«Китап» шигыре – Габдулла Тукайның 1909 елда язылган, китапка багышланган шигыре.
Тарих Беренче тапкыр «Йолдыз» газетасының 1909 ел 3 октябрь (№453) санында басылган, ахырында «22 сентябрь, 1909 сәнә (ел)» дип куелган. Тукайның «Балалар күңеле» китабына кертелгән. (Беренче җөзьә. Казан, «Сабах» көтепханәсе, И.Н. Харитонов матбагасы, 1909 . Ибтидаи мәктәпләр өчен шигырьләр мәҗмугасе).
Әсәр рус балалар шагыйре Николай Позняковның «Книга» дигән шигыреннән файдаланып язылган.Тукай шигырьнең башында үзе моның турында билгеләп куя.
Чыганак
Искәрмәләр
Төркем:Тукай балалар әдәбиятында Төркем:Тукай шигърияте