Иглин районы (, ) — Башкортстан Республикасының көнчыгыш өлешендә урнашкан район. Районда барлыгы 128 авыл бар, шуларның 17-се татар авылы, 4-се татарлар күпчелектә торган катнаш авыл.Онлайн — энциклопедия TataricaБашкирская энциклопедия. Населённые пункты. Иглинский район.

Татар авыллары — Үктәй, Акбирде, Карамалы, Турбаслы, Келәш, Өренде, Миңҗитәр, Иске Юрмаш, Бибакты, Әмит, Әмир, Рәсмәкәй, Келәш, Үктәй, Боланторган, Яңа Бакай, Төлкетамак. Кайбер шул татар авыллары халкы тулысынча яки өлешчә башкортлар дип яздырылган.База данных «Этно-языковой состав населённых пунктов России. Перепись 2010 года».

Турбаслы, Иске Юрмаш, Бибакты, Әмит, Орынды, Карамалы, Акбирде авылларында турбаслы сөйләшендә сөйләшәләр.Булатова М. Р. Татарские говоры Башкортостана: ареальный аспект / М. Р. Булатова. — Казань: ИЯЛИ, 2021. — 136 с. ISBN 978-5-93091-325-5 Бу сөйләшне формалаштыруда Татарстанның Тау ягындагы татарлар, мишәрләр, өлешчә марилар һәм чуашлар, соңрак Уфа тирәсендәге җирләр алган мишәрләр дә катнашкан.Баязитова Ф. С. Турбаслы сөйләше // Татар халык сөйләшләре: Ике китапта. I китап. Казан: Мәгариф, 2008. Б. 349—357.

Әмит, Әмир, Рәсмәкәй — мишәр авыллары, соңгы икесен Авыргазы һәм Кушнаренко районнары мишәрләре нигезли.. Резвово, Блохино, Орловка авылларына руслар, беларуслар урынына хәзер татарлар килеп урнашкан. Келәш, Үктәй, Боланторган, Яңа Бакай, Төлкетамак авылларында Уфа өязе татарлары һәм мишәрләре яши. Кече Әшә дигән мари авылында да татарлар хәзер күпчелектә.

Юкка чыккан татар авыллары: Төлкетүбә, Ишәмчура, Тикәй, Цветаевское, Яңавыл, Пушкин урманчылыгы.Башкирская АССР : административно-территориальное деление на 1 января 1969 года : [справочник / ред. А. И. Захаров]. — Изд. 5-е. — Уфа : Башкирское книжное издательство, 1969. — 429, с. : табл. преим. — Алф. указ.: С. 133.

Искәрмәләр

Иглин районы *