Тамара Халитова, Тамара Сөләйман кызы Халитова (1947 елның 7 апреле, СССР, РСФСР, ТАССР, Сарман районы, Иске Минзәләбаш ― 2022 елның 28 июне, РФ, ТР, Әлмәт) ― мәдәният эшлеклесе, 1995―2002 елларда Әлмәт татар дәүләт драма театры директоры, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре (1998), Дамир Сираҗиев исемендәге премия лауреаты.
Тәрҗемәи хәле 1947 елның 7 апрелендә Татарстан АССР Сарман районы Иске Минзәләбаш авылында туган. Иске Минзәләбаш урта мәктәбен, «математика укытучысы» белгечлеге буенча Казан дәүләт педагогика институтын тәмамлаган.
Югары уку йортын тәмамлагач, бер ел Сарман районы Рангазар, өч ел Иске Минзәләбаш, ун ел Җәлил, бер ел Әлмәт районы Түбән Мактама мәктәпләрендә математика фәненнән укыта. 1981 елдан башлап унбер ел Әлмәт радиоприбор заводында инженер, үзәк исәпләү лабораториясе мөдире, кадрлар бүлеге мөдире булып эшли Р. Тухватуллин ВКонтакте.
1992 елдан мәдәният өлкәсендә: 1992―-1995 елларда Әлмәт районы Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры, 1993―1995 елларда Әлмәт районы һәм шәһәре мәдәният идарәсе башлыгы урынбасары, туган якны өйрәнү музее җитәкчесе була.
1995 елның декабрь аеннан 2002 елга хәтле – Әлмәт татар дәүләт драма театры директоры В Альметьевске ушла из жизни заслуженный работник. Альметьевск Life ВКонтакте.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре 1998 – Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Дамир Сираҗиев премиясе
Гаиләсе Ике улы: берсе Ренат (Мусин, 1979 елгы) Ренат Мусин ВКонтакте.
Искәрмәләр
Әдәбият Халитова Тамара Сөләйман кызы. // Сарман районы энциклопедиясе (төзүче-мөхәррире Дамир Гарифуллин). 1нче китап. Яр Чаллы: «Идел-йорт» нәшрияты, 2000, 194нче бит.
Сылтамалар
Әлмәт театрының элеккеге директоры Тамара Халитова вафат. Татар-информ, 29.06.2022 В Альметьевске ушла из жизни заслуженный работник. Альметьевск Life ВКонтакте Лейсан Сулейманова. В Альметьевске ушла из жизни заслуженный работник культуры РТ. ЮВТ24, 28.06.2022
Моны да карагыз
Төркем:Укытучылар Төркем:Казан дәүләт педагогия институтын тәмамлаучылар Төркем:Театр директорлары Төркем:Шәхесләр:Әлмәт татар дәүләт драма театры Төркем:Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәрләре Төркем:Дамир Сираҗиев премиясе лауреатлары