Чита җәмигъ мәчете () ― Чита шәһәренең тарихи өлешендәге гамәлдәге иске татар мәчете, үз җирләренең бер өлешен биргән сәүдәгәр Рәхмәтулла Нигъмәтуллинның агач йорты янында урнашкан. 1906 елда Чита архитекторы Ф. Е. Пономарев проекты буенча татар сәүдәгәрләре акчасына төзелгән. Бина ике катлы, кызыл кирпеч белән тышланган, биек манаралы. Региональ әһәмияттәге архитектура һәм шәһәр төзелеше һәйкәле (халык депутатларының Чита өлкә Советы кече Советының 04.03.1993 ел, № 47 карары)Решение малого совета Читинского областного совета народных депутатов № 47 от 04.03.1993..

Тарих XX гасыр башында Читада зур һәм бай мөселман җәмгыяте булган, ул нигездә татарлардан торган. Тулы бер Татар бистәсе хәзерге Ленская (хәзерге Анохин урамының көнчыгыш өлеше) һәм Красноярская урамнары тирәсендә урнашкан булган. Үз дини учреждениесен булдыру теләге күпмедер вакытка кадәр тормышка ашмаслык булып торган, әмма 1903 елда дин иреге игълан ителгәннән соң, җирле мөселманнарның активлыгы бик вакытлы туры килгән. Чита җәмигъ мәчете 1904―1906 елларда татар җәмгыяте тырышлыгы белән төзелгән. Татар җәмгыятенә сәүдәгәрләр Ш. Шәфигуллин, Ш. Шәфиев, Р. Ибраһимов Х. Сәлиханов, К. Урманчеев, Б. Гыйниятуллин һәм башкалар кергән. Мәчет өчен җирне татар җәмгыяте аксакалы сәүдәгәр Рәхмәтулла Нигъмәтуллин үзенең агач йорты янәшәсендә бүлеп биргән. Проект авторы – шәһәр архитекторы Ф. Е. Пономарев.

1910 ел өчен шәһәр буенча белешмәлектә хәбәр ителә: «Ленская урамының азагында дин иреге игълан ителгәннән соң җирле мөселманнар тарафыннан тиз арада торгызылган таш мәчетнең матур җиңел манарасы калкып тора» 1910 елдан мәчет мулласы Исмәгыйль Галиев булганКалиль Кабдулвахитов. Забайкальский край. dumrf.ru (кара: Ихсан Латыйф). 1913 елның ноябрендә мәчет янында Мөселман җәмгыяте оештырылган һәм рус-татар мәктәбе ачылган. Мәчет Читаның иң яхшы биналарының берсенә әверелгән.

1918 елда шәһәр мөселман җәмгыяте хакимияткә Советларның килүен кабул итмәгән һәм атаман килүенә теләктәшлек иткән.

1919 елның июлендә мәчеттә шәһәр мәҗлесенә сайлаулар узган. Шул ук елның августында Мөселманнарның җирле милли идарәсен Х. Низметдинов җитәкләгән.

Совет власте килү белән мәчет һәм мөселман мәктәбе ябыла. 1936 елда мәчет бинасын Байкал аръягы дистанциясе алган, аннан соңгы елларда мәчет бинасы төрле учреждениеләр тарафыннан файдаланылган.

1992 елда мәчет бинасы Чита мөселман җәмгыятенә киредән тапшырылган. Хәзерге вакытта Читада Җәмигъ мәчете каршында татар теле өйрәнү мәктәбе ачылган, намазлар даими укыла.

1993 елдан бирле төбәк әһәмиятендәге архитектура һәм шәһәр төзелеше һәйкәле (Халык депутатларының Чита өлкә Советы кече Советының 04.03.1993 ел, № 47 карары).

1995 елның 24 октябрендә Җәмигъ мәчете гөмбәзенә яңа манара кую тантанасы булган, ул үзенең зурлыгы һәм формасы белән иске манараны кабатлый. Ике айдан соң тантаналы рәвештә манара шпиленә ярымай куелган.

Мәчетне дин тотучыларга кайтаруда (озак еллар дәүләт атеизмыннан соң беренче Чита мөселман җәмгыяте шурасы рәисе) Р. Габдрахманов зур роль уйнаган. Аның вакытында бинаны торгызу эшләре башланган. Алга таба совет рәисе булып Г. Әхмәтҗанов, С. Шәрәфетдинов торган .

2012 елда мәчет янында мәдрәсә төзелгән. 2015 елда реставрация эшләре төгәлләнгән.

Үз вакытында мәчет төзү өчен җир кишәрлеген бушлай биргән сәүдәгәр Рәхмәтулла Нигъмәтуллинның агач йортын реставрацияләү планлаштырыла.

Тасвирлама Кызыл кирпечтән төзелгән ике катлы төзек бина тасмалы бут фундаментында урнашкан һәм татар мәчетләре өчен традицион «түбәдәге манара» схемасы буенча төзелгән. Сигез кырлы манарасы ярымай утыртылган шар белән тәмамлана. Манараның өске ярусында әйләнмә галерея урнаштырылган. Бинаның көньяк оч фасадына биш кырлы михраб тоташкан. Аскы каттагы диварлар, михраб һәм икенче каттагы тәрәзәләр арасы рельефлы кирпеч белән эшләнгән. Төп бинаның кәрнизе, михраб һәм манара ảркалы пояс белән бизәлгән. Өске каттагы тәрәзәләр ярымтүгәрәк һәм уксыман формада. Һәр катның урамнан керү юлы бар. Икенче катка керү кирпеч гөмбәзләр белән капланган мәйданчыклы баскыч аша башкарыла. Бина беренчел билгеләнеше буенча кулланыла. 2012 елда мәчет янында мәдрәсә төзелгән. 2015 елда реставрация эшләре төгәлләнгән. 700 кеше сыйдырышлы.

Искәрмәләр

Төркем:Әлифба буенча мәчетләр Төркем:Байкал арты крае мәчетләре Төркем:Россиянең тарихи мәчетләре Төркем:1906 елда төзелгән мәчетләр Төркем:Байкал арты краенда Россия мәдәни мирасы объектлары