Индий (, In) — Менделеевның периодик таблицасының 5 период, 13 төркем элементы. Тәртип номеры - 49.

Гади матдә индий — җиңел чүкелүчән, тиз эри, бик йомшак металл, көмөшсу-ак төстә. Химик үзенчәлекләре буенча алюминий һәм галлийга, тышкы күренеше белән цинкка охшаган.

Символы Индий элементының символы — In (Индий дип укыла).

Тарихы Индийны немец химиклары Фердинанд Райх һәм Теодор Рихтер (Richter Theodore) 1863 елда цинклар буенча спектроскопик тикшеренү вакытында таба. 1867 елда бөтен дөнья күргәзмәсендә индийның ярты килограмлык коелмасы китерелгән булган инде.

Исеменең килеп чыгышы Индийдагы спектрның ачык эмиссия хасияте — индиго төсе. Атама шуннан чыгып бирелгән.

Чыгарып алу Индийны цинк һәм әзрәк нисбәттә кара һәм аккургашларның калдыкларыннан җитештерәләр.

Физик үзенчәлекләре Эрү температурасы 156,5985 °C (429,7485 K) кайнау температурасы 2072 °C (2345 K) Тыгызлыгы: 7,362 (+20 °C, г/см³) 7,023 (157 °C, г/см³) 5,763 (2109 °C, г/см³) Пар басымы (терек.баг. мм): 0,01 (912 °C) 0,1 (1042 °C) 1 (1205 °C) 10 (1414 °C) 100 (1688 °C) Даими басым булганда шартлы җылылык сыйдырышлыгы (0-150 °C): 0,238 Дж/га·K

Биологик әһәмияте Индий организмда сизелерлек метаболик роль уйнамый Вакытлыча кешенең мускулларында, сөяк һәм тиресендә туплануы мөмкин. III валентлы эрүчән кушылмаларын инъекция белән керткән очракта бөер өчөн агулы булуы ихтимал Озак вакыт индий, гидроксид, оксидлары тузанын суларга туры килгәндә дигән үпкә авыруын тудыруы ихтимал

Индийның эш зонасы һавасында рөхсәт ителгән концентрациясе 0,1 мг/мм3 (Хезмәтне саклау милли институты, АКШ), әмма үпкә ауырулары турында мәглүмат килеп чыккач, кагыйдәләр катгыйлана башлый. Мәсәлән, Япония Милли иминлек һәм хезмәт гигиенасы институты ПДК-ны 0.0003 мг/м3 дип билгели.

Әдәбият Индий// Большая советская энциклопедия : [в 30 т.] / гл. ред. А. М. Прохоров. — 3-е изд. 10-й т. — М. : Советская энциклопедия, 1969—1978.

Чыганаклар Atomic Weights of the Elements 2001, Pure Appl. Chem. 75(8), 1107—1122, 2003. Retrieved June 30, 2005. Atomic weights of elements with atomic numbers from 1-109 taken from this source. IUPAC Standard Atomic Weights Revised (2005)

Сылтамалар Индий на Webelements Индий в Популярной библиотеке химических элементов Индий в chemport.ru

Искәрмәләр

Төркем:Химик элементлар