Диләрә Мироваева, Диләрә Владимир кызы Мироваева (ире буенча фамилиясе Сәйфуллина; Диляра Владимировна Сайфуллина (Мироваева); 1984 елның 21 феврале, СССР, РСФСР, ТАССР, Алабуга ) ― мәдәният хезмәткәре, җырчы, педагог, Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллиятенең югары квалификация категорияле «Эстрада музыка сәнгате» дисциплинасы укытучысы, көллият директорының иҗади тәрбия эше буенча урынбасары Мироваева Диляра Владимировна. elkkii.ru. 2016 елдан «Алабуга» җыр һәм бию ансамбленең җитәкчесе. Татарстан Республикасының атказанган артисты (2016).

Тәрҗемәи хәле

1984 елның 21 февралендәМироваева Диляра Владимировна. Казанский (Приволжский) федеральный университет Алабугада үзешчән композитор ТР атказанган мәдәният хезмәткәре Владимир Алексей улы МироваевСабина Качаева. Диляра Мироваева: «Звездной болезнью я не болею». «Новая Кама», 17.12.2016 гаиләсендә туган. Әтисе чыгышы белән Кайбыч районы Хуҗа Хәсән авылыннан. Әнисе Гөлчәчәк Галиәхмәт кызы, банк хезмәткәре. Сеңлесе Энҗе (Габдрәфыйкова), Алабуга үзәк хастаханәсендә эшли Энже Абдрафикова-Мироваева Вконтакте; энесе Вадим, «Алабуга ГазСеврвис» ҖЧҖ хезмәткәреВадим Мироваев Вконтакте. Вокалга сәләте әти-әнисеннән килә: Диләрәнең бабасының атасы Гәрәй бабай скрипкада уйнаган, һәм гаиләдә балаларына һәм оныкларына музыка талантлары нәкъ менә аңардан күчкән дип саныйларКарина Лебедева. «Счастье – в моей семье». «Хорошая елабужская газета», 21.02.2012.

Казан дәүләт мәдәният институтын «актерлык осталыгы, эстрада артисты» белгечлеге буенча тәмамлаган (читтән торып, 2020). Казан (Идел буе) федераль университетының Алабуга институты (филиал) психология һәм педагогика факультеты педагогика кафедрасында »һөнәри белем бирү методологиясе һәм технологиясе« белгечлеге буенча көндезге аспирантурада укый (фәнни җитәкчесе педагогика фәннәре кандидаты доцент А. Н. Панфилов).

Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллиятендә югары квалификация категорияле «Эстрада музыка сәнгате» дисциплинасы укытучысы, көллият директорының иҗади тәрбия эше буенча урынбасары булып эшлиМироваева Диляра Владимировна. ГАОУ «Елабужский колледж культуры и искусств».

Иҗаты Сәхнәдә беренче чыгышы 2 яшендә булган, ул «Әпипә» халык җырын башкарган. Әле мәктәп укучысы булганда, вокаль коллективлар составында мөмкинлек булган һәркайда чыгыш ясаган. Үзенең иҗади таланты, хезмәт сөючәнлеге һәм яңалыкка омтылышы аркасында Диләрә Мироваева Алабугада, республикада гына түгел, Мәскәү, Санкт-Петербург, Пермь, Красноярск, Оренбург, Якутск, Уфада да танылган.

2002 елдан Алабуга шәһәр Мәдәният сараенда оешкан «Сөембикә» татар халык фольклор ансамбле аккомпаниаторы булып эшләгәнСайфуллина (Мироваева) Диляра Владимировна. Коллектив ГДК. Елабужский муниципальный район.

2016 елдан «Алабуга» халык җыр һәм бию ансамбленең җитәкчесе https://checko.ru/company/mau-emr-napt-alabuga-1241600004910 Народный ансамбль песни и танца «Алабуга». ГБУ «Таткультресурсцентр». Ансамбльнең нигезен хор һәм бию төркеме тәшкил итә. Ансамбль репертуарына Совет һәм чит ил композиторлары әсәрләре, халык җырлары, җыр, бию һәм инструменталь фольклорның борынгы һәм хәзерге үрнәкләре, Татарстан Республикасы композиторларының авторлык җырлары, «Ак каз» керәшен халык фольклор ансамбле җитәкчесе Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Владимир МироваевныңМироваев. Владимир Александрович. Коллектив ГДК. Елабужский муниципальный район авторлык җырлары керә. Ансамбльнең программасы аерым номерлардан тора һәм театральләштерү элементларын үз эченә ала. «Алабуга» җыр һәм бию ансамбленә Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллиятенең хореография, вокал һәм инструменталь бүлекләр студентлары, профессиональ артистлар, шулай ук көллият укытучылары җәлеп ителгән. 2021 елда Р. Ваһапов исемендәге халыкара «Татар җыры» фестивалендә ансамбль беренче урынны яулаган«Алабуга» ансамбле Ваһапов фестивалендә беренче урынны яулады. «Алабуга нуры», 19.05.2021.

Билгеле альбомнары Саумы, әнкәй Җырлыйк әлеДиляра Мироваева. Популярные альбомы. МТС Музыка

Бүләкләре, мактаулы исемнәре Халыкара, бөтенроссия һәм республика конкурсларының күп тапкырлар лауреаты Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең («Перспектива» номинациясендә) гранты иясеВ Зеленодольске с размахом прошел муниципальный фестиваль-конкурс эстрадной песни «Твой голос-2016». Новости Зеленодольска, 30.03.2016 2012 ― VIII Республика «Нечкәбил―2012» хатын-кыз матурлыгы, ана һәм гаилә конкурсы финалында катнашучы һәм җиңүче («Халык традицияләре» номинациясендә 1нче урын, «Гаилә фирменный ризыгы» номинациясендә 2нче урын, «Гаилә гербы» номинациясендә җиңүче дипломы Счастье – в моей семье. Елабуга – БезФормата, 21.02.2012)Вадим Мироваев ВКонтакте, 12.02.2012 2016 ― Россия мәдәни үзәгенең (Пекин шәһәре) Рәхмәт хаты 2016 ― Татарстан Республикасының атказанган артисты. Алабуга тарихында беренче булып «ТР атказанган артисты» дигән мактаулы исем алган шәхес. 2017 ― ТР Иҗтимагый палатасының Рәхмәте 2018 ― Россотрудничествоның Португалиядәге вәкиллегенең Рәхмәте 2018 ― Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы Рәхмәте 2020 ― Кырым Республикасы Мәдәният министрлыгының Рәхмәте 2020 ― ТР Яшьләр эшләре министрлыгы Рәхмәт хаты 2021 ― Әстерхан өлкәсе Мәдәният һәм туризм министрлыгы Рәхмәт хаты 2021 ― ТР мәдәният хезмәткәрләре һөнәр берлегенең Рәхмәте

Шәхси тормышы Кияүдә. Ире Рөстәм Сәйфуллин. Балалары Линар (Әхмәдуллин), Сабина (Сәйфуллина)Дилэрэ Мироваева Вконтакте.

Искәрмәләр

Сылтамалар Сабина Качаева. Диляра Мироваева: «Звездной болезнью я не болею». «Новая Кама», 17.12.2016 Мироваева Диляра Владимировна. ГАОУ «Елабужский колледж культуры и искусств»

Төркем:Татар җырчылары Төркем:Татарстан җырчылары Төркем:Татарстанның атказанган артистлары Төркем:Казан дәүләт мәдәният институтын тәмамлаучылар Төркем:Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллияте укытучылары