Муса Җәлил һәйкәле () ― Пермь крае Барда районы административ үзәге Барда авылында күренекле татар шагыйре, Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты Муса Җәлилгә (1906―1944) 2024 елның 15 июнендә ачылган һәйкәл (бюст).
Тарих Һәйкәлнең авторы ― Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе (2012) скульптор Винера Абдуллина (Санкт-Петербург). Муса Җәлил бюсты Пермь краена 2024 елның маенда җибәрелгән.
Һәйкәл 2024 елның 15 июнендә, Барда районында узучы XIV Бөтенроссия татар авыллары Сабантуе кысаларында ачылган. Һәйкәлне ачу тантанасында Пермь крае губернаторы , БТК Милли шурасы рәисе, ТР премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев, Пермь крае Барда муниципаль округы хакимият башлыгы Хәлил Алапанов, Россия Федерациясенең төрле төбәкләреннән татар активы һәм башкалар катнашканВ селе Барда Пермского края откроется памятник великому поэту Мусе Джалилю. Всемирный конгресс татар, 14.06.2024. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәйкәлгә чәчәкләр салган Миңнеханов Пермь краенда Муса Җәлил бюстына чәчәкләр куйды. Татар-информ, 15.06.2024.
2013 елда Бардада Бөтендөнья авыл Сабантуе көннәрендә бөек татар шагыйре Габдулла Тукайга (1886―1913) район администрациясе бинасы каршында һәйкәл ачылган булганПрошло торжественное открытие сквера и бюста поэту Мусе Джалилю. Всемирный конгресс татар, 15.06.2024.
Тасвирлама
Һәйкәл район үзәгендә яңа ачылган һәм татар шагыйре хөрмәтенә аталган сквердаРустам Минниханов возложил цветы к бюсту Героя Советского Союза, поэта Мусы Джалиля в Пермском крае. Официальный сайт Раиса РТ, 15.06.2024 урнаштырылган. Баскычлап күтәртелгән коңгырт төстәге мәрмәрдән ясалган шагыйрьнең бронза бюсты урнаштырылган. Шагыйрь хәрби киемнән итеп ясалган. Бюсттан астарак, аслыкның алдына татар (өстә) һәм рус телләрендә шагыйрь турында мәгълүмат язылган табличкалар урнаштырылган: Муса Җәлил (1906–1944) Советлар Союзы Герое, татар халкының бөек шагыйре
Муса Джалиль (1906–1944) Герой Советского Союза, великий поэт татарского народа Искәрмәләр
Сылтамалар
В селе Барда Пермского края откроется памятник великому поэту Мусе Джалилю. Всемирный конгресс татар, 14.06.2024
Төркем:Әлифба буенча һәйкәлләр Төркем:Пермь крае һәйкәлләре Төркем:Муса Җәлилгә һәйкәлләр