Татарбай (рус. Торба́ево) — Рязань өлкәсе Касыйм районында урнашкан авыл. Татарбай авыл җирлеге административ үзәге.
Географиясе Татарбай авылы Касыйм шәһәреннән төньяк-көнчыгышка 11 км ераклыкта, Макарье елгасының сул ярында урнашкан.
Халык саны
Авылда татарлар (4%), руслар (96%) яши.
Тарихы Революциягә кадәр Олы Татарбай һәм Кече Татарбай авыллары Рязань губернасы Касыйм өязе Татар волостенә кергәннәр.
Касыйм татарлары авылларының ак аймак төркеменә караган.
Татар авылы XX гасырның 60 елларына ук таралып беткән диярлек.Госманов М. Археографик көндәлек. II. (1964) 2-нче кисәк.
Ислам дине Руханилар ведомостьлары буенча мәчет 1843 елда төзелгән. XIX гасыр ахырында мәчеткә Колчык авылы халкы да кергән (барлыгы 627 кеше). Имам булып Бикбулатовлар торган.
Искәрмәләр
Төркем:Касыйм татарлары авыллары Төркем:Касыйм районы торак пунктлары