Аждаһа йолдызлыгы () — күк йөзенең төньяк ярымшардагы котып янындагы йолдызлык. Күк йөзендә 1083 квадрат градус мәйданны иңләп тора. Аның эченә гади күз белән күренә торган 210 йолдыз керә. Аждаһа йолдызлыгында эклиптиканың төньяк котыбы урнашкан. Иң яхшы күренүчәнлек шартлары март–май айларында була. Россиянең бөтен территориясендә күренә.

Йолдызлар Аждаһа α — Сөгъбан, безнең чорга кадәр 3700 елдан 1500 елга кадәр күк йөзенең төньяк котыбына иң якын йолдыз булган. Прецессия сәбәпле ул 21 000 елда кабаттан бу урыны ала.

Аждаһа β — Рәэссөгъбан, +2,79 йолдызча зурлыктагы куш йолдыз. Рәэссөгъбан 360 яктылык елы ераклыкта урнашкан.

Аждаһа γ — Әлтәнин, йолдызлыкның иң якты, +2,36 йолдызча зурлыктагы кызгылт-сары зур йолдыз, 148 яктылык елы ераклыкта урнашкан.

Аждаһа μ — Әлракыйс, +4,92 йолдызча зурлыктагы куш йолдыз, системаның һәр бер әгъзасы +5,8 йолдызча зурлыктагы сарылы-аклы йолдыз булып тора. Әлракыйс 88 яктылык елы ераклыкта урнашкан.

Атамалар Татар телендә аждаһа сүзе белән башка йолдызлыкларны да атыйлар: Су Аждаһасы (, ) һәм Көньяк Су Аждаһасы (, ).

Төркем:Йолдызлыклар