Урал мөселманнары Диния нәзарәте (Урал мөфтияте) () ― Свердловск өлкәсе мөселманнарының бер өлешен берләштергән, 2010―2016 елларда Россия Ислам килешүе ассоциациясе (Бөтенроссия мөфтияте, 2010―2013 елларда җитәкчесе ― мөфти Мөхәммәт Рәхимов) составында эшләгән үзәкләштерелгән дини оешма. Җитәкче (мөфти) ― Сибәгатулла Сөнәгать улы Сайдуллин Муфтий — Духовное Управление мусульман Урала.
Тарих Урал мөселманнары Диния нәзарәте (Урал мөфтияте) 2010 елның 1 октябрендә рәсми теркәлгән.Централизованная Религиозная Организация "Духовное Управление Мусульман Урала (Уральский Муфтият)" Екатеринбург (ИНН 6658367295)
Урал мөфтиятен булдыру турында карар 2010 елның 4 июнендә Урал мөселманнарының оештыру съездында кабул ителгән. Әлеге дини оешманың җитәкчесе – мөфти Сибәгатулла хәзрәт Сәйдуллин (1954 елгы, Бохарада «Мир-Гарәп» мәдрәсәсен тәмамлаган (1992), Россиянең «Дуслык» ордены кавалеры).На Урале появился новый муфтият. ИА "Инфо-Ислам", 1.10.2010
Шул ук 2010 елда Урал мөселманнары Диния нәзарәте (Урал мөфтияте) Россия Ислам килешүе ассоциациясе (Бөтенроссия мөфтияте) составына керәРоссийская ассоциация исламского согласия. Персона РФ.
Урал мөфтияте ― Свердловск өлкәсе мөселманнарының төбәк Диния нәзарәте (Екатеринбург мөфтияте) дәвамчысы. Үзәге Уфада булган Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәтенең каноник һәм структур бүлекчәсе буларак, 1994-2008 елларда эшли, 1789 елда гамәлгә куелган Ырынбур мөселман диния нәзарәте традицияләре нигезендә эш итә. Духовное Управление мусульман Урала — Уральский муфтият. Духовное Управление мусульман Урала
2008 елда Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте рәисе югары мөфти шәйхелислам Тәлгат Сафа Таҗетдин Сибәгатулла хәзрәт Сәйдулинны Свердловск өлкәсе мөселманнарының төбәк Диния нәзарәте () башлыгы вазифасыннан төшерә. Отставка белән ризалашмыйча, С. Сәйдуллин аерым дини оешма ― Урал мөселманнары Диния нәзарәте (Урал мөфтияте) оештыра. Екатеринбургтагы иң борынгы мәчет булган «Мәүлид» мәчетен яңа оешма үзендә калдыра, РДУМСОга документларын тапшырмый.Антон Гуськов. «У нас есть документы на каждый кирпич». В первой мечети Екатеринбурга опровергли информацию о возможном сносе. eanews.ru, 21.02.2020
2013 елның апрелендә Урал мөфтиятеннән Свердловск өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте (Үзәк мөфтият) үзәкләшкән дини оешмасы аерылып чыга (җитәкче – мөфти Габдел-Коддус (Николай) Ашарин).Мальцев В. Рамзан Кадыров берет под покровительство мусульман в регионах. Независимая газета, 01.10.2014
Мәчет
Диния нәзарәтенең үзәк мәчете ― Екатеринбургның «Мәүлид» җәмигъ мәчете. «Мәүлид» мәчете элеккеге шәхси йортта урнашкан, аны 1982 елның 3 маенда Свердловскиның өлкән яшьтәге мөселманнары сатып алган. Мәчет бинасы Урал башкаласында мөселманнарның беренче гыйбадәт йорты була. Җирле мөселманнар Свердловск шәһәр Советы башкарма комитетыннан җиргә, манара һәм гыйбадәт йорты төзергә рөхсәт алган. 1992 елда мәчет бинасы Башсвердархитектура белән килешенеп үзгәртеп корыла. Төзелеш 1992 елда Свердловск мөхтәсибәте (Свердловск өлкәсе мөселманнарының төбәк Диния нәзарәте итеп үзгәртелгән) җитәкчесе итеп билгеләнгән Сибәгатулла Сәйдуллин вакытында тәмамлана.
Мәчет каршында якшәмбе мәктәбе эшли. Ночь Предопределения в Соборной мечети «Маулид». Духовное Управление мусульман Урала, 27.04.2022
Искәрмәләр
Сылтамалар Духовное Управление мусульман Урала — Уральский Муфтият. Официальный сайт Моны да карагыз Свердловск өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте Свердловск өлкәсе мөселманнарының төбәк Диния нәзарәте
Төркем:Мөселманнарның Диния нәзарәтләре Төркем:Свердловск өлкәсендә ислам Төркем:2008 елда нигезләнгән дини оешмалар