Зәринә Алтынбаева, Зәринә Әнвәр кызы Алтынбаева (; 1985 елның 11 гыйнвары, СССР, Казакъстан ССР, Алматы) ― Казакъстанның опера җырчысы (лирик-колоратуралы сопрано) Знаменитые выпускники. conservatoire.edu.kz. Казакъстанның атказанган эшлеклесе.
Тәрҗемәи хәле 1985 елның 11 гыйнварында Алматыда (вариант: КарагандыдаСамые красивые уйгурки. Tengri Life, 23.05. 2014) туган. Әти-әнисе ― сәнгатьтән ерак торган, гади эшче гаиләсе. Сеңлесе Мәдинә («Маду» исеме астында җырлаган). 1990-еллардан соң гаилә таркалган, әнисе ике кызын үзе генә тәрбияләгән (хәзер вафат) «Қызымды өзім үшін туып алдым»: Опера әншісі Зарина Алтынбаева 26 жасында балалы болғанын айтты. stan.kz, 20.11.2019. Әтисе Әнвәр ― татар, әнисе Рәисә уйгыр милләтеннән булганГөлнар Гарифуллина. Илнур Миргалиев: «Казахстанда куелган «Хан Солтан» операсын татарларга да күрсәтәсе килә». Интертат, 7.12.2024. Әнисе ягыннан әбисе Кытайда опера театрында җырлаганКсения Евдокименко. Молилась ли ты на ночь? time.kz, 11.09.2011, бабасы язучы-драматург булган. Нәселендә шулай ук казакъ һәм үзбәк тамырлары бар, үзен уйгыр дип саный.
Караганды шәһәрендә Бучин исемендәге республика сәнгать мәктәбендә укыган. 2002 елда Кормангазы исемендәге Казакъ милли консерваториясенә «вокал сәнгате» белгечлеге буенча укырга кергән (Бибигөл Түләгәнова кызы Мәрьямгөл Түләгәнова (1952―2007) классы).
2010 елда Вестминстер (Лондон) бик яхшыга тәмамлаган, анда сәнгать бакалавры дәрәҗәсен алган.
2011 елда Лондонның университетын бик яхшыга тәмамлаган, музыка магистры дәрәҗәсен алган («Performance and related studies» курсы, Нэн Кристи классы)5 казахстанских оперных певиц. elle.com.kz .
2014 елда (Санкт-Петербург) яшь опера җырчылары академиясенә укырга кергән.
2014 елдан Абай исемендәге Дәүләт академия (Алматы шәһәре) җырлый.
Гастрольләрдә актив катнаша, Pergolesi Opera Theater (Италия), Астана Опера (Казакъстан), Палиашвили исемендәге опера һәм балет театры (Грузия), Tokyo Bunka Kaikan (Япония), Мария театры, Геликон Опера (Россия) кебек дөнья опера театрлары сәхнәләрендә чыгыш ясаган.
2017 елда Димаш Кудайберген белән дуэтта «Алматы-Арена» спорт комплексында узган XXVIII Кышкы ачу тантанасында чыгыш ясаган.
2020 елда «Bliss International» Япония лейблы астында «Барокко энҗеләре» сольный альбомын чыгарган. Альбом Болгариядә сату лидеры булган.
2022 елда Казакъстан артистлары төркеме составында Берлин Камера залында Германия һәм Казакъстан арасында дипломатик мөнәсәбәтләр урнаштыруның 30 еллыгы уңаеннан чыгыш ясаган.
2022 елда Азәрбайҗан дәүләт академия (Баку) сәхнәсендә Кристоф Глюкның «Орфей һәм Эвридика» операсында чыгыш ясаган.
2024 ел азагында (премьерасы 29, 30 ноябрьдә, 1 декабрьдә) Алматыда Абай исемендәге милли опера һәм балет театрында сәхнәгә куелган «Хан Солтан. Алтын Урда» операсында баш партияне башкарган.
Иҗади уңышлары 2018 ― «V Alion Baltic International Music Competition» халыкара конкурсы (Латвия) ― I премия. 2018 ― «XVI Tokyo Music Competition» халыкара конкурсы (Япония) ― I премия һәм тамашачылар симпатиясе призы. 2019 ― «Montecatini Opera Competition» халыкара опера конкурсы (Монтекатини, Италия) ― лауреат.
Опера репертуары Җырчы бельканто һәм веризм репертуарын башкара, ләкин барокко чоры музыкасына өстенлек бирә. +Әсәрнең исемеВиолетта «Травиата» (Д. Верди)Сопрано «Кармина Бурана» (К. Орф)Адина «Любовный напиток» (Г. Доницетти)Лейла «Искатели жемчуга» (Ж. Бизе)Джульетта «Капулетти и Монтекки» (В. Беллини)Розина «Севильский цирюльник» (Д. Россини)Оскар «Бал-маскарад» (Д. Верди)Музетта «Богема» (Д. Пуччини)Адель «Летучая мышь» (И. Штраус)Клоринда «Золушка» (Д. Россини)Ажар «Абай» (А. Жубанов, Л. Хәмиди)Недда «Паяцы» (Р. Леонкавалло)Микаэлла «Кармен» (Ж. Бизе)Джильда «Риголетто» (Д. Верди)Норина «Дон Паскуале» (Г. Доницетти)Люси «Телефон» (Д. Минотти)Клеопатра «Юлий Цезарь в Египте» (Ф. Гендель)Эвридика «Орфей и Эвридика» (К. Глюк).
Бүләкләре, мактаулы исемнәре Казакъстан Республикасының дәүләт бүләкләре 2019 ― «Халык рәхмәте» (Халық алғысы) медале 2021 ― Казакъстан Республикасының «Хөрмәт» ордены («Құрмет» ордены) Казакъстанның атказанган эшлеклесе ()
Шәхси тормышы Кызы Томирис (2011)Ребенка родила для себя: оперная дива Зарина Алтынбаева рассказала о личной жизни. nur.kz.
Искәрмәләр
Сылтамалар Рәсми сайт Иван Черминский. Откровение Зарины Алтынбаевой. YouTube видео, 1:19:59
Төркем:Әлифба буенча музыкантлар Төркем:Әлифба буенча җырчылар Төркем:XXI гасыр җырчылары Төркем:Казакъстан җырчылары Төркем:Казакъстанның опера җырчылары Төркем:Казакъстанның атказанган эшлеклеләре Төркем:«Құрмет» ордены кавалерлары Төркем:Сопранолар Төркем:Шәхесләр:Алматы опера һәм балет театры Төркем:Алматы консерваториясен тәмамлаучылар