Равил Айдаров, Равил Сәйяр улы Айдаров (Равиль Сайяроич Айдаров, 1950 елның 9 августы, СССР, РСФСР, ТАССР, Арча районы, Арча) ― архитектор, КДАТУның график модельләштерү кафедрасы профессоры, Россия архитектура академиясе хокукый әгъзасы. Россия һәм Татарстанның Архитекторлар, Татарстанның Рәссамнар берлекләре әгъзасы. Татарстан Республикасының атказанган архитекторы (2005). Россия Федерациясенең атказанган мәдәният хезмәткәре (2021)Айдаров Равиль Сайярович. ayaris.ru.
Тәрҗемәи хәле 1950 елның 9 августында Арча бистәсендә (2008 елдан шәһәр) архитектор, Казан төзелеш институтының булачак профессоры Сәйяр Айдаров (1928―2014) гаиләсендә туган. Әнисе ― Люция Хөсәен кызы (Кәримова, 1928–), Казан медицина институты мөгаллиме, уку-укыту бүлеге мөдире, 1989 елдан чит ил студентларын укыту бүлеге җитәкчесе булган. Равил иҗади мохиттә үсә. Әтисе ягыннан бабасы ― Ситдыйк Айдаров (1895―1938), татар театр мәктәбенә нигез салучы, опера җырчысы (баритон), әбисе ― Галия Кайбицкая (1905―1993), актриса, җырчы. Энесе ― Ильяс Айдаров (1956), рәссам, Россия сәнгать акдемиясе әгъзасы, Тукай премиясе лауреаты (2013).
Равил, әтисе юлыннан китеп, 1972 елда Казан төзелеш институтын тәмамлаганнан соң, озак еллар (1973—1986) Казанның Вахитов районында баш архитектор, 1986—1990 елларда шәһәрнең баш рәссамы булып эшли, 1991―2004 елларда үзенең «АРТЭП» архитектура остаханәсен тота. Казанның агач йортларына багышланган темага архитектура кандидатлыгына диссертация яклый (темасы: «XIX гасырның икенче яртысында ― XX гасыр башында Казанның агачтан булган төзелешен архитектур киңлектә оештыру», җитәкчесе Евгений Иванович Прокофьев)Выставка акварельных работ Р. С. Айдарова «Старая Казань». archi.ru. 2004 елдан Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетының (КДАТУ) сынлы сәнгать кафедрасы доценты, 2015 елдан КДАТУның Архитектура һәм дизайн институты график модельләштерү кафедрасы профессорыАйдаров Равиль Сайярович. КГАСУ.
Равил Сәйяр улының яраткан шөгыльләренең берсе ― сынлы сәнгать. Казанның агач йортларын фотога төшереп, шактый тулы мәгълүмат бирә торган архив туплый. Үзе дә урыннарга барып, акварель буяулар белән рәсемнәр ясый. Хатыны, архитектура теориясе һәм тарихы белән шөгыльләнүче Галина Николаевна белән бергәләп, Казанның уникаль агач архитектурасына багышлап, иллюстрацияләрдән торган берничә китап чыгараХанифа Надырова. Архитектурные акварели Равиля Айдарова. «Республика Татарстан», 06.04.2023. 2016 һәм 2023 елларда акварельдә ясалган архитектура турында китаплары (7 томлык) өчен Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясенә тәкъдим ителгән Стали известны кандидаты на Тукаевскую премию. Бизнес-Онлайн, 14.03.2023. «Печән базары мәчете», «Кельн соборы (Германия)», «Парктагы өрәңге аллеясы», «Идел өстендә яшен» һ.б. картиналар авторы Выставки работ наших преподавателей. «Молодой строитель», № 3 (953), май 2004г., стр.11.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре 2005 ― «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале 2005 ― Татарстан Республикасының атказанган архитекторы 2021 ― Россия Федерациясенең атказанган мәдәният хезмәткәре ― Ватан мәдәнияте һәм сәнгате үсешенә зур өлеш керткәне, күпьеллык нәтиҗәле эшчәнлеге өчен Указ Президента Российской Федерации от 25.07.2021 № 434 «О награждении государственными наградами Российской Федерации» 2021 ― «Мәдәнияттәге казанышлар өчен» күкрәк билгесе (Татарстан мәдәният министрлыгы) 2023 ― Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәте ― күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм республиканың тарихи һәм мәдәни мирас объектларын саклауга зур өлеш керткәне өчен
Шәхси тормышы Хатыны (Волкова, 1947), булачак ире белән архитектура факультетында бер төркемдә укыганнар (1972 елда өйләнешкәннәр), архитектура докторы (1997), профессор, 2004―2021 елларда КДАТУның архитектура теориясе һәм тарихы кафедрасы мөдире. Уллары Руслан Айдаров (1973), архитектор, Мәскәүдә эшли. Оныклары: Арина (модалы дизайн өлкәсендә эшли), Артур (музыка буенча китәргә ниятли).
Искәрмәләр
Әдәбият Мәкаләләр Евгения Чеснокова. Архитекторлар династиясе – Айдаровлар. «Татарстан», 2024 ел, № 6, 36-37нче бит. Әскар Сабиров. Акварельдә сакланган кала. «Татарстан», 2023 ел, № 4. Сылтамалар
Төркем:Әлифба буенча архитекторлар Төркем:Татар архитекторлары Төркем:Татарстан архитекторлары Төркем:ССРБ архитекторлары Төркем:Россия архитекторлары Төркем:Татарстанның атказанган архитекторлары Төркем:Казан дәүләт төзүче-инженерлар институтын тәмамлаучылар Төркем:Архитектура кандидатлары Төркем:Россия Федерациясенең атказанган мәдәният хезмәткәрләре Төркем:«Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале белән бүләкләнүчеләр Төркем:«Мәдәнияттәге казанышлар өчен» билгесе (Татарстан) белән бүләкләнүчеләр