Зилә Сиражетдин ҡыҙы 1960-11-22 Иске Мөсет Заһир Исмәгыйлев исемендәге Уфа дәүләт сәнгать институты актёр Минзәлә Хәйруллина 1961-10-13 Кыпчак-Аскар актёр Шәүрә Дилмөхәмәтова 1961-09-23 Заһир Исмәгыйлев исемендәге Уфа дәүләт сәнгать институты театр актеры Гүзәл Маликова 1962-11-08 Баймак Заһир Исмәгыйлев исемендәге Уфа дәүләт сәнгать институты актёр Ризидә Фәхруллина 1962-04-01 Югары Манчар Заһир Исмәгыйлев исемендәге Уфа дәүләт сәнгать институты актёр Светлана Хәкимова 1963-06-26 Иске Сәпәш Заһир Исмәгыйлев исемендәге Уфа дәүләт сәнгать институты актёр Сара Буранбаева 1967-06-24 Әлмөхәммәт Заһир Исмәгыйлев исемендәге Уфа дәүләт сәнгать институты актёр Алмас Әмиров 1968-05-06 Ахун Заһир Исмәгыйлев исемендәге Уфа дәүләт сәнгать институты эстрада артисты Ilsur Akhtarowitsch Baimov 1974-04-14 Сәксәй Заһир Исмәгыйлев исемендәге Уфа дәүләт сәнгать институты актёр Баймырҙин Ринат Маргис улы 1981-12-17 Тимер М. С. Щепкин ис. Югары театр укуханәсе актерлык сәнгате
Казанышлары
2016 — Мәҗит Гафури әсәре буенча куелган «Кара йөзләр» спектакле РФ «Алтын битлек» Милли театр премиясенә 4 номинациядә тәкъдим ителәПремия Мәскәү һәм Петербург театрларына бирелгән: «драма театрында иң яхшы режиссер эше» (Айрат Әбүшахманов) «иң яхшы хатын-кыз ролен башкаручы» (Гөлнара Казакбаева) «иң яхшы рәссам эше» (Альберт Нестеров) «иң яхшы кием буенча рәссам эше» (Альберт Нестеров) 2016 елның 27 июлендә Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт драма театрының 100 еллык юбилеен бәйрәм итү турындагы указга Рөстәм Хәмитов тарафыннан кул куела, оештыру комитетының составы расланаКсения Калинина. Башкирский театр драмы имени Мажита Гафури отпразднует 100-летие со дня основания. «Башинформ», 28.07.2016. 2018 — РФ хөкүмәтенең Федор Волков исемендәге премиясе — «театр сәнгатен үстерүгә керткән өлеше өчен Распоряжение от 21 июля 2018 года №1507-р «О присуждении в 2018 году премии Правительства России имени Фёдора Волкова за вклад в развитие театрального искусства». Сайт Правительства РФ, 25.07.2018 Башҡорт театрына Федор Волков исемендәге хөкүмәт премияһы бирелде. М. Гафури театры сайты, 25.07.2018
Искәрмәләр
Сылтамалар
Рәсми сайт Во имя театра без границ
Моны да карагыз
Төркем:Әлифба буенча театрлар Төркем:Уфа театрлары Төркем:1919 елда нигезләнгән театрлар Төркем:Башкорт театрлары Төркем:«Алтын битлек» премиясе номинантлары Төркем:Мәҗит Гафури хөрмәтенә аталган объектлар Төркем:РФ хөкүмәте премиясе лауреатлары Төркем:Гафури театры