Баймак (, ) — шәһәр, Баймак районының административ үзәге (1930 елдан алып). Башкортстанның Урал аръягының көньягында, Уфадан көньяк-көнчыгышка 489 км һәм Сибай тимер юл станциясеннән көньяк-көнбатышка таба 35 км ераклыкта Таналык елгасы буенда урнашкан. Мәйданы — 139 км². Халкы (мең кеше): 1920 елда — 2,5; 1939 — 11,3; 1959 — 10,6; 1989 — 15,8; 2002 — 17,2; 2010 — 17,7. Милли составы (2002): башкортлар — 69,8%, руслар — 23,1%, татарлар — 5,1%.
Тарихи белешмә
1844—50 елларда Верхнеурал өязе Бөрҗән вулысы Буранбай (Асыл) авылы башкортлары үз җирләрендә Таналык авылы буларак нигез һала. Башка мәгълүматләр буенча, 18 гасыр уртасында Таналык елгасы буенда Кананикольск заводы һәм Преображенск заводының металл базасы буларак Таналык-Баймак (икенче исеме вулыс старшинасы Баймак Бикбулатов исеменнән) исеме белән нигезләнгән. Башкорт ихтилалы (1755—56) вакытында яндырыла, 1850 елда Бөрҗән вулысы Буранбай (Асыл) авылы кешеләре тарафыннан тергезелә. 1866 елда ауыл Таналык (Баймак) исеме белән теркәлгән, 23 йортта 131 кеше яшәгән, малчылык белән шөгыльләнгәннәр. 19 гасырның 70 че елларда биредә сибелмә алтын яткылыклары эшкәртелә башлагач, руслар күчеп утырган. 1900 елда Таналык исеме белән исәпкә алынган (31 йортта 172 кеше). Мәчет, рус-башкорт мәктәбе булган, ярминкәләр үткәрелгән.
1912 елда авыл тирәсендә Таналык-Баймак заводы төзелгән. 1920 елда Таналык һәм Баймак авыллары теркәлгән, алар 1925-30 елларда бер Баймак авылы кушылган. 1928 елдан алып эшчеләр бистәсе, 1930 ел — Баймак-Таналык районының, 1933 елда — Баймак районының административ үзәге. 1938 елда хәзерге статусын ала; Баймак эченә Әбделмөэмин авылы кергән.
Икътисад Баймак “Баймакгазспецстрой” ЯАҖ, икмәк заводы, ит-консерва комбинаты, катнаш мал азыгы заводы, “Башкиргеология” ААЙ экспедициясе, ПМК һ.б. эшли. Баймак аша Сермән – Амангилде - Баймак, Магнитогорски - Ира автомобиль юллары үтә. Мәгариф һәм мәдәният Баймак 2 ПУ, 5 гомумбелем бирү мәктәбе (ш. ис. Баймак урта мәктәбе №1), 2 лицей-интернат, 6 мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе, балалар сәнгать мәктәбе, ДЮСШ; үзәк район хастаханәсе; мәдәниәт сарае, Баймак башкорт халык театры, китапханә, Баймак музее, Баймак җәмигъ мәчете бар. Шәһәрдә 8 халык һәм 2 үрнәкле үзешчән сәнгать коллективы, Баймак халык курайчылар ансамбле эшли. “Баймакский вестник”, “Һакмар” газетасы чыга. Шәһәрдә 10 га якын мәдәни мирас объекты урнашкан: шәһәр хастаханәсе бинасы (19 гасыр ахырында төзелгән), сәүдәгәр Кабанов йорты (1908—13), Баймак заводы корпусы (1913), Мирхәйдәр Фәйзигә (1958 елда куелган), Таналык-Баймак эшче депутатлары советының беренче рәисе Л.А.Азановка (1968), Ш.Ә.Ходайбирдинга (1975) һәйкәлләр һ.б.
Күренекле шәхесләр Абрек Абзгильдин (1937―2013), ТР халык (1995), РФ атказанган (2002) рәссамы, ТАССР (1986), РФ (2002) атказанган сәнгать эшлеклесе, Тукай премиясе лауреаты (1997). Чулпан Аскарова (1973), хореограф. Салават Юлаев премиясе лауреаты (2025). Наил Гаетбай (1949), драматург. БР атказанган сәнгать эшлеклесе (1993), РФ атказанган мәдәният хезмәткәре (2011). Даниил Журавлёв (1900―1974), артиллерия генерал―полковнигы (1944). Азат Җиһаншин (1971), театр режиссеры, БР атказанган артисты, Ш. Бабич премиясе лауреаты. Сөендек Сәетов (1934—2020), театр белгече, драматург, сәнгать фәннәре кандидаты (1981). РСФСР (1987), БАССР (1979) атказанган сәнгать эшлеклесе. Азамат Тимеров (1969), җырчы, БР халык артисты (2006).
туу Исем уку йорты һөнәр төре эш урыны үлем датасы үлем урыны 1900-12-25 Daniil Zhuravlyov мемуаристгаскәрбашы 1974-09-16 Мәскәү 1911-07-08 Симонов, Павел Васильевич СБКФ ҮК каршындагы Югары фирка мәктәбе сәясәтче 1987-04-18 Мәскәү 1918-05-01 Бәшир Рәмиев Мәскәү энергетика институты информатика өлкәсендә белгечинженер Центральный научно-исследовательский институт связиTsNIRTIĖnergeticheskiĭ institut im. G.M. KrzhizhanovskogoElectronic Computing Technology Scientific-Research CenterНПП Рубин«МИФИ» төш илкүләм тикшеренү университеты 1994-05-16 Мәскәү 1918 Әбсәләмов Фәхри Хөсәйен улы сугышчы 1920 Чурилов Иван Ефимович 1942-10-18 1927-03-03 Потапов, Александр Иванович Крывый Риһ милли университеты Southern Mining and Processing Combine 1934-12-10 Сөендек Сәетов Михаил Васильевич Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университеты журналистязучытәнкыйтьчедраматург 2020-03-26 Уфа 1937-03-011934-03-01 Абрек Абзгилдин Василий Иванович Суриков исемендәге Мәскәү дәүләт академия сәнгать институты рәссамсынчы 2013-12-24 Казан 1942-09-18 Raissa Ruus җиңел атлеттренер 1986-01-14 Таллинн 1943-01-11 Йәркәй Яхшыдәүләтов Башкорт дәүләт университеты журналист Bashkortostan 2005-09-08 Уфа 1948-06-20 Наил Гаетбай Григорий Иванович Носов исемендәге Магнитогорск дәүләт техника универститетыА. М. Горький исемендәге Әдәбият институтыРоссия театр сәнгате университеты — ГИТИС шагыйрьязучыдраматург 1949-09-08 Уралбаев Радий Рәүеф улы инженер 1954-01-30 Әминев Зәкирйән Ғәлимйән улы Башкорт дәүләт университеты этнологхокук белгече 1962-11-08 Гүзәл Маликова Заһир Исмәгыйлев исемендәге Уфа дәүләт сәнгать институты актёр Башкорт дәүләт академия драма театры 1963-01-13 Ишбирҙин Хәлил Әнүәр улы Россия театр сәнгате университеты — ГИТИС биючебалетмейстер 1969-02-14 Азамат Тимеров Уфа сәнгать училищесы музыкачы 1970-04-28 Андрей Назаров Narkhoz UniversityБашкортстан Республикаcы Башлыгы каршындагы Башкортстан дәүләт хезмәте һәм идарә итү академиясеГригорий Иванович Носов исемендәге Магнитогорск дәүләт техника универститетыРоссия дәүләт хезмәте академиясе сәясәтче 1972-08-22 Илүзә Ногманова Башкортстан дәүләт хореография көллиятеРус балеты академиясе биюче Мифтахетдин Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогика университеты 1973-11-03 Чулпан Аскарова хореограф 1975-05-04 Биксурин Азат Нуриман улы Заһир Исмәгыйлев исемендәге Уфа дәүләт сәнгать институты музыкачы 1975-06-13 Сәлихова Гүзәл Салауат ҡыҙы Башкорт дәүләт университеты журналист == Чыганаклар == Башкорт энциклопедиясе
Төркем:Башкортстан шәһәрләре Төркем:Башкортстанның район үзәкләре Төркем:Баймак районы торак пунктлары Төркем:Баймак