Кызылъяр районы () — Казакъстанда Төньяк Казакъстан өлкәсенең районы. Идарә үзәге — Бишкүл авылы. Районның халык исәбе 49 393 кеше тәшкил итә (2010).
География Район Төньяк Казакъстан өлкәсенең төньягында Ишем елгасы ярлары буенда урнаша. Көньякта Есил районы, көнбатышта — Мәмлүт районы, көнчыгышта — Аккаен һәм Мәгъҗан Җомабаев районнары, төньякта — Россия Федерациясе Төмән өлкәсе белән чикләнә. Район үзәгеннән өлкә үзәге Кызылъяр шәһәренә кадәр ераклыгы 10 км тәшкил итә. Климат — кискен континенталь.
Район 10 авыл округыннан һәм 72 торак пунктыннан гыйбарәт.
Сылтамалар Кызылъяр районының иҗтимагый-икътисадый паспорты
Төркем:Төньяк Казакъстан өлкәсе районнары