Стэнли Болдуин (; 3 август, 1867 ел, Вустершир — 14 декабрь, 1947 ел, Вустершир) — британ сәясәтчесе, Консерватив фиркасы әгъзасы, Бөекбританиянең 55 нче, 57 нче һәм 59 нчы премьер-министры. 1937 елдан — 1 нче Бьюгли графы.

1923 елда беренче тапкыр премьер-министр була. Ләкин 1924 елның гыйнварында пулат консерваторларга ышанмау вотумы игълан итә, Болдуин урынын Рамсей Макдональдка бирергә мәҗбүр була. Озакламый ул оппозиция лидерына әйләнә. Шул ук елда, октябрь сайлауларында Болдуин премьер итеп сайлана, бу урында ул 1929 елга кадәр эшли. Соңынннан 1931 елга кадәр яңадан оппозициядә була, бу елда ул Макдональд белән коалиция төзи, һәм башка консерваторлар белән бергә, аның хөкүмәтенә керә. Моның өчен лейбористлар Макдональдны фиркаларыннан чыгаралар, һәм каты авырулы, сәяси изоляцияләнгән Макдональд номиналь премьер булып кына кала. Чынлыкта исә лорд-рәис Болдуин җитәкче була. 1935 елда Макдональдны эшеннән алып, хөрмәтләп җибәрәләр. Ә Болдуин рәсми рәвештә премьер-министр була.

1937 елда Болдуин үз теләге белән эшеннән китә. Аның премьерлык иткән вакытын мактамыйлар, күпләр аны Невилл Чемберлен кебек үк, Һитлерга юл куйганы өчен сүгәләр.

Стэнли Болдуин 1947 елның 14 декабрендә Вустерширда вафат була.

Төркем:Бөекбритания премьер-министрлары Төркем:Бөекбританиянең Консерватив фиркасе әгъзалары Төркем:XX гасыр сәясәтчеләре