Мәскәү Император Университеты (IMU, 1755—1917) — Россия Империясенең иң иске университеты, 1755нче елның 12 (23)нче гыйнварында М. В. Ломоносов катнашында хәйрияче һәм дворян И. И. Шувалов эшләгән проект буенча императрица Елизавета Петровнаның «Мәскәү университеты һәм ике гимназия булдыру турында» указы белән оешкан . 1917 елгы революциядән соң атамасы Мәскәү дәүләт университеты дип үзгәртелә.

1755-нче елда оешкан Мәскәү Император университеты Россиянең беренче классик университеты була.Университетская идея впервые реализовалась в России в 1725 году в лице учреждённого в Петербурге Академического университета. Но первый образец классической для России университетской формы явил основанный в 1755 году Московский университет () Аны оештыру М. В. Ломоносовның мәгърифәтле вельможа, Елизавета Петровнаның фавориты, И. И. Шувалов белән хезмәттәшлек итүе аркасында мөмкин була. Аларның 1754-нче елның июнь-июль айларындагы эшчәнлеге нәтиҗәсендә, 19нчы июльдә Идарә итүче сенат тарафыннан хупланган Мәскәү университетын оештыру проекты туа.

Университетны нәкъ менә Мәскәүдә ачу сәбәпләре арасында андагы «дворяннар һәм башка чин кешеләренең бихисап саны», Мәскәүнең Россия дәүләтендә үзәк урыны, шәһәрдә яшәү арзан булу, ерактан килеп укучыларга да мөмкинлекләр булу, Мәскәү һәм якын-тирә губернияләрдә яшәүчеләрнең балалары өчен яхшы белем бирүдә ихтыяҗы булу исәпкә алына. Елизавета Петровна тарафыннан 1754нче елның 8 (19) августында Мәскәү университетын ачу турындагы принципиаль хәл итү булганнан соң, аңа Кытай-шәһәрнең Воскресенские капкалары янындагы «Аптекарь йорты» тапшырыла.

Бинаны архитектор кенәз Ухтомский әзерли, аңа Статс-контора тарафыннан бер мең сум бүлеп бирелә. Университетның тантаналы ачылышы шул ук 1754-нче елда планлаштырылаБыла даже выпущена «Медаль на основание Московского университета» с указанием 1754 года., ләкин ремонтның тоткарлануы аркасында, киләсе елның башына күчерелә.

Мәскәү Император университеты 1755—1804 елларда

Мәскәү университетын оештыру турындагы указга Елизавета Петровна 1755-нче елның 12(23) гыйнварында, изге Татиананы искә алу көнендә кул куя. Әлеге көн алга таба студентлар бәйрәме, Татьяна көне булып исемләнә башлый. 1755-нче елның 26 апрелендә (7 маенда) Мәскәү университетының инаугурациясе уза, шуннан аның укыту эшчәнлеге исәпләнә башлый. ... Шуңа, безнең чын ватанпәрвәрләргә ияреп, безнең бердәнбер теләгебез һәм ихтыярыбыз ул халык иминлеген ватан данына илтү булудан чыгып, безнең бәхетебезгә халыкка файда китерү өчен тырышлыгыбызны куюыбызны белдереп; тик теләсә кайсы файда мәгърифәтле аңнан гына чыкканлыктан, аның тарафыннан яманлык юкка чыкканлыктан, безнең иркен илебездә төрле файдалы белемне арттыру өчен тырышырга ихтыяҗ бар, шунлыктан безнең ватаныбыз даны хөрмәтенә, Сенатыбыз безнең, һәм бөтен халык иминлеге өчен бик файдалы буларак, безнең гамәлдәге камергер һәм кавалер Шувалов Сенатка игълан ясады, Мәскәүдә бер университет һәм ике гимназия ачу проекты һәм штатын күрсәтте. Фәннең бөтен җирдә дә кирәкле һәм файдалы, шул юл белән мәгърифәтле халыкларның даны киңәйгән, караңгылыкта яшәүчеләр өстендә күтәрелгән. Моны безнең гасырыбызга Алла тарафыннан империябез иминлеге өчен бирелгән патшабызның атасы Бөек Пётрның мисалы раслый. Ул Алла тарафыннан бирелгән гыйлемнәрен фән аша чынга ашырган, барлык заманнарга үлемсез дан калдырган, шундый кыска чорда күп еллар төзелгән караңгылык һәм гадәтләрне юкка чыгарган, шәһәрләр һәм ныгытмалар төзегән, су юллары ачкан, яшәп булмый торган җирләрне яхшырткан, армия төзегән, флотка нигез салган, һәм ниһаять, кеше яшәешенең файдасына барысы да китерелгән. Безнең киң империябез, биредә кадерлеләрдән кадерле атабыз патша Бөек Петр тарафыннан урнаштырган Петербург Фәннәр академиясе, аны без күп файдалар арасында, зур сумма ярдәмендә фәннәр һәм сәнгать күтәрелеше өчен үстерәбез. Тик аның даны чит илләргә дә тарала, җимешләрен файда белән китерә, ләкин бер генә бина белән чикләнә алмый...

...барлык помещиклар балаларын тәрбияләү өчен тырышалар, үзләренең милкен кызганмыйлар, балаларын хезмәт итү өчен лаеклы кешеләр итеп үстерергә хыялланалар. Ә кайберләре, яхшы укытучылар таба алмыйча, аларны чәчтараш, хезмәтче, һәм башка эш вәкилләрен кабул итәләр. Камергер һәм кавалер Шувалов күрсәтүенчә, андыйлар төзәтеләчәк, көтелгән файда кичекмәстән җимешләрен бирәчәк, фәннәрдә лаеклы кешеләр күп булачак, аларны безнең киң империябез таләп итә. Юк-бар ышанулар, караңгы гадәтләрне юкка чыгаруны өмет итә.

Шуңа да без, өстә искә алынган кавалер һәм камергер Шуваловны хуплап, империябез өчен бик кирәкле һәм файдалы, ватаныбызның иминиятенә китерүче эшне башкарырга телибез. Шуны күреп, буйсынучыларыбыз да балаларын яхшы тәрбияләп, ватаныбыз даны өчен хезмәт итүгә лаеклы үстерерләр дип ышанабыз...

Мәскәү университеты өч факультеттан («төп» фәлсәфә факультеты һәм ике «югары» факультет — хокук һәм медицина)

һәм ун кафедрадан торган университет буларак оеша. Мәскәү университеты классик Европа университетларыннан дүртенче — теологик факультетның булмавы белән аерыла, чөнки Россиядә бу дәүләт институты түгел, ә Изге Синод эше, дигән карар кабул ителә .

Профессорларны сайлау һәм университетны карау эшен кураторлар башкара, аларның беренчесе — Иван Иванович Шувалов. Сенатка бирелгән рәсми кәгазьләрдә дә, университет ачылышында әйтелгән сүзләрдә дә Ломоносов исеме телгә алынмаган.Белявский, с. 107. Тарихчы М. Т. Белянский фикеренчә, Шувалов проект авторлыгын һәмУниверситетка нигез салучының данын үзләштереп кенә калмаган, ә "Ломоносовның проектын шактый дәрәҗәдә бозган. Моны ул Ломоносов һәм Фәннәр академиясендәге күп алдынгы галимнәр ялкынлы көрәш алып барган положениелар кертеп, эшлиБелявский, с. 109.

Университетның агымдагы эшчәнлеге белән идарә итүне директор җитәкчелегендәге канцелярия алып бара. Директорның төп вазифаларына университетның керемнәре белән идарә итү, аның иминлеген саклау, укытуны күзәтү тора. Университет җирле идарә органнарын читләтеп узып, турыдан-туры Сенатка буйсына, ә иң мөйим эшләрен императрица үзе карарга тиеш була. Университет исемендә «Император» сүзе кулланыла, беренче елларында «Елизаветаныкы» дип тә телгә алына. Бу аның башка оешмалар арасындагы урынын аерып күрсәтә.

Университетка күп өстенлекләр бирелә. Штатны финанслау тулысынча дәүләт исәбенә була һәм XVIII гасырда укытуның киңәюе аркасында акрынлап үсә. 1756-нчы елдан Мәскәүнең беренче газетасы — «Московские ведомости» чыга башлый, аның басмасы 1917нче елның ноябренә кадәр өзелми.

26. Фәннәр мәҗбүр итүгә түзмиләр, һәм гадел рәвештә кешелекнең иң асыл күнегүләреннән саналалар, шунлыктан Университетка да, гимназиягә дә бернинди дә помещик һәм крепостнойларны кабул итмәскә. Әмма дворян вәкиле, үзенең буйсынучылары арасында очлы акылы булган малайны күреп, аны ирекле фәннәргә өйрәтергә теләсә, ул аны ирекле итеп игълан итәргә, үзенең моңарчы булган хокукы һәм хакимиятеннән баш тартып, аңа азат итү хаты язарга, шаһитләр тарафыннан кул куйдырырга, үзе өчен дә, нәсел дәвамчылары өчен дә шушы укучыга яхшы шартлар тудырырга тиеш, әлеге малай Университетта исәпләнү чоры дәвамында, һәм укуы тәмамланганчы, берничек тә аны шуннан аермаска.

27. Университет һәм гимназиягә шундый студент яки укучыны керткән очракта аннан элекке хуҗасыннан бирелгән азат итү хатын алырга һәм университетта сакларга, һәм укуын тәмамлагач, ул Университетан аттестат белән дәүләт хезмәтләренә билгеләнергә яки ирекле ризык табуга җибәреләчәк, шул вакытта аңа әлеге хатны бирергә, аны беркем дә хезмәтчелеккә китерә алмаслык ирек бирергә, ә әгәр дә иреге була торып, ул яман эшләрдә булса, андыйны исәптән чыгарырга һәм хаты белән бергә үзенең помещигына тапшырырга.

1770-нче еллар ахырына кадәр студентлар саны 25 кешедән артмый, 1780-1784нче елларда ул 17 кешедән 54 кешегә кадәр, уртача 37 кеше була, 1803-1809нчы елларда 28 кешедән 61 кешегә кадәр була. Дворяннар саны студентлар санының өчтән бер өлешеннән артык була. Ләкин ул чорда университетта уку дворяннар арасында киң таралган булсый. «Студент» үзе үзе үк дворянча яңгырамый. Студентлар арасында солдатлар, мещаннар, сатучылар, вак түрәләр, даруханәчеләр, укытучылар һәм беренче чиратта чиркәү хезмәткәрләре балалары укый. Беренче елларында, студентлар җитмәгән чакта, университетка дини уку оешмаларыннан укучыларны күчерәләр. Соңрак профессор исеме алган күп кенә студентлар (медик Иван Адреевский, табигать белгече Иван Двигубский, математик Тимофей Перелогов, хокук белгече Герасим Покровский һәм башкалар) нәкъ шундый дини белем бирү оешмаларын тәмамлаучылар була.

Мәскәү Император университеты 1804—1917 елларда

Университетның 1804 елгы Уставы Мәскәү университеты Сенаттан Халык мәгариф министрлыгына күчерелә.

1804 елның 5 ноябрендәге яңа «Мәскәү Император университеты Уставы» нигезендә университет белән университет Шурасы идарә итәгә тиеш була. Университет шурасына ректор җитәкчелегендә гади һәм атказанган профессорлары керә (адъюнктлар һәм экстраординар профессорлар шулай ук сайлау хокукы булмаган очрашуларда катнаша алганнар).

Кураторлар урына попечительләр билгеләнә башлый. Беренче попечитель Н. Муравьёв була.

Мәскәү университеты янында Күз авырулары хастаханәсе (1805), Клиника институты (1805), Повиваль институт һәм бала табу госпитале урнаша (1807).

Наполеон һөҗүме вакытында университетта 215 студент укый.

1812-нче елгы Ватан сугышы Мәскәү университеты өчен зур сынау була. Зур янгын вакытында ул биналарын, музей җыелмаларын, фәнни җиһазлау, китапханә, архив, күп профессорларын һәм студентларын югалта. Ел1822182318241825Студентлар саны695768800876

1905-нче елдагы вакытлыча кагыйдәләр 1884-нче елгы Уставны тулыландыручы һәм университетларның административ тәртибен билгеләүче закон акты — «Халык мәгарифе министрлыгының югары уку йортлары белән идарә итүнең Вакытлыча кагыйдәләре турындагы» Указ 1905-нче елның 27 августында Николай II тарафыннан гамәлгә кертелә. Аның барлыкка килүе турыдан-туры 1905—1907 елгы Беренче рус революциясенә бәйле була. «Вакытлыча кагыйдәләр» стдентлар дулкынланулары аркасында университетларда дәресләр туктап тору аркасында кертеләләр. Аларда җәмгыятьтә аеруча зур протест барлыкка китергән 1884-нче елгы Устав нормалары карала.

Университетта укыту һәм фән университет тормышының сәясиләштерелүе һәм студентлар хәрәкәтенең активлашуы аркасында катлаулыклар белән очраша. 1899—1907 елларда Мәскәү университеты студентлар митинглары һәм җыелышлары аркасында күп тапкыр дәресләрне туктату турында игълан итәргә мәҗбүр була. Шул ук вакытта Халык мәгарифе министрлыгының университет автономиясен чикләүгә юнәлгән студентлар хәрәкәтен тыю чаралары профессураның либераль карашлы өлешендә тискәре караш уята.

1911нче елда Халык мәгарифе министрлыгы белән Мәскәү университеты арасындагы конфликт профессор-мөгаллимнәр составының өчтән береннән артык өлешен, шул исәптән күп кенә данлыклы галимнәрне отставкага җибәрүгә китерә. «Кассо эше». Конфликтны башлаучы сәбәп — 1910 елның ноябрендәге студентлар җыелышының Л. Н. Толстой үлеме (матәм көне) сәбәпле дәресләрне өч көнгә туктатып торырга хәл итүе була.