Зөлфия Нәби кызы Солтанова (12.02.1966; Мөрәле, Кайбыч районы, ТАССР) — Татарстанның атказанган матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр хезмәткәре.
Биографиясе Зөлфия Нәби кызы Солтанова ТАССРның Апас районы (хәзерге Татарстан Республикасының Кайбыч районы) Мөрәле авылында туган. 1989 елда «журналистика» белгечлеге буенча В. И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетын тәмамлый.
1997 елга кадәр «Челнинские известия» газетасы корреспонденты. 1997 - 2009 елларда «Вечерние Челны» газетасының яңалыклар бүлеге җитәкчесе, баш мөхәррир урынбасары.
2009 елдан «Татмедиа» АҖ филиалының «Челнинские известия» газетасы редакциясе директоры-баш мөхәррире.ПРОЕКТ АРС-ПРЕСС: «День газеты на сайте АРС-ПРЕСС». Зульфия Султанова: «Сайт и соцсети как точки роста читательской аудитории газеты»«Челнинские известия». Редакция.
2016 елның декабреннән 2020 елга кадәр «Чаллы ТВ» телерадиокомпаниясе җитәкчесе.
Матаулы исемнәре ТРның атказанган матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр хезмәткәре (2013 ел).
Искәрмәләр
Төркем:Кайбыч районында туганнар Төркем:Шәхесләр:Чаллы Төркем:Әлифба буенча журналистлар