Газәл (, мәхәббәт шигыре-бәете, сөеклегә мәдхия) — мәхәббәт лирикасының шигърияттә киң таралыш тапкан шәкеле. Мәхәббәт югалту газабы һәм шул ук вакытта мәхәббәт гүзәлләге - жанрның асылында торган ике төшенчә"Ghazal" Poetry Foundation. 2018 ел, 9 сентябрь.. Гарәп шигъриятендә барлыкка килеп, Шәрыкъ классикасында зур урын алган һәм Ауропа шигърият даирәсендә чагылыш тапкан.

Тасвирлама Жанрның төп темасы - мәхәббәт, гыйшык, шуңа "мәхәббәт җыры" дип тә йөртелә. Күпчелек очракта музыка уен коралына кушылып башкарыла. Әсәрнең шәкеле  аа, ба, ва, га рәвешле рифмалашкан 3-12 бәетләрдән гыйбарәт. Газәл ритмына кабатланган сүз-сүзтезмәләр, ягъни рәдиф алымы хасФәттахов И.Ф. Әдәбият теориясе нигезләре. - Казан, 2014. - Б.80Макаров Г.М. Музыка старотатарской письменной поэзии как составная часть средневековой элитарной культуры Волго-Камского региона // Музыка. Искусство, наука, практика: Научный журнал Казанской государственной консерватории имени Н.Г. Жиганова. 2016. № 1 (13). С. 37.

Тарих Жанр VII гасырда гарәп шигъриятендә ярала һәм Рудаки, Сәгъди, Хафиз кебек фарсы шагырьләре иҗатында зур үсеш алаФәттахов И.Ф. Әдәбият теориясе нигезләре. - Казан, 2014. - Б.79.. XIII-XIV гасырларда Шәрыкъ шигъриятендә киң таралыш таба. Төрки шагыйрьләр арасында Нәсими, Г. Нәваи, М.Фөзули һ.б. тарафыннан языклган газәлләр илкүләм дан яулый. Шәрыкъ әдипләреннән үрнәк алып, жанрны Көнбатыш Ауропа һәм рус әдәбиятының И.Гёте, Ф.Тютчев, А.Фет, В.Брюсов кебек таныклы шагыйрьләре үз иҗатында куллангана.

Төрки халыкларда жанр иң әүвәл Әхмәд Ясәви һәм Сөләйман Бакыргани иҗатында чагылыш табаСадыйкова А.Х., Хәйретдинова Р.Р. XII–XX гасыр башы татар әдәбиятында дини фольклор: дәреслек / А.Х. Садыйкова, Р.Р.Хәйретдинова – Казан: КФУ, 2016. – Б.18. Бу әсәрләрнең төп темасын Аллаһка карата мәхәббәт тәшкил итә. Дөньяви эчтәлекле газәлләрнең төрки традициясе Сәйф Сараи, Хәрәзми, Рабгузыйдан башлана.

Татар халкында Газәлнең нәфис үрнәкләре Габделмәҗид, Мәүләнә Исхак, Өмми Камал, Кол Шәриф, Мәүла Колый, Шәмседдин Зәки, Габделҗаббар Кандалый, Габдулла Тукай, Мәҗит Гафури, Хәсән Туфан иҗатында урын ала. Рәдиф Гаташ һәм Мөхәммәт Мирза да газәлләр иҗат итә.

Алтын Урда һәм Казан ханлыгы чорларында газәлләр хан-вәзирләр сарайларында башкарылган һәм элитар музыкаль жанрлар төркеменә кергән. Казан ханлыгы җимерелү белән халык фольклорында таралыш тапканМакаров Г.М. Музыка старотатарской письменной поэзии как составная часть средневековой элитарной культуры Волго-Камского региона // Музыка. Искусство, наука, практика: Научный журнал Казанской государственной консерватории имени Н.Г. Жиганова. 2016. № 1 (13). С. 32.. Бүгенге көндә Ырынбур өлкәсендә һәм Башкортстанның Илеш районы Татар Мәнәвезе авылында язылган мисаллар ТӘһСИ архивында сакланаМакаров Г.М. Музыка старотатарской письменной поэзии как составная часть средневековой элитарной культуры Волго-Камского региона // Музыка. Искусство, наука, практика: Научный журнал Казанской государственной консерватории имени Н.Г. Жиганова. 2016. № 1 (13). С. 37, 39..

Мисаллар

"18 нче хикмәт", Әхмәд Ясәви "Сөһәйл вә Гөлдерсен", Сәйф Сараи "Бәхәрият", Рабгузый "Җиһанда син тик, әй, җанан, юк, әй, җан...", Хәрәзми "Сайфия", "Күңел", Г.Тукай "Балыкчылар", "Булмый", "Үзенчә", М.Гафури Мисаллар

Шулай да карагыз

Бәет Жанр Гарәпләр Тел, әдәбият һәм сәнгать институты

Чыганаклар

Әдәбият белеме сүзлеге / Төз.-ред. А.Г.Әхмәдуллин. Казан, 1990. Әдәбият белеме: терминнар һәм төшенчәләр сүзлеге. Казан, 2007. Бакиров М.Х. Үзенчҽлекле жанр буларак бәетләр // Фольклор жанрларын система итеп тикшерү тәҗрибәсеннән. Казан, 1979. Бакиров М.Х. Татар фольклоры: монография. Казан, 2009. Макаров Г.М. Музыка старотатарской письменной поэзии как составная часть средневековой элитарной культуры Волго-Камского региона // Музыка. Искусство, наука, практика: Научный журнал Казанской государственной консерватории имени Н.Г. Жиганова. 2016. № 1 (13). С. 29-40. Фәттахов И.Ф. Әдәбият теориясе нигезләре. - Казан, 2014 Садыйкова А.Х., Хәйретдинова Р.Р. XII–XX гасыр башы татар әдәбиятында дини фольклор: дәреслек / А.Х. Садыйкова, Р.Р.Хәйретдинова – Казан: КФУ, 2016. – 384 б.

Искәрмәләр

Төркем:Шәрык әдәбияты жанрлары