Дамир Исламов, Дамир Назир улы Исламов (1996 елның 13 октябре, РФ, Татарстан, Лениногорск – 2022 елның 7 марты, Украина / ЛХР, Северодонецк районы, Золотое) – россияле һөнәри хәрби, танк командиры, өлкән лейтенант, Россия Федерациясе Каһарманы (2022, үлгәннән соң). Украинада махсус операция барышында һәлак булган (7.03.2022). Тәрҗемәи хәле 1996 елның 13 октябрендә Татарстанның Лениногорск шәһәрендә туган. Православие динен алган. Өйләнмәгән һәм балалары юк. Әнисе Саҗидә Вәлиәхмәтова (2022 елның август аенда вафатЕлена Саляхова. Скончалась мать Героя России Дамира Исламова. Татар-информ, 29.08.2022), ике өлкән кыз туганы бар. Лениногорск шәһәренең 6нчы урта мәктәбен (2014), Россиядә команда профилендәге офицер-танкистлар әзерләүче бердәнбер хәрби училище булган Казан югары танк командирлары училищесын (2018) тәмамлаган. Хәрби уку йортын тәмамлаганнан соң, 2018 елдан Көньяк хәрби округның Ростов өлкәсендә урнашкан 84839нчы хәрби бүлегендә хезмәт итә башлаган В Лениногорске простились со старшим лейтенантом Дамиром Исламовым. Лениногорский муниципальный район и город Лениногорск.
2022 елның 24 февраленнән Россия гаскәрләренең Украинадагы махсус операциясендә катнаша. Үлеме Рәсми версия буенча, аның командованиесе астындагы танк экипажы ( танкы, 163 гвардия танк полкы, 150 мотоукчылар дивизиясе, командир өлкән лейтенант Дамир Исламов, механик ефрейтор Дамир Гыйлемханов, наводчик рядовой Иван Цевун) 2022 елның 7 мартында бронетөркем составында хәрәкәт итеп, ЛХР территориясендәге Северодонецк районы Золотое шәһәре тирәсендә Украина ягының ныгытылган районын штурмлаган. Танк экипажы Украина ягының озак вакытка дип әзерләнгән ут ноктасын һәм якынча 10 тере көчен юкка чыгара. Шул вакытта танкка «Молотов коктейле» атып тигезәләр һәм аңа ут каба. Ут астыннан янган машинаны алып чыгып, танк экипажы машинага капкан утны сүндерә һәм хәрби бурычны үтәргә әйләнеп кайта. Алга таба танк экипажы Украина ягының биш танкы белән тигезсез көрәшкә керә һәм, дүртесен юк итеп, аларга җитди зыян китерә. Алга таба һөҗүм итү нәтиҗәсендә офицерның хәрби машинасына ут атып тигезәләр һәм экипаж урында һәлак булаПОДВИГ ТАНКОВОГО ЭКИПАЖА ИСЛАМОВА ДАМИРА НАЗИРОВИЧА... Союз Танкистов России ВКонтакте. Россия Федерациясе Президентының 2022 елның 25 мартындагы Указы белән, «хәрби бурычын үтәгәндә күрсәткән каһарманлыгы, батырлыгы һәм кыюлыгы өчен», өлкән лейтенант Исламов Дамир Назир улына Россия Федерациясе Каһарманы исеме бирелә Погибшему на Украине лениногорцу Дамиру Исламову присвоено звание Героя России. Бизнес-Онлайн, 29.03.2022. 2022 елның 22 мартында туган ягы Лениногорскида җирләнгән Сегодня во Дворце культуры Лениногорска состоялась церемония прощания с Дамиром Исламовым. Лениногорские вести, 29.03.2022 г.. Хушлашу православие дине йоласы буенча Лениногорск Мәдәният сараенда уза, отпеваниены Әлмәт һәм Бөгелмә епискобы Мефодий уздыра. Мәрхүм Лениногорск шәһәренең Камышлы бистәсендәге православие зиратында җирләнгән В Лениногорске простились со старшим лейтенантом Дамиром Исламовым. Лениногорский муниципальный район и город Лениногорск. Хушлашуда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Ф. Х. Мөхәммәтшин катнаша. Бүләкләре 2022 – Россия Федерациясе Каһарманы Хәтер 2022 елның апрелендә аның хөрмәтенә Казан танк училищесы янында икенче хәрби шәһәрчек йорты фасадында мурал ясалган (автор рәссам Азат ВәлиевЕлена Саляхова. Автор мурала о Дамире Исламове о его подвиге на Украине: «Такие за спинами не прячутся». Татар-информ, 11.04.2022. 2022 елның августында Казан танк училищесы территориясендә Россия Герое Дамир Исламов бюсты куела. 10 сентябрьдә, Танкистлар көнендә, беренче курслар присяга биргәндә ачыла. Бюстны ачу тантанасында Дамир Исламовның апасы Диләрә Назир кызы катнашканЕлена Саляхова. В Казанском танковом училище появился бюст с Героем России Дамиром Исламовым. Татар-информ, 29.08.2022Казан танк училищесында Россия Герое Дамир Исламов истәлегенә бюст ачтылар. Татар-информ, 10.09.2022. 2022 елның 13 октябрендә Лениногорск шәһәренең 6нчы гомуми белем бирү мәктәбендә бюсты ачылган. Бюст Казан танк училищесы заказы буенча әзерләнгәнЛениногорск мәктәбендә Россия Герое Дамир Исламовка бюст ачылды. Татар-информ, 13.10.2022. 2023 елның 11 августында Лениногорск шәһәренең 6нчы гомуми белем бирү мәктәбенә Россия Герое Дамир Исламов исемен бирү турында карар кабул ителгән. Лениногорск депутатлары 6нчы мәктәпкә Дамир Исламов исемен бирүне бер тавыштан кабул иттеләр. Заман сулышы, 11.08.2023 2024 елның гыйнварында АҖ Дамир Исламов сурәте төшерелгән марканы кулланышка керткән. 2025 елның 27 сентябрендә Северодонецк районы шәһәрендә (Луганск өлкәсе / ЛХР) бюсты куелган Золотое шәһәрендә Россия һәм Татарстан Герое Дамир Исламовка бюст ачылды. Татар-информ, 27.09.2025. Бюст 2022 елның 7 мартында Золотое районында һәлак булган танкист батырлыгы истәлегенә багышланган. Ачылу тантанасында Первомайск шәһәре башлыгы Сергей Колягин, Татарстан вице-премьеры Ринат Садыйков, ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы башлыгы Фәнил Әһлиуллин, Россия Герое Рәсим Баксиков һәм Лениногорск башлыгы Марат Гыйрфанов катнашканВ городе Золотое состоялась церемония открытия бюста Героя Российской Федерации. luganmedia.ru, 27.09.2025. Искәрмәләр
Сылтамалар
ПОДВИГ ТАНКОВОГО ЭКИПАЖА ИСЛАМОВА ДАМИРА НАЗИРОВИЧА... Союз Танкистов России ВКонтакте Погибшего на Украине лейтенанта похоронят на родине в Лениногорске // Казанский репортер
Төркем:Казан танк университетын тәмамлаучылар Төркем:Өлкән лейтенантлар (Россия Федерациясе) Төркем:Россия Федерациясе Каһарманнары Төркем:Танкистлар Төркем:2022 елгы Украина бәрелешләрендә үтерелгән Россия хәрбиләре