Батайск () — Ростов өлкәсендәге шәһәр, Ростов өлкәсенең халык саны буенча алтынчы шәһәр. Тындагы Ростовның иярчен шәһәре.

Халык саны — 111 856 кеше (2010). Исем чыганагы Батайск атамасы «Батыйсу» исемле кече елга исеменнән чыккан.http://www.xn----7sbabb9bafefpyi3bm2b9a2gra.xn--p1ai/about/detail.php?ID=425 География Шәһәр Койсуг елгасында, Тындагы Ростовдан 15 километр көньяктарак урнашкан. Тимер һәм автомобил юллар төене. Тарих 1779—1780 елларда казаклар тарафыннан нигезләнә.

1925 елда шәһәр тибындагы бистә, ә 1938 елда — шәһәр статусы бирелә.

Бөек Ватан сугышы барышында (1942 елның 27 июле) шәһәр алман-фашист гаскәрләре тарафыннан басып алына. 1943 елның 7 февралендә азат ителә. Халык 189719261939 19591959 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны 19701970 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны 19791979 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны 19891989 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны 20022002 елгы Бөтенрусия җанисәбе. РФ, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны 2010~14 000~23 000~48 00065 15885 30690 12391 930107 438111 856 Милли состав Милләт 2002 2010 руслар 88,6% 90,6% әрмәннәр 2,9% 2,5% украиннар 2,3% 1,5% кореялылар 1,7% 1,4%

Икътисад Монтаж әзерләнмәләре заводы, энергомеханика заводы, тимер-бетон күпер корылмалары заводы, кирпеч заводы. Җиңел һәм азык-төлек сәнәгатьләренең ширкәтләре.

Төзелеш җиһазларын ремонтлау, автокраннарны, автотагылмаларны җитештерү һәм ремонтлау ширкәтләре.

Батайск — Ростов сәнәгый төененең тимер юл йөкләрен сортлау үзәге. Россия көньягында металл ватыкларын җыя торган иң эре пункты. Югары уку йортлары Россия дәүләт иҗтимагый университетының филиалы Ростов дәүләт икътисади университетының филиалы Искәрмәләр

Төркем:Ростов өлкәсе шәһәрләре