Владимир Макей, Владимир Владимир улы Макей (, 1958 елның 5 августы, СССР, Белоруссия ССР, Гродно өлкәсе, Карэличы районы, Некрашэвичы ― 2022 елның 26 ноябре, Беларусь, Минск) ― беларус дәүләт һәм сәясәт эшлеклесе, Беларусиянең тышкы эшләр министры (2012―2022), Беларусь Республикасы Президенты Администрациясе башлыгы (2008―2012).

Тәрҗемәи хәле 1958 елның 5 августында Гродно өлкәсе Карэличы районы Некрашэвичы авылында туган. Минск дәүләт чит телләр педагогия институтын (1993 елдан Минск дәүләт лингвистика университеты) тәмамлаган (1980), Совет Армиясендә хезмәт иткән (1980—1992), запастагы полковник.. Австрия Тышкы эшләр министрлыгының Дипломатик академиясендә укыган (1992―1993). Беларус һәм рус телләреннән тыш, Макей инглиз, шулай ук алман телләрен белгән.

1993-2000 елларда дипломатик хезмәттә ― Беларусия Тышкы эшләр министрлыгының мәгълүмат һәм гуманитар хезмәттәшлек идарәсенең өченче секретаре, анализ һәм фаразлау бүлегенең икенче секретаре, Тышкы эшләр министрлыгы секретариатының икенче секретаре (1993―1995), Тышкы эшләр министрлыгының Дәүләт протокол хезмәте башлыгы урынбасары (1995―1996), Беларусиянең Европа Советы каршындагы вәкиле, Беларусь Республикасының Франциядәге илчелеге киңәшчесе (1996―1999), Тышкы эшләр министрлыгының гомумаурупа хезмәттәшлеге идарәсе башлыгы (1999―2000) булып эшләгән.

2000―2008 елларда Беларусь Республикасы Президенты ярдәмчесе булып эшләгән. 2008 елның 15 июлендә Беларусь Республикасы Президенты Администрациясе башлыгы, 2012 елның 20 августында Беларусь Республикасы Тышкы эшләр министры итеп билгеләнә. 2013 елда Макейдан 2010 елгы сайлаулар һәм протестлардан соң аңа каршы кертелгән Европа Советы санкцияләренең бер өлеше кире алынган. 2020 елның 4 июнендә Беларусь Республикасы Президенты Александр Лукашенко ил хөкүмәтен отставкага җибәргәндә, Владимир Макейның вәкаләтләрен озайта һәм аны республиканың тышкы сәяси ведомство башлыгы вазифасында саклап кала.

2020 елның августында, президент сайлаулары һәм массакүләм протестлар башланганнан соң, Тышкы эшләр министрлыгы хезмәткәрләре җыелышында Макей, дәүләт сәясәте белән риза булмаган һәркем эштән китәргә тиеш, дип белдергән. 2020 елның ноябрендә ул Европа Советы белән хезмәттәшлекне туктатырга әзерлеге турында белдерә, ә элегрәк, санкцияләр кертелгән очракта, Евросоюз белән дипломатик мөнәсәбәтләрне тулысынча өзәргә әзер булуын ассызыклый. 2021 елның гыйнварында Макей чит ил дипломатларын «протест акцияләрендә катнашырга өндәүдә һәм аларны «дәүләткә каршы конкрет юнәлештәге» мәгълүмат урнаштыруда» гаепли, мондый төр фактларга бик конкрет һәм катгый бәя бирергә сүз бирә. 2021 елның апрелендә, санкцияләрне катгыйландыру [Беларусиянең] гражданлык җәмгыяте яшәүдән туктатачак, дип игълан итә.Макей считает, что из-за санкций гражданское общество перестанет существовать 2021 елның февралендә Беларусь Республикасының элеккеге мәдәният министры һәм Франциядәге илчесе Павел Латушко Макейны икейөзлелектә гаепләп чыга, моңа кадәр ул Көнбатыш Европа һәм Америка дипломатлары белән мөнәсәбәтләр урнаштырганда, Россиягә каршы карашларын белдерсә, 2020 елгы сайлаулардан соң ул капма-каршы, Россия яклы карашларда тора башлаган һәм шуның белән Беларусиянең суверенитетын юкка чыгу факты алдына куйган.

2022 елның июнендә Владимир Макейга каршы Канада санкцияләре көченә кергән.

2022 елның 26 ноябрендә кинәт вафат булган. Үлем сәбәбе ― миокард инфаркты.СМИ: причиной смерти Макея стал инфаркт

Гаилә хәле Владимир Макейның беренче хатыны Маргарита исемле булган. Икенче никахта актриса Вера Поляковага өйләнгән. Балалары: беренче никахтан өлкән улы Виталий, дипломатик хезмәттә. Улы-Артем, кызы-Мария.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре Почёт ордены (2006)Указ Прэзідэнта Рэспублікі Беларусь ад 1 сакавіка 2006 года № 136 «Аб узнагароджаннi работнікаў, якія ўнеслi найбольш значны ўклад у сацыяльна-эканамічнае развіццё рэспублікi ў 2001—2005 гадах, дзяржаўнымi ўзнагародамi Рэспублікi Беларусь» . III дәрәҗә Ватан ордены (2018)Указ Прэзідэнта Рэспублікі Беларусь ад 26 лістапада 2018 года № 462 «Аб узнагароджанні» .

Искәрмәләр

Сылтамалар Эксклюзивное интервью главы МИД Беларуси Sputnik Биографии Юрия Жадобина, Вадима Зайцева и Владимира Макея Страница на проекте BelarusProfile.

Төркем:Полковниклар (ССРБ) Төркем:Беларусия дипломатлары Төркем:Минск лингвистика университетын тәмамлаучылар Төркем:Миокард инфарктыннан үлүчеләр Төркем:Илчеләр