Тукай белән илһамланып... Фәйзрахман Әминев. Графика. Нәкыш - 2011 елда Заман нәшриятында басылган китап. Татарстан Республикасы дәүләт сынлы сәнгать музее тупланмасыннан әсәрләр каталогы. Каталог үз эченә ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе, РСФСРның атказанган рәссамы Фәйзрахман Әминевның графика һәм нәкыш әсәрләренең тулы җыелмасын ала. Каталог ике телдә - татар һәм рус телләрендә басыла. Татар теленә тәрҗемәче - Р.Д. Ваккасова. Каталог Габдулла Тукайның тууына 125 ел тулуга багышланган. Китапның тиражы 1000 д.

Сылтамалар Тукай белән илһамланып... Фәйзрахман Әминев. Графика. Нәкыш. Татарстан республикасы дәүләт сынлы сәнгать музее тупланмасыннан әсәрләр каталогы. – Казан: Заман, 2011.

Төркем:Заман нәшриятында басылган китаплар Төркем:2011 ел китаплары Төркем:Татарча китаплар Төркем:Габдулла Тукай