Сироҗиддин Рауф (, , 1967 елның 26 июне, СССР, Үзбәкстан ССР, Кашкадәрья өлкәсе, Каршы) ― үзбәк шагыйре, публицист, Үзбәкстан Язучылар берлеге әгъзасы. «Sharq yulduzi» (Шәрык йолдызы) һәм «Звезда Востока» журналларының баш мөхәррире, сигез китап авторы.
Тәрҗемәи хәле 1967 елның 26 июнендә Үзбәкстан ССР Кашкадәрья өлкәсе (вилаяте) Каршы шәһәрендә туган. 1992 елда Ташкент дәүләт университетының (хәзерге ) журналистика факультетын, 2002 елда Ташкент дәүләт юридик институтын (2013 елдан ) тәмамлаганСирожиддин Рауф (1967). ziyouz.uz, 26.09.2013.
Хезмәт юлын 1984 елда «Кашкадарья» өлкә газетасында башлаган, «Туркистоон», «Биржа», «Жамият», «Хәят вә канун» газета-журналларында бүлек мөдире, баш мөхәррир һәм Үзбәкстан Язучылар берлегендә җаваплы сәркатип булып эшләгәнSirojiddin Rauf haqida batafsil ma’lumotlar, tarjimai hol. sirlar.uz. 11.10.2021. 2015 елдан «Sharq yulduzi» һәм «Звезда Востока» журналларының берләштерелгән мөхәрриятенең баш мөхәрриреБлизкое эхо: В Союзе писателей Узбекистана отметили 90-летний юбилей «Звезды Востока».
Лирик шагыйрь Сироҗиддин Рауф сигез китап авторы: «Йиғлаётган ой» (1994), «Кўк гумбаз» (2001) Siz menga keraksiz Galati musobaqa (2015, балаларга багышланган) һ.б.
Рус шагыйрьләре Иван Бунинның һәм шигырьләрен үзбәк теленә тәрҗемә иткән.
Казанда нәшер ителүче «Безнең мирас» журналының 2024 елның август санында Сироҗиддин Рауфның Ләбиб Лерон тәрҗемәсендә дүртьюллыклары басылган:
Хикмәтле сүзләрем дүрт юлга сыядыр, Шөбһәсез, әйткәнем җанымда туадыр. Дүрт юлга тезгәнем ― аңлаган инсанга ― Гөлләрдән түгелгән нәфис сүз буладыр. Бүләкләре, мактаулы исемнәре 2002 ― Shuhrat (Шөһрәт) медалеБугун туғилган кун. uza.uz
Искәрмәләр
Сылтамалар
Sirojiddin Rauf ijodi Sirojiddin Rauf hayoti, faoliyati, asarlari, tarjimalari, mukofotlari. baxtiyor.uz
Төркем:Үзбәкстан юристлары Төркем:Үзбәкстан шагыйрьләре Төркем:Үзбәк телле язучылар Төркем:Үзбәк шагыйрьләре Төркем:Мөхәррирләр Төркем:Ташкәнт Урта Азия университетын тәмамлаучылар Төркем:«Шөһрәт» үзбәк медале белән бүләкләнүчеләр