А. М. Бутлеровның кәшәнә-төрбәле кабереАлексеевск һәм Биләр. Мирас хәзинәсе. Туристлар өчен схема (, ) ― дини корылма, рус химигы, академик, атказанган профессор Александр Михаил улы Бутлеров (1828—1886) кабере өстендә эшләнгән кәшәнә-төрбә (). XX гасыр башы архитектура истәлеге.
Урыны Галим авыл зиратының көнчыгыш ягында җирләнгән. Кәшәнә-төрбә Биләрдән ерак булмаган элекке Бутлеровка авылы янында, бөек галим А. М. Бутлеровның ата-бабалары утары булган җирлектә, чиста кырда, иске авыл зиратында урнашкан, анда каберләр гасырлар буе үскән наратлар астында яшеренгән. Бүген Татарстанның Алексеевск районы Бутлеровка авылы Большеполянское сельское поселение урынында кечкенә генә зират һәм Александр Михайлович кабере өстендә 1904―1908 елларда төзелгән нәфис кәшәнә (часовня) сакланып калган. Зират зур түгел. Тын һәм бик чиста. Кәшәнәгә керү ирекле. Зират Алексеевск районы Зур Алан авылыннан 4,5 км көнчыгыштарак урнашкан Часовня на могиле А.М. Бутлерова, Алексеевское благочиние. Чистопольская епархия История села Большие Полянки связана с покорением Казанского ханства. vk.com, 26.04.2018. Юл яхшы.
Тасвирлама Кәшәнә яңа рус стилендә эшләнгән мемориаль корылманың үрнәге буларак, архитектура һәйкәле булып тора. Кызыл кирпеч һәм ак таш детальләренең үзенчәлекле кушылмасы белән төзелгән. Кәшәнәнең эчке киңлеге дүрт яклы гөмбәз белән капланган.
Кәшәнә эчендә галимнең кабер ташы, баш очында мәрмәрдән бюсты тора. Ишек каршындагы дивар янында агачтан уеп ясалган сакланып калган.
Тышта, кәшәнә ишеге янәшәсендә, уң якта җирдә тәбәнәк таш монумент куелган:
Основоположник органической химии Александр Михайлович Бутлеров 1828 — 1886Могила Бутлерова Александра Михайловича. Центр культурного наследия Татарстана Тарих Александр Михайлович гомеренең соңгы елларын үз имениесендә үткәрә (башка версияләр дә бар), умарта үрчетү белән шөгыльләнә, хәтта «Пчелиный листок» журналын чыгаруны оештыраАртем Субботкин. Согнутая кочерга, или Привет от Бутлерова. РТ Онлайн, 07.04.2021. 1886 елның 5 (17) августында 57 яшендә Казан губернасының Бутлеровка имениесендә (хәзерге Татарстанның Алексеевск районы) вафат булганЕ. Н. Офицеров. К вопросу места смерти А.М. Бутлерова. Бутлеровские сообщения. 2014. Т.37. №1, 9 августта (башка версияләр дә бар) шунда күмелгән. 1904―1908 елларда галим кабере өстендә кирпечтән нәфис итеп эшләнгән кәшәнә-төрбә корылган.
Хәзерге вакытта Федераль әһәмияткә ия һәйкәлләр исемлегенә кертелгән (Федераль әһәмияттәге . «РСФСРда мәдәният ядкарьләрен саклау эшен тагын да яхшырту турында» 1960 елның 30 августындагы 1327 номерлы РСФСР Министрлар Советы карары). Бердәм дәүләт реестрында теркәү номеры ОКН №161610746090006.
Искәрмәләр
Әдәбият Алексеевск һәм Биләр. Мирас хәзинәсе. Туристлар өчен схема.
Сылтамалар Николай Перфильев. Часовня химика или знакомство с призраком Бутлерова. KP.RU, 10.07.2015 Склеп-часовня на могиле известного химика Александра Бутлерова. Другая Казань, 1.12.2022
Төркем:Алексеевск районы истәлекле урыннары Төркем:Александр Бутлеров Төркем:Кәшәнәләр