Роальд Даль (13 сентябрь 1916 — 23 ноябрь 1990) — Уэльс романисты һәм кыска хикәя язучысы. Уэльсның Кардифф, Лландаф шәһәрендә норвег гаиләсендә туган Даль 1940-нчы елларда балалар китаплары арасында иң күп сатыла торган авторларның берсе. Чарли һәм шоколад фабрикасы исемле китабы премиягә лаек булды. Әлеге әсәрен дәвам итеп ул Чарли һәм зур пыяла лифт китабын яза. Шулай ук өченче китапны да яза башлый, ләкин тәмамлый алмый. Барлыгы дүрт премиясы бар.

Язмышы Ул 1916 елда Уэльсның Лландаф шәһәрендә туа. 1932-нче елда Британиянең танылган шәхси мәктәпләренең берсен тәмамлаганнан соң, университетка керер урынына, Канаданың Ньюфаундлента оештырылган экспедициягә кушыла. Ул Африкадагы Shell Oil Company компаниясендә эшли. Икенче бөтендөнья сугышы вакытында танышкан романист С. С. Форестер киңәшен тынлап, Даль армияда кичергән хәлләрен хикәяләрдә тасвирлый башлый. Шуйлай итеп «Ливия өстендә атылды»Roald Dahl’s short stories: «Shot Down Over Libya». исемле кыска әсәре барлыкка килә

Беренче китабы Гремлинс Уолт Дисней өчен язылган. Балалар китапларыннан тыш, Даль олылар өчен да иҗат итә. Ул 74 яшендә 1990 елның 23 ноябрендә Англиядә улә.

Даль кагыйдәләрне үтәмичә, әмма зирәклек белән язылган балалар китаплары һәм олылар өчен куркыныч хикәяләре белән бик яраталыган автордыр. Аның күп әсәрләре нигезендә фильмлар төшерелгән, һәм алар бөтен дөньяда күрсәтелә. Иң популяр китаплары арасында Чарли һәм шоколад фабрикасы, Чарлин һәм зур пыяла лифт, Гигант шапталы, Матильда һәм Сихерчеләр.

Ул 1953 елда Патриция Нилга өйләнә, аларның биш балалары була, ләкин 1983 елда алар аерылышалар. Шул ук елны ул Фелисит Энн д’Абру Кросландка өйләнә, үлеменә кадәр бергә торалар. Модель һәм автор Софи Даль — Роальд Дальның оныгы.

Автобиографиясендә Роальд Дальның балачагын тасвирлый. Башка бер китабында (Ялгыз бару) сугыш еллары белән бәйле тәҗрибәсе һәм хатирәләре чагылыш табалар.

Зур Миссенденда Роальд Даль музее бар. Анда Даль эшләренә багышлаган күргәзмә оештырылган.

Китаплары

1943: Гремлиннар / The Gremlins 1964: Чарли һәм шоколад фабрикасы / Charlie’nin Çikolata Fabrikası 1973: Чарли һәм пыяла лифт / Charlie’nin Büyük Cam Asansörü 1961: Гигант шапталы / Dev Şeftali 1970: Фантастик Төлке әфәнде / Fantastic Mr Fox 1988: Матильда / Matilda 1983: Сихерчеләр / Cadılar 1981: Джорджның искиткеч даруы / George’un Harika İlacı 1975: Дөнья чемпионы Дэнни / Dünya Şampiyonu Danny 1980: Твитс / The Twits 1982: Ире сөйкемле гигант / Koca Sevimli Dev 1985: Жираф, Пели һәм Мин / Zürafa, Peli ve Ben 1990: Эсио Трот / Esio Trot 1991: Минпиннар / The Minpins 1991: Нибблесвик Викары / The Vicar of Nibbleswicke

Искәрмәләр

Тышкы сылтамалар

Рәсми сайт Роальд Даль көне Роальд Даль коллекциясе Роальд Даль фонды Роальд Даль музее

Төркем:1990 елда вафатлар Төркем:1916 елда туганнар Төркем:Англия язучылары