Гамир Яруллин, Гамир Рәшит улы Яруллин (1926 елда Бөгелмәдә туган) ― табиб-паразитолог, медицина фәннәре докторы (1966), профессор (1968). Волгоград (1964-1991) һәм Махачкала (1960-1964) медицина институтларының кафедра мөдире.

Төрки телләр белгече, профессор Әхмәт Тимернең (Төркиядә: Ahmet Temir, Әхмәт Рәшит улы Яруллин, 1912–2003) бертуган энесе.

Тәрҗемәи хәле 1926 елда Бөгелмәдә туган. Әтисе Рәшит Ярулла улы (1880―1938), Самар губернасы Ставрополь өязе Яңа Майна волосте (хәзерге Сембер өлкәсенең Мәләкәс районы) Мөси авылында туган, Әлмәт авылының икенче мәхәлләсе мәчете имамы, Бөгелмә өязенең икенче мөхтәсибәте имам-мөхтәсибе була, 1938 елда «Атласов» эше буенча гаепләнеп, атып үтерелгән. Әнисе Зәйнәп Габделфәттах кызы (1888-1978, Әстерхан), Бөгелмә өязе Түбән Чыршылы (Шәлчәле) авылында мәдрәсә мөгаллиме гаиләсендә туган, үзе дә Бөгелмә татар кызлары мәктәбендә укыткан. Азат Ахунов. Железный № I. Tatarica

Бертуганнары Мөхәммәт (1908―1943), Әхмәт (1912―2003), Бәшир (1915―1955), Һава (1919―), Сәгыйт (1923―).

Хезмәт юлы 1951 елдан ― Дагстан медицина институтында (Махачкала шәһәре), 1960-1964 елларда доцент, зоология кафедрасы мөдире. Кафедра зооологии и физиологии Дагестанского медицинского института

1964-1991 елларда ― Волгоград медицина институтының биология кафедрасы мөдире. Кафедра биологии Волгоградского госмедуниверситета .

Фәнни кызыксынулар өлкәсе Паразитология, гельминтология, иммунопаразитология һәм эпидемиология мәсьәләләре. Гомуми һәм шәхси паразитология, гельминтология, эхинококкоз эпидемиологиясе һәм иммунологиясе буенча гыйльми хезмәтләр авторы. История кафедры биологии Волгоградского медицинского института

Гаиләсе Хатыны Роза, кызлары Фәридә, Наилә, улы Рәшит.

Искәрмәләр

Әдәбият Ахмет Тимер: Возвращение / авт.-сост. Р. Абзалова-Сальманова. – Казань: Яз, 2012, стр.40. ISBN 978-5-904-449-14-8 Сылтамалар Яруллин Гамир Рашидович. Милләттәшләр

Төркем:Медицина фәннәре докторлары Төркем:Профессорлар Төркем:Әлифба буенча табиблар Төркем:Россия табиблары Төркем:Волгоград дәүләт медицина университеты укытучылары Төркем:Дагстан медицина университеты укытучылары