Эльвира Попеску (кияүгә чыккач — графиня де Фуа (comtesse de Foy; , ; 1894 елның 10 мае, Бухарест, Румыния Корольлеге — 1993 елның 11 декабре, Париж, Франция) — румын һәм француз театр һәм кино актрисасы, театр режиссёры.

Тормыш юлы

Эльвира Попеску 1894 елның 10 маенда Бухарестта туа. Бухарест Драма сәнгате консерваториясендә (Conservatorul de Artă Dramatică) актёрлык осталыгына өйрәнә. 16 яшендә Эльвира Бухарест Милли театры сәхнәсендә дебют ясый, 1912 елда беренче тапкыр телсез кинода — 1877—1878 елларда Румыния бәйсезлеге өчен барган сугышны тасвирлаган «Румыния бәйсезлеге» (Independenÿa României) драмасында төшә.

1919 елда Попеску «Teatrul Excelsior» театрының сәнгать җитәкчесе була, ә ике елдан соң «Teatrul Mic» (Кече театр) белән җитәкчелек итә.

Француз драматургы Луи Верней үтенече буенча 1924 елда Э. Попеску Парижга күченә. Верней аның өчен махсус пьесалар яза, һәм Эльвира «Минем туганым Варшавадан» спектаклендә төп роль уйный. Моннан тыш, ул «Иптәш» (1933), «Нина» (1949), «Җәһәннәм машинасы» (1954), «Мамаша» (1957) пьесаларында уйный.

1956—1965 елларда Париж театры (Théâtre de Paris) директоры була, ә 1965—1978 елларда Мариньи театрын (Théâtre Marigny) җитәкли.

Эльвира Попескуның сәхнә карьерасы 65 ел дәвамында өзлексез дәвам итә.

Э. Попеску Париж тамашачысын үзенең темпераменты, ашкынуы, җанлылыгы һәм кабатланмас акценты белән яулый, тамашачылар аңа «театрның илаһи анасы» () кушаматын бирә.

Аның кино карьерасы да бик уңышлы була — 35 эше бар, нигездә, 1930 еллар уртасыннан 1940 еллар башына кадәр.

Фильмография

1912 — Румыния бәйсезлеге — Таранца 1923 — Tigancusa de la iatac — Мария Тарашану 1930 — L’étrangère — Дора Кларксон 1931 — Минем туганым Варшавадан/ Ma cousine de Varsovie — Соня Вариловна 1932 — Sa meilleure cliente — Ядвина 1934 — Une femme chipée — Хелена Дарсонье 1935 — Dora Nelson — Дора Нельсон и Сузанна Верди 1936 — L’amant de madame Vidal — Катерина Видал 1936 — Le roi — Тереза 1937 — La maison d’en face — мадам Анна 1937 — L’homme du jour — Мона Талия 1937 — L’habit vert — герцогиня Молевре 1937 — À Venise, une nuit — Надя Мортал 1937 — Le club des aristocrates — графиня Ирена Валдовска 1938 — Tricoche et Cacolet — Бернардина ван де Пуф 1938 — La présidente — Веротча 1938 — Mon curé chez les riches — Лизетта 1938 — Éducation de prince 1939 — Eusèbe député — Мариска 1939 — Derrière la façade / 32 Rue de Montmartre — мадам Рамю 1939 — Le veau gras — княгиня Доротея 1939 — Le bois sacré — Францина Маргарита 1940 — Paradis perdu — Соня Ворочин 1940 — Ils étaient neuf célibataires — графиня Стася Бачевская 1940 — L’héritier des Mondésir — Эрика Акселос 1941 — Parade en sept nuits — мадам Фанни 1941 — Le valet maître — Антония 1941 — L’âge d’or — Вера Термуцки 1942 — Mademoiselle Swing — Софья де Винчи 1942 — Le voile bleu — Мона Лоренца 1942 — Frédérica — Фредерика 1943 — Fou d’amour — Арабелла 1959 — Plein soleil — миссис Попова 1960 — Austerlitz — Летиция Бонапарт 1967—1972 — Au théâtre ce soir (телесериал) — Соня / Розария''

Шәхси тормыш 1910 елда Эльвира Попеску комик Аурель Атанасескуга кияүгә чыга, аларның кызы Татьяна туа. Тиздән алар аерылышалар, һәм ул Румыниянең сәнәгать һәм сәүдә министры Ион Манолеску-Стронгка кияүгә чыга, ул 1950 елларда Румыниянең коммунистик хакимиятләре тарафыннан кулга алына һәм төрмәдә үлә. Аның өченче ире граф Максимилиан Себастьян де Фуа була, Эльвирадан алты яшькә кечерәк була һәм 1967 елда вафат була.

1930 елдан 1985 елга кадәр Попеско Ивелин департаментындагы Мези-сюр-Сен шәһәрчегендәге резиденциясендә яши, анда күпсанлы кунакларны кабул итә.

99 яшендә вафат була һәм Пер-Лашез зиратында җирләнә.

Бүләкләр

1977 елда Франциянең Мольер театраль премиясенә лаек була (). 1989 елда президент Франсуа Миттеран аны Почётлы Легион ордены белән бүләкли.

Искәрмәләр

Сылтамалар

Elvira Popescu

Төркем:Почетлы легион ордены кавалерлары Төркем:Франция актрисалары Төркем:XX гасыр актрисалары Төркем:Парижда вафатлар Төркем:Википедия:Викимәгълүматтан чыганак булган мәкаләләр Төркем:Википедия:Кулланылган геомәгълүмат чылбырында шик тудыручы урыннар булган битләр Төркем:1993 елда вафатлар Төркем:11 декабрь көнне вафатлар Төркем:1894 елда туганнар Төркем:10 май көнне туганнар