Сяканя (сяканя — ) — Татарстанның Кама Тамагы районында яшәүче каратай халкының милли ризыгы, эченә гөмбә тутырылган кечкенә пәрәмәчләр.Словарь языка каратаев. Рецензия на книгу: Андреев В. П. Словарь языка каратаев / В. П. Андреев. — Казань, 2007. — 191 с.

Әзерләү Сяканя кунакларны каршы алу өчен әзерләнгән милли каратай ризыгы булып санала. Ясаганда пилмән камыры, эчлегендә – гөмбә, суган, каймак кулланыла.

Аны әзерләгәндә гөмбә, суган кыздырырыла, һәм каймак белән болгатыла. Камыр басыла, аны җәяргә һәм түгәрәкләп кисәргә кирәк. Кырыйлары бөкләнеп чыга, мондый формаларны бераз вакытка кибергә калдыралар, аннары аларны кайнар тозлы суга салып, кайнаталар, пешеп чыккач камырга гөмбәләрдән ясалган эчлек тутырыла.Старшее поколение делится с молодыми семьями секретами кулинарии.«Эчкерсезләр авылы»: Мордва Каратаена сәяхәт кылдык. Ватаным Татарстан.

Искәрмәләр

Төркем:Каратай ризыклары Төркем:Ризыклар