Иоганн Георг Вилле (немец телендә: Johann Georg Wille, француз телендә: Jean-Georges Wille}}; 1715 елның 5 ноябре, Гисен янында Дюнсберг — 5 апреля 1808 елның 5 апреле , Париж) — француз һәм немец рәсем ясаучысы һәм бакыр буенча гравёры. Тормышы һәм иҗаты Вилле туган ягында беренче өйрәнгән һөнәр – китап басу эше булган. Аннан соң, Страсбургта бакыр буенча гравёр Георг Фридрих Шмидт белән танышып Вилле аның белән Парижга килгән һәм анда Гиацинт Ригодан рәсем ясауга һәм гравюрага өйрәнгән. Парижда киләчәк рәссам rue de l’Observance-та, Медицина мәктәбе янында фәйләсуф һәм язучы Дени Дидроның күршесе булган. Вилленың беренче мәгълүм эше маршал Бель-Ильнең портреты булган. Рәссам гравюраларын аңа замандаш осталар картиналары буенча да, үткәннең живописецлары (мәсәлән, Герард Терборх, Габриель Метсю һ.б.) әсәрләре буенча да барлыкка китергән.

Вилле француз короле Людовик XV, Пруссия короле Фридрих II һәм Дания короле Фредерик V-нең сарай яны гравёры булган. 1746 елда ул берникадәр вакытка Германиягә кайткан, әмма 1747 елда инде янә Парижда торган һәм эшләгән. Гәрчә Наполеон Бонапарт хөкеме елларында Виллега Шәрәфле легион Ордены кавалеры (Reiter) дәрәҗәсе бирелсә дә һәм оста Француз институты әгъзаларына кабул ителсә дә, Бөек француз инкыйлабыннан соң ул фәкыйрьлектә торган. Өйрәнчекләре күп булган; алар арасында: Жан-Жак Авриль, Адриан Цинг, Иоганн-Георг Прейслер, И. Клаубер, Ф. фон Кобель, Г. М. Краус, И. Г. Мюллер, Я. М. Шмутцер Власов В. Г. Вилле, Иоганн Георг // Стили в искусстве. В 3-х т. — СПб.: Кольна. Т. 2. — Словарь имен, 1996. — С. 199 .

И. Г. Вилленың улы, Пьер-Александр Вилль шулай ук мәшһүр рәссам булган.

Әдәбият Hein-Thomas Schulze Altcappenberg: «Le Voltaire de l’art». Johann Georg Wille (1715—1808) und seine Schule in Paris. Studien zur Künstler- und Kunstgeschichte der Aufklärung. Lit-Verlag, Münster 1987, ISBN 3-88660-363-6. Johann Georg Wille (1715—1808) et son milieu. Un réseau européen de l’art au XVIIIe siècle. Hg. von Élisabeth Décultot, Michel Espagne und François-René Martin. Paris, École du Louvre, 2009. ISBN 978-2-904187-25-4.

Галерея

Искәрмәләр

Төркем:Рәссамнар