Бу Уфа скульпторы турында мәкалә, Казан галиме турында биредә укыгыз

Илдус Закиров, Илдус Наил улы Закиров (Ильдус Наилович Закиров; 1983 елның 13 августы, СССР, РСФСР, БАССР, Кыйгы районы, Кандаковка) ― скульптор, Башкортстанның әйдәп баручы сынчыларыннан берсе, республикадагы күп санлы һәйкәлләр, бюстлар, истәлек такталары авторы. 2019 елдан РФ Рәссамнар берлеге әгъзасы Закиров Ильдус Наилович (Уфа). РО ВТОО «Союз художников России» Республики Башкортостан.

Тәрҗемәи хәле

1983 елның 13 августындаЗакиров Ильдус Наилович. Уфимская художественная галерея, 14.08.2023 БАССР Кыйгы районы Кандаковка авылында туган. I–VI классларда авыл мәктәбендә, VII–IX сыйныфларда К. Дәүләткилдиев исемендәге республика сынлы сәнгать гимназия-интернатында укыган. Уфа сәнгать училищесының дизайн бүлеген, аннары Заһир Исмәгыйлев исемендәге Уфа дәүләт сәнгать академиясенең скульптура факультетын (2006), С. Г. Строганов исемендәге дәүләт сынлы сәнгать-сәнәгать скульптура факультетын (2012) тәмамлаган. 16 ел дәвамында һөнәр үзләштергән: «скульптор әллә ничә һөнәргә ия булуны таләп итә. Әүвәле ул көчле рәссам булырга тиеш. Моннан тыш – эретеп ябыштыручы да, формовщик та һ.б. эшләргә дә осталык кирәк»Зилә Нигъмәтуллина. «Скульптор бик тырыш булырга тиеш». «Ирек мәйданы», № 27 (770), 10.07.2025. ― Б.14.

Хезмәт юлы 2012―2013 елларда Мәскәүдә эшләгән.

2013 елда Башкортстанга кайткан. К. С. Дәүләткилдиев исемендәге республика сәнгать укыта, скульптура буенча дәресләр алып бара.

Иҗади хезмәтләре

Күп санлы һәйкәлләр, бюстлар, истәлек такталары авторы. Елына 5-6 бюст куя. Башкортстаннан тыш, Казанда, Мәскәүдә, Краснодарда бюстлары бар. 2025 – Азат итүче сугышчыга һәйкәл (Колай (Борай районы)) 2024 – Даян Мурзин бюсты (Стәрлетамак) 2024 – Гомәр Толымбай бюсты (Адав-Толымбай, Буа районы, Татарстан) 2024 – Дәрдмәнд бюсты (ярымфигура; Җиргән, Мәләвез районы)Зилә Мөбәрәкшина. Башкортстанда шагыйрь, сәүдәгәр Закир Рәмиев – Дәрдемәндкә бюст ачылды. Татар-информ, 28.08.2024 2023 – Керчь кушаматлы ат һәйкәле (Илчегол (Миякә районы)). Скульптура натураль зурлыкта эшләнгән, һәр деталь ― гади солдат кылычы, строй ияре, төрелгән плащ-палатка төгәл итеп эшләнгән. 2022 – Риф Әхмәдуллин бюсты (Кушнаренко) Бюст инспектору ИДН мл.лейтенанту милиции Рифу Ахмадинурову, спасший ценой своей жизни детей. ataisal.ru 2021 – Азат итүче сугышчыга һәйкәл (Агыйдел ш.) 2021 – Гази Заһитовка һәйкәл (Мишкә) 2021 – Даян Мурзин бюсты (Кушнаренко)Бюст легендарному "чёрному генералу", герою партизанского движения ВОВ Д.Б.Мурзину Мостай Кәрим бюсты Рәшит Назаров бюстыАльфия Янтурина. Уфимский скульптор изготовил бюст поэта Рашита Назарова. Башкортостан укытыусыһы, 4.02.2024 Газим Шәфыйковка истәлек тактасы (2024, Уфа) Ат белән колынга бакырдан һәйкәл (Башкорт дәүләт аграр университеты биләмәсендә) «Гаилә» скульптурасы (Уфа, республика клиник перинаталь үзәге) «Тыл хезмәтчәннәре һәм сугыш елы балалары» ансамбле Башкортстан нефтен беренче ачучыларга яңарту (авторы Борис Фузеев, 1969, Ишембай ш.) Касыйм Дәүләткилдиев бюсты Таҗетдин Гыйләҗетдинов бюсты Профессор Венер Сәхәветдинов бюсты (Уфа) Башкортстанның халык рәссамы бюсты Галим-селекционер Лидия Стреляева бюсты Марсель Сәлимов бюсты һ.б. Скульптор И. Н. Закиров ― 2023 елда гамәлгә кергән Сосланбәк Тавасиев исемендәге иҗтимагый премия () медале авторыОбщественная премия имени Сосланбека Тавасиева. kurultai.ru.

Күргәзмәләр Республика, төбәкара һәм Бөтенроссия күргәзмәләрендә; халыкара скульптура симпозиумында катнашучы. 2024 ― «Торатау» конгресс-холлы

Шәхси тормышы Гаиләле. Беренче никахыннан улы белән кызы бар. Икенче хатыны Гөлшат Сәрвәр кызы (Имамбаева, 1986 елгы, Дәүләкән районы, Яңа Яппар авылыннан), укытучы, рәссам-график, РФ Рәссамнар берлеге әгъзасы (2012), К. Дәүләткилдиев исемендәге республика сынлы сәнгать гимназия-интернатын, З. Исмәгыйлев исемендәге Уфа дәүләт сәнгать академиясенең графика факультетын тәмамлаганГульшат Закирова Вконтакте, (Гөлшатның беренче никахыннан улы Азат Руслан улы Дияров). Уртак балалары Алина. Иҗаттагы уртак темалары атларга бәйле. Илдус шахмат уйнарга, Гөлшат биергә ярата, йога белән шөгыльләнәГ. Батыршина. Гөлшат һәм Илдус Закировтар. «Тамаша», № 6, 4.02.2025. Бүләкләре «Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләр өчен» медале (Бөтендөнья татар конгрессы)

Искәрмәләр

Әдәбият Мәкаләләр Г. Батыршина. Гөлшат һәм Илдус Закировтар. «Тамаша», № 6, 4.02.2025 Зилә Нигъмәтуллина. «Скульптор бик тырыш булырга тиеш». «Ирек мәйданы», № 27 (770), 10.07.2025. ― Б.14. Сылтамалар Жизнь в камне. delomir.ru

Төркем:Скульпторлар Төркем:XXI гасыр скульпторлары Төркем:Башкортстан скульпторлары Төркем:Татар сынчылары Төркем:Уфа сәнгать училищесын тәмамлаучылар Төркем:Уфа сәнгать институтын тәмамлаучылар Төркем:Строганов исемендәге Мәскәү сәнгать-сәнәгать академиясен тәмамлаучылар Төркем:«Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләр өчен» медале лауреатлары