Виталий Смирнов, Виталий Николай улы Смирнов (; 1950 елның 1 декабре, СССР, РСФСР, ТАССР, Казан) ― радиофизик, гыйльми хезмәткәр, сәясәтче, «Гаделлек өчен Россия пенсионерлар партиясе» сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге идарәсе рәисе (2012 елның декабреннән). 2025 елда Татарстан Республикасы Рәисен сайлауларда «Гаделлек өчен Россия пенсионерлар партиясе» сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлегеннән күрсәтелгән кандидат.

Тәрҗемәи хәле 1950 елның 1 декабрендә Казанда туганВиталий Николаевич Смирнов. Справочник персоналий. Югары белемле: 1976 елда В. И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетын радиофизика белгечлеге буенча тәмамлаган.

Хезмәт юлы 1969 елның март―июне ― Казан шәһәренең 46нчы урта мәктәбендә физика һәм химия кабинетлары лаборанты.

1969 елның сентябре―ноябре ― Казан инженерлык-төзелеш тресты эзләнүләре топогеодезия экспедицияләре эшчесе.

1970―1971 елларда ― Казан органик синтез заводында КИП слесаре.

1971―1972 елларда ― ВНИИФТРИ Казан филиалында техник.

1972―1978 елларда ― СССР ФА Казан филиалы ИОФХ лаборанты.

1978―1980 елларда ― КИСИ физика кафедрасы буенча өлкән инженер.

1980―1987 елларда ― КДУ кече фәнни хезмәткәре.

1987―1990 елларда ― КазНИИтехфотопроект гыйльми хезмәткәре.

1990―1992 елларда ― СНПП «Сувар» маркетинг бүлеге башлыгы.

1992―1997 елларда ― «Алия-Алсу» СП генераль директоры урынбасары.

1997―2016 елларда ― «Технология» ҖЧҖ директоры.

2012 елның декабреннән ― «Гаделлек өчен Россия пенсионерлар партиясе» сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге идарәсе рәисе Смирнов Виталий Николаевич. tatarstan.ru.

2017 елның 21 сентябреннән ― Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе әгъзасы Указ Президента Республики Татарстан от 21.09.2017 № УП-835 О членах Центральной избирательной комиссии Республики Татарстан. tatarstan-gov.ru

Сайлауларда катнашу

Яшел Үзән районы Олы Җәке Советы депутаты (даими булмаган нигездә) 2021 ― Татарстанда VIII чакырылыш Дәүләт Думасына 28нче бермандатлы Түбән Кама сайлау округы буенча кандидат булып катнашкан.Смирнов Виталий Николаевич: кандидат в депутаты в Татарстане в 2021 году 2025 ― сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге тарафыннан 2025 елда Татарстан Республикасы Рәисен сайлауда кандидат итеп тәкъдим ителгәнПартия пенсионеров определилась с кандидатом на выборы раиса. Бизнес-Онлайн, 4.07.2025. Искәрмәләр

Сылтамалар ТР Рәисе вазифасына кандидатлар инде дүртәү: Татарстанда сайлау кампаниясе ничек бара. Интертат, 5.07.2025 Партия пенсионеров определилась с кандидатом на выборы раиса. Бизнес-Онлайн, 4.07.2025

Төркем:Казан дәүләт университетын тәмамлаучылар Төркем:Радиофизиклар Төркем:Пенсионерлар партиясе әгъзалары Төркем:Татарстан сәясәтчеләре