Кәрибулла Хәйруллин (, — , ) — дәүләт эшлеклесе.

Керәстиян гаиләсеннән. 1917 дә Сызран шәһәрендә: мөселман хәрби-граждан комитеты рәисе, шәһәрнең ВКП(б) комитеты әгъзасы. 1918 дә Ырынбур партизан отряды командиры, иреклеләр отряды командиры, 1 нче бөтенбашкорт съезды делегаты. 1919-20 дә Ырынбур губернасында: губерна инкыйлаб комитеты әгзасы, губерна башкармасының хәрби бүлеге рәисе, губерна мөселман комиссариаты рәисе, губерна ЧКчында бүлек мөдире, татар иреклеләре полкы командиры. 1920 дән Казанда: ТАССР юстиция халык комиссариатында ябылу урыннары бүлеге мөдире, ТАССР инкыйлаб трибуналы, аннары ТАССР Баш суды рәисе (1921-22, 1923-25). 1937 дә кулга алына, «уң троцкийчеләрнең милләтчел террорчыл-диверсиячел оешмасында катнашучы» дип кулга алына, 1940 та Краснояр краена 5 елга сөрелә. Алдагы язмышы билгесез.https://ru.openlist.wiki/%D0%A5%D0%B0%D0%B9%D1%80%D1%83%D0%BB%D0%BB%D0%B8%D0%BD_%D0%9A%D0%B0%D1%80%D0%B8%D0%B1%D1%83%D0%BB%D0%BB%D0%B0_%D0%A5%D0%B0%D0%B9%D1%80%D1%83%D0%BB%D0%BB%D0%BE%D0%B2%D0%B8%D1%87_(1894)https://centrasia.org/person.php?st=1406184053http://www.knowbysight.info/HHH/12425.asp

Искәрмәләр

Төркем:Репрессияләнгән татарлар