Алга мәчете, «Өмет» мәчете () ― Татарстанның Сарман районы Саклаубаш керүчеСаклов-Башское сельское поселение. О поселении Алга авылында урнашкан ислам гыйбадәтханәсе (мәчет). Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең Сарман районы мөхтәсибәте карамагында.

Тарих 1929―1930 елларда нигезләнгән һәм 1935 елдан ― Ворошилов, 1957 елдан – Яңа Юл, 1959 елдан ― Сарман районнары составына кергән Алга авылында Ойконим: Алга. ИЯЛИ им. Г. Ибрагимова АН РТ әүвәл мәчет булмаган. Авыл 1957 елның март аенда оештырылган «Нөркәй» совхозының 6нчы бүлекчәсе булып яшәп алганНөркәй авылы тарихы. Авылларыбыз тарихы / Сарман ягы - нурлы як, аннары 1965 елның мартында оештырылган һәм 1995 елда гамәлдән чыгарылган «Тукай» совхозы составына кергән. 1998 елның мартында «Тукай» совхозын бүлү нәтиҗәсендә ике авыл хуҗалыгы кооперативы ― «Саклаубаш» һәм «Өчиле» оештырылган. XXI гасыр башында авылда бик күп ташландык өйләр барлыкка килгән. Мәчет янәшәсендәге авыл мәдәният йорты (клубы) шулай ук ташландык хәлдә.

2004 елда авылда «Өмет» исеме белән аталган мәчет ачылганАлга. Татарская энциклопедия TATARICA.

Тасвирлама Бер катлы җыйнак агач бина авылның урманга («Саклаубаш Дачасы»)Село Саклов-Баш — карта, что посмотреть, как добраться, координаты чыгып китә торган урамы очында салынган (Мөслим районы белән чиктә). Тәбәнәк кенә манарасы өй түбәсендә урнашкан. Мәчет 30лап кешене сыйдыра. Бинага газ кергән булган, хәзер өзелгән, утын ягып җылытыла. Электр кергән. Су кермәгән.

Имам Ачылганнан алып (2004) имамлык вазифасын Фәйзрахман хәзрәт Абдуллин алып бара Д. Кашапова, Н. Мәхмүтов, Ф. Салихова. Гасырларны бәйләүче азан авазы. Сарман, 2022, 91нче бит..

Искәрмәләр

Әдәбият Сандугачлар моңы булып Сарман кала хәтердә. К.: АО «ИД Казанская Недвижимость», 2020. ISBN 978-5-6044058-7-1 Д. Кашапова, Н. Мәхмүтов, Ф. Салихова. Гасырларны бәйләүче азан авазы. Сарман, 2022, 91нче бит.

Сылтамалар Ойконим: Алга. ИЯЛИ им. Г. Ибрагимова АН РТ

Моны да карагыз Мортыштамак мәчете

Төркем:Әлифба буенча мәчетләр Төркем:2004 елда төзелгән мәчетләр Төркем:Сарман районы мәчетләре