Булат Насыйхов, Булат Вакыйф улы Насыйхов (1960 елның 2 ноябре, ССРБ, РСФСР, ТАССР, Лениногорск) — театр рәссамы, Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар дәүләт драма театрының баш рәссамы (2001 елдан). Дамир Сираҗиев исемендәге премия лауреаты (2012), Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе (2013). РФ Театр әһелләре берлеге әгъзасы. Тәрҗемәи хәле 1960 елның 2 ноябрендә Татарстан АССР Лениногорск шәһәрендә туган. Казан сәнгать укуханәсен (1979), Ленинград дәүләт театр, музыка һәм кинематография институтын (хәзерге СПбГАТИ) (1985) тәмамлаган. Хезмәт юлы 1985–1991 елларда – Әлмәт, Выборг, Ярославль театрларында куючы рәссам. 1991–1999 елларда – Чаллы курчак театрының баш рәссамы. 1998–2000 елларда – С. Өметбаев исемендәге Минзәлә театрының баш рәссамы. 2001 елдан Түбән Кама театрының баш рәссамы. Иҗаты Булат Насыйхов Әлмәт, ЧаллыР. Галимуллин. «Кызым кияүгә чыга». «Шәһри Чаллы», 10.10.2012, С. Өметбаев исемендәге Минзәлә Татар дәүләт драма театрлары, Казан курчак театры Премьера спектакля "Бүре җиләге" (Волчья ягода) Р. Зайдуллы. Вконтакте, 16.12.2016 белән дә хезмәттәшлек итә. Соңгы елларда М. Фәйзи исемендәге Оренбург Татар дәүләт драма театрында сәхнәләштергән спектакльләрнең күбесенең сәхнә бизәлеше – Б. Насыйховныкы. Ул бизәгән «Печән базары» (Р. Әюпов) спектакле белән Г. Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры күп кенә халыкара фестивальләрдә катнашты. К. Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында озак еллар Булат Вакыйф улы бизәгән «Җилкәнсезләр» (К. Тинчурин) спектакле зур уңыш белән барды. Рәссам бизәгән сәхнә әсәрләренең саны биш дистәгә якын. Түбән Кама татар дәүләт драма театры Бизәгән спектакльләреБулат Насихов бизәгән спектакльләр. Театр сайты: Т. Миңнуллин «Яшьлек белән очрашу» (2001), М. Кәрим «Ай тотылган төндә» (2002), Ф. Бүләков «Кызлар нигә елый?» (2003), Ш. Фәрхетдинов «Әптери солдат маҗаралары» (2002), Һ. Такташ «Җир уллары» трагедиясе (2003), Т. Миңнуллин «Шулай булды шул» (2004), А. Гыйләҗев «Яра» (2005), З. Гыймаев «Бакча караклары» (2007), Р. Вәлиев «Әйдә барыйк, кызлар карыйк» (2008), Р. Сәгъди «Сандугач сайрар җир» (2008), Н. Гыйматдинова «Бүре каны» (2008), Т. Миңнуллин «Кияүле кызлар кияве» (2007), Т. Миңнуллин «Син мине күрәсеңме?» (2009), Т. Миңнуллин «Алпамыш алпавыты» (2009), Л. Лерон «СыСыСыРда ясалган...нар» (2010), Т. Миңнуллин «Нәзер» (2011), А. Иванов «Гөнаһлы мәхәббәт өрәге» (2011), Т. Миңнуллин «Гөргөри кызын бирә» (2013), Р. Галиев «Кадер кичәсе» (2014), Т. Миңнуллин «Кызлар кызык итәләр» (2015), А. Островский «Бирнәсез кыз» (, 2017), Н. Гыйматдинова «Сихерче» (2017), «Карурман аша» (Габдулла Тукай биографиясенә нигезләнеп, 2017), Л. Толстой «Алаша» (, 2018), Р. Зәйдулла «Нәгыймә» (2018), И. Иксанова, Г. Хәмидуллина «ЧП» (2019). Т. Миңнуллин «Яшьлек белән очрашу», «Әлдермештән Әлмәндәр» (2019) һ. б.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре 1999 — Чаллы курчак театрында эшләгән елларында бизәгән «Волшебная раковина» (Т. Сергеева) К. Тинчурин исемендәге театр фестивалендә «Иң яхшы рәссам-куючы эше өчен» бүләкләнә. 2012 — Дамир Сираҗиев исемендәге премия Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт Акдемия театрында Дамир Сираҗиев исемендәге премияләрне тапшыру тантанасы узды. Татарстан мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте, 20.12.2012 2013 — Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Искәрмәләр

Сылтамалар

Сәхнә журналы сайты. Насихов Булат Вакыйф улы. Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар дәүләт драма театры сайты Моны да карагыз

Төркем:Театр рәссамнары Төркем:Татарстан рәссамнары Төркем:Россия рәссамнары Төркем:Татар рәссамнары Төркем:Казан сынлы сәнгать укуханәсен тәмамлаучылар Төркем:Санкт-Петербург дәүләт театр сәнгате академиясен тәмамлаучылар Төркем:Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклеләре Төркем:Дамир Сираҗиев премиясе лауреатлары Төркем:Шәхесләр:Түбән Кама татар драма театры