Иглин (, ) ― авыл (1962-2005 елларда штб), Башкортстан Республикасы Иглин районының һәм Иглин авыл җирлегенең административ үзәге. Халык саны зурлыгы буенча (31 169) Башкортстанда беренче урындагы авыл. Халык саны турында мәгълүмат 2021 елның октябренә карата бирелгән. ЧИСЛЕННОСТЬ НАСЕЛЕНИЯ РОССИИ, ФЕДЕРАЛЬНЫХ ОКРУГОВ, СУБЪЕКТОВ РОССИЙСКОЙ ФЕДЕРАЦИИ, ГОРОДСКИХ ОКРУГОВ, МУНИЦИПАЛЬНЫХ РАЙОНОВ, МУНИЦИПАЛЬНЫХ ОКРУГОВ, ГОРОДСКИХ И СЕЛЬСКИХ ПОСЕЛЕНИЙ, ГОРОДСКИХ НАСЕЛЕННЫХ ПУНКТОВ, СЕЛЬСКИХ НАСЕЛЕННЫХ ПУНКТОВ С НАСЕЛЕНИЕМ 3000 ЧЕЛОВЕК И БОЛЕЕ Почта индексы — 452410. Телефон коды: 34795. Автомобиль коды: 02, 102. ОКАТО коды: 80228816000.
Урнашуы Белекес елгасы (Караидел кушылдыгы) ярында, Республика башкаласы Уфадан 20 км көнчыгышта урнашкан. Иглинский сельсовет. О сельском поселени и
Транспорт Авылда Куйбышев тимер юлының Уфа — Чиләбе линиясендә Иглино́ станциясе (авылның төп предприятиесе булып тора) һәм 1654 км, 1659 км, 1661 км тукталыш пунктлары урнашкан.
Авыл аша Уфа ― Красная Горка ― Павловка автоюлы уза.
Тарих
Авылга 1786 елда Казан губернасы дворяннарыннан секунд-майор Сергей Васильевич Иглин нигез салган. История Иглино Республика Башкортостан Казан губернасыннан алып чыккан крепостнойлары яңа торак пунктның беренче яшәүчеләре булган. Башта бу торак пункт янәшәдән ага торган елга исеме белән Белегес (Мелегес, Белекес) дип аталган булган. Михаил Роднов. Исторические картинки. Иглино
XIX гасыр башында авылда агач эшкәртү, чүлмәк ясау һәм күннән дирбия ясау кәсепләре үсә башлый. XIX гасыр уртасына крепостнойлар оброк түләмәгән, барщинада эшләмәгән. 1822 елда авылда Изге Архистратиг Михаил хөрмәтенә чиркәү төзелә башлый, авылның башка исеме Архангельское шуның белән бәйле. 1841 елда авылга нигез салучының тол хатыны Елена Васильевна Иглина агач чиркәү урынына таштан чиркәү салдыра, крестьяннарның бер өлешен крепостной бәйлелектән азат итә, һәркемгә җир кишәрлеге бүлеп бирә. 2002 елда бистәдәге паркка дворян хатыны Е. В. Иглина исеме бирелгән, паркта скульптурасы куелган.
1860-еллардан башлап, авыл Уфа өязе Архангельское волостеның административ үзәге булып тора. Якында Стәрлетамак өязенең шул ук исемдәге (Архангельское) волосте булу сәбәпле, 1909 елда волость исеме Иглин итеп үзгәртелә.
1966 елның 30 декабрендә Нуриман районы үзәге Иглиннан Красная Горкага (Кызылъяр) күчерелә. Ведомости Верховного Совета СССР. № 1 (1347), 1967 г.
Халкы Ел Яшәүчеләр 1905 1.353 1939 4.917 1959 6.332 1970 11.110 1979 11.848 1989 12.879 2002 13.931 2010 16.811 2021 31 169
Милли составы 2002 елгы җанисәп буенча: руслар — 6388 (38%), башкортлар – 4017 (23,9 %), беларуслар – 2656 (15,8 %) һ.б.
Инфраструктура Авылда күп фатирлы йортлар, стадион, күңел ачу клубы, чиркәү, ике мәчет, сигез балалар бакчасы, биш гомуми белем бирү мәктәбе һәм бер башлангыч мәктәп, сәнгать һәм музыка мәктәпләре, сәламәтләндерү-спорт комплексы, , җиләк-җимеш питомнигы бар. Мәгариф Иглин авылында 2024 елда 6894 бала укый, 3365 укучы – икенче сменада. 2024 елның 5 ноябрендә авылда 7нче яңа урта гомуми белем бирү мәктәбе ачылган. Яңа бина ачылу икенче сменада белем алган укучылар санын 2653 кә кадәр киметергә мөмкинлек бирергә тиешАзат Гиззатуллин. В селе Иглино Башкирии открыли новую среднюю общеобразовательную школу. Башинформ, 5.11.2024.
Шәхесләр 1915-1917 елларда Иглинда шагыйрь, футуризм теоретигы, рәссам, язучы Давид Бурлюк (1882―1967) яшәгән. Марат Кунафин (1963), медицина фәннәре докторы, профессор (2001). Искәрмәләр
Сылтамалар Официальный информационный сайт сельского поселения Иглинский сельсовет муниципального района Иглинский район РБ Администрация Иглинского района РБ. ВКонтакте
Иглино (Архангельское) на портале «Генеалогия и Архивы»
Төркем:Иглин районы торак пунктлары Төркем:Башкортстанның район үзәкләре Төркем:Иглин Төркем:Башкортстанның элекке шәһәр тибындагы бистәләре