Ваклап сату, ретейл яки ритейл () — куллану товарларын аз данәдә яки кечкенә күләмдә турыдан-туры сатып алучыларныц үзләренә сату.

Ваклап сәүдә итү — иң борынгы гына түгел, ә иң катлаулы сәүдә эшчәнлеге ул. Ваклап сатучы сатып алучыны нәкъ менә аның товарын алырга күндерергә, өстәвенә үзен (сәүдә итүчене) канәгатьләндерерлек итеп сата белергә тиеш.

Сәүдә эшчәнлеге — кеше мәнфәгатьләре, күнекмәләре, тырышлыклары салынган гаять катлаулы һәм кызыклы өлкә.

Күчмә сәүдәгәрләр сәүдә эшенең беренче профессионаллары (ягъни яшәү өчен бары тик шушы эш белән генә акча табучылар) булалар. Алар инде берничә мең ел элек үк яшиләр. Русьта, мәсәлән, мондый сәүдәгәрләр (кырыктартмачылар) инде XIX гасырда ук шәһәрдән авыллар буйлап товарлар таратып йөргән. Алар сәүдәсенең асылы товарларны данәләп яки кечкенә генә күләмдә, әмма күп санлы сатьш алучыларга җиткерүдән гыйбарәт була. Сәүдә итүнең мондый борынгы формасы ваклап сату яки ваклап сәүдә итү (ягъни аерым-аерым, данәләп сату) дип атала.

Искәрмәләр

Төркем:Икътисад