Нью-Гэ́мпшир () — АКШның төньяк-көнчыгышында урнашкан кечкенә штат, Яңа Англия регионына керә. Халык саны — 1,315 млн (2007 ). Штат башкаласы — Конкорд, иң зур шәһәре — Манчестер.
Нью-Һэмпшир — Бөекбританиядән бәйсезлеген игълан иткән беренче штат.
Төньякта штат Канаданың Квебек провинциясе белән, көнчыгышта Мэн штаты һәм Атлантик океан белән, көньякта Массачусетс, көнбатышта Вермонт белән чиктәш. Нью-Һэмпшир мәйданы — 24 239 км² (Илдә 44 нче урын).
Штатның иң зур күле — Уиннипесоки.
Сылтамалар Official State Website/ Рәсми сайт
Төркем:Нью-Гэмпшир