Майя Моргенштерн (1962 елның 1 мае, Бухарест) — Румын театр һәм кино актрисасы. Бөтендөньяга танылуны аңа «Гайсә газаплары» фильмында Гайсә Мәсихнең Анасы Мәрьям роле китерә.
Тормыш юлы Майя Моргенштерн 1962 елның 1 маенда Бухарестта яһүд гаиләсендә туаGabriela Dumba, Pur şi SIMPLU, Maia Morgenstern , («Pure and simple, Maia Morgenstern», but with a pun, because Simplu is a Romanian musical group with whom she had done a video), Gardianul, December 23, 2006. Accessed online December 20, 2007.. Аның әтисе Бессарабиянең Рени шәһәреннән, әнисе — Молдавиянең Дорохой шәһәреннәнСтрасти по Майе Моргенштерн: детские воспоминания о Кишинёве (её тёти по отцовской линии в советское время жили в Кишинёве и Бельцах). . Икенче бөтендөнья сугышы вакытында ике яктан да әби-бабайлары Транснистриягә һәм Освенцимга депортацияләнәләр. 1985 елда Бухарестта театр һәм кино академиясен тәмамлый, аннары Пьятра-Нәмцта Яшьләр театрында уйный башлый. 1988—1990 елларда Бухарест Дәүләт яһүд театрында уйный (идиш телендә), 1990 елдан 1998 елга кадәр — Милли театрда, ә 1998 елда Буландра театрына күчә. 2012 елдан — Дәүләт яһүд театры директорыВ. Залевская «Чем живут евреи Румынии?» Серго Бенгельсдорф «Тоже хочу поделиться впечатлениями» .
Моргенштерн күп кенә фильмнарда, нигездә румын телле рольләрдә төшә. «Гайсә газаплары»нда ул арамей телендә уйный, ләкин бу фильмның башка актёрлары кебек үк, ул фонетик рәвештә генә үзенең сүзләрен истә калдырганThe Passion of the Christ: About the Language, CinemaReview.com. Accessed online December 20, 2007. .
Аның фамилиясе, Моргенштерн, алман теленнән тәрҗемә иткәндә «Иртәнге йолдыз» дигәнне аңлата, «Гайсә газаплары»нда уйнаган персонаж — Мәрьям Ана титулы. Католик-традиционист Мел Гибсон бу аның ролен сайлаганда зур әһәмияткә ия дип уйлаганMarco R. della Cava, J.C., 'morning star' and Mel Gibson, USA Today, posted 2/22/2004 9:39 PM, updated 2/23/2004 11:21 AM; retrieved March 1, 2005. . Интервьюда Моргенштерн «Гайсә газаплары»н антисемитизмда гаепләүләрдән яклый'Passion' actress: Film not anti-Semitic , CNN, February 4, 2004. Accessed 20 December 2007., баш рухани Каиафа яһүд халкы вәкиле буларак түгел, ә истеблишмент лидеры буларак сурәтләнә, «хөкүмәт бөтен тарих дәвамында революцион фикерләре булган кешеләрне эзәрлекләгән» дип өстиNaomi Pfefferman, Jewish Actress Proud to be Mel Gibson’s Virgin Mary , The Jewish Journal, November 1, 2003. Reproduced on the New American Media site, a site focusing on ethnic journalism. Accessed online December 20, 2007..
2021 елның 29 мартында Румыниядән бер ир-ат Моргенштернга «мин аны газ камерасына ташларга ниятлим» дигән электрон хат килгәч кулга алына.
Шәхси тормышы Ике тапкыр кияүдә була. Башта Клаудио Истодор (1983—1999), аннары Думитру Белтетеану (2001—2015) аның ире булган. Аның 3 баласы бар: Тудор Аарон, актёр, Ева Леа Кабирия һәм Ана ИсадораEvelyn Badea, Maia Morgenstern, femeia care ştie să aibă succes în toate , Adevărul, 20 October 2007, Accessed online 20 December 2007..
Бүләкләр Актриса буларак берничә бүләк яулый:
Иң яхшы актриса (Cei care platesc cu viața фильмындагы роле өчен, 1991, Румын Кинематография Берлеге); UNITER (Румын Театр Берлеге) Люсия Стюрдза Буландра премиясе (Trilogia antică фильмындагы Медея роле өчен, 1990); Иң яхшы актриса (Balanÿa фильмындагы роле өчен, 1992, Европа кинопремиясе); Иң яхшы актриса («Гайсә газаплары»ндагы роле өчен, 2004, EMMA Awards)Ethnic Multicultural Media Awards, UK: 2004, IMDB. Accessed 20 December 2007. .
Фильмография
«Имән» (1992) — Нела; «Нострадамус» (1994) — Хелен; «Гайсә газаплары» (2004) — Мәрьям Ана; «Ева» (2009) — Мария; «Яшел ай» (2010) — Симона
Искәрмәләр
Төркем:European Film Awards лауреатлары Төркем:Сәнгатьләр һәм әдәбият француз ордены кавалерлары Төркем:XXI гасыр актрисалары Төркем:XX гасыр актрисалары Төркем:Әлифба буенча актрисалар Төркем:Әлифба буенча шәхесләр Төркем:Википедия:Замандашлар биографиясе Төркем:1962 елда туганнар Төркем:1 май көнне туганнар