Рөстәм Миңнеханов, Рөстәм Нургали улы Миңнеханов (1957 елның 1 марты, Яңа Арыш авылы, Балык Бистәсе районы, ТАССР, РСФСР, ССРБ) — сәясәт эшлеклесе. «Татнефть» ААҖ мөдирләре шурасы җитәкчесе. Татарстан республикасының икенче президенты (2010-2023), 2023 елның 5 февраленнән ― Татарстан Республикасы Рәисе. Рөстәм Миңнеханов Татарстан Конституциясенә үзгәрешләр кертү хакындагы законны имзалады. Татар-информ, 26.01.2023 Татарстан Республикасы Куркынычсызлык Шурасы рәисе.
Биографиясе Рөстәм Миңнеханов 1957 елның 1 мартында ТАССР-ның Балык Бистәсе районы Яңа Арыш авылында туа.
Өйләнгән, ике улы бар иде.
Белеме 1978 елда «инженер-механик» квалификациясе алып, «авыл хуҗалыгын механизацияләү» белгечлеге буенча Казанда Казан дәүләт авыл хуҗалыгы институтын тәмамлый. 1986 елда «товар белеме һәм азык-төлек товарлары белән сәүдә итүне оештыру» белгечлеге буенча «югары квалификацияле товар белгече» квалификациясе алып, Мәскәүдә совет сәүдәсенең читтән торып уку институтын тәмамлый.
Хезмәт эшчәнлеге 1978—1980 елларда Саба районы «Авыл хуҗалыгы техникасы» берләшмәсендә инженер-диагностик. 1980—1983 елларда — өлкән энергетик, Саба урман сәнәгать хуҗалыгы баш энергетигы. 1983—1985 елларда Саба райпо идарәсенең рәис урынбасары. 1985—1990 елларда Арча районы кулланучылар җәмгыяте идарәсе рәисе. 1990—1992 елларда Арча районы башкарма комитеты рәисе. 1992—1993 елларда Арча районы администрация башлыгының беренче урынбасары. 1993—1996 елларда Биектау районы администрациясе башлыгы. 1996—1998 елларда Татарстан Республикасы финанслар министры. 1998 елда Татарстан Республикасының Хөкүмәтен җитәкли.
2010 елның 22 гыйнвар көнне Россия президенты Дмитрий Медведев Татарстан президенты вазыйфасына «Бердәм Россия» фиркасе тарафыннан тәкъдим ителгән өч намзәт арасыннан Татарстан премьер-министры Рөстәм Миңнехановны сайлап алуы турында белдерде.Татарстан президенты урынына Миңнеханов тәкъдим ителәчәк 4 февраль көнне Татарстан Дәүләт Шурасы депутатлары республика хөкүмәте башлыгы Рөстәм Миңнехановка бертавыштан президент вәкаләтләрен бирде.Миңнеханов Татарстанның яңа президенты
2010 елның 25 март көнне Рөстәм Миңнеханов Казанда үткән махсус тантанада ант китергәннән соң Татарстан президенты вазыйфаларын үтәүгә кереште.
2020 елның 14 сентябрендә узган Татарстан Президентын сайлауларда сайлаучыларның 83,28 % тавышын җыеп (1 939 316 сайлаучы аңа тавышын биргән), өченче срокка Татарстан президенты итеп сайланаРегина Хисамова. Минниханов в третий раз стал президентом Татарстана. Азатлык радиосы, 14.09.2020.
Фәнни дәрәҗәсе Икьтисади фәннәр докторы (2003)
Санкцияләр 2025 ― Австралия Рөстәм Миңнехановка каршы чикләүләр (финанс чикләүләре һәм Австралиягә керүне тыю) керткәнАвстралия ввела санкции против российских журналистов и Shaman. ТАСС, 26.06.2025 Австралия ввела санкции против Минниханова и Айрата Шаймиева. Бизнес-Онлайн, 26.06.2025. Бүләкләре, мактаулы исемнәре Дуслык ордены (2002 ел, 22 июль, 756-нчы номерлы РФ Президенты Указы); «Ватан алдында тәкъдир ителерлек хезмәтләре өчен» IV дәрәҗәдәге Орден (2007); «Татарстан Республикасы алдында тәкъдир ителерлек хезмәтләре өчен» Ордены (2007 ел, 1 март, №УП-120-нче номерлы ТР Президенты Указы); «Санкт-Петербургның 300 еллыгы истәлегенә» медале (2003); «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале (2005). Тыва Республикасы ордены (2016 ел, 1 июль)Рустам Минниханов награждён орденом Республики Тыва II дәрәҗә Столыпин медале (2017 ел, 1 март)Распоряжение Правительства Российской Федерации от 01.03.2017 № 357-р "О награждении медалью Столыпина П.А. II степени Минниханова Р.Н" 2-нче дәрәҗә «Дан һәм Намус ордены» (ru) (РПЦ, 2017)Патриарх Кирилл удостоил Минниханова церковного ордена «Славы и Чести»Президенту Татарстана вручили орден «Чести и Славы» от имени патриарха Кирилла — «». Александр Невский ордены (2017)Путин наградил Президента Татарстана орденом Александра Невского «Астанага 20 ел» медале (Казакъстан) (2018) Рустаму Минниханову вручили юбилейную медаль «20-лет Астане». Пресс-служба Президента РТ Islamic Economy Award премиясе (Дөбәй, БГӘ) — «ислам икътисадын үстерү өлкәсендәге уңышлары өчен»Рөстәм Миңнехановка, ислам икътисадын үстерүдәге уңышлары өчен, Дөбәйдә бүләк тапшырдылар. Татар-информ МА, 30.10.2018 «Россия сәнгать академиясе каршындагы казанышлары өчен» медале (РФ сәнгать академиясе)Ольга Голыжбина. Зураб Церетели Рөстәм Миңнехановка исемләнгән Россия сәнгать академиясе медален тапшырды. Татар-информ МА, 7.11.2018 2019 — Салават Юлаев ордены (БР) — «Башкортстан Республикасы һәм Татарстан Республикасы арасындагы хезмәттәшлекне үстерүгә керткән зур өлеше өчен»Галина Бахшиева. Радий Хабиров наградил Рустама Минниханова орденом Салавата Юлаева. ИА «Башинформ», 18.04.2019. 2021 — 1нче дәрәҗә Изге Сергий Радонежский ордены () ― Казанның Изге Ана иконасы соборын торгызуга зур өлеш керткән өчен Патриарх Кирилл вручил награды представителям Татарстана в рамках освящения воссозданного собора Казанской иконы Божией Матери. vverh-tatarstan.ru, 21.07.2021. 2021 — «Гарашсызлык» (Garaşsyzlyk, Бәйсезлек) ордены (Төрекмәнстан) ― «ике республика арасында һәм Россия белән күпкырлы хезмәттәшлек»не арттыруга керткән хезмәте өчен Бердымөхәммәдов Рөстәм Миңнехановка Төрекмәнстанның Garaşsyzlyk орденын тапшырды. Татар-информ, 27.09.2021 2022 ― II дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены ― Татарстан республикасының социаль-икътисади үсешенә зур өлеш кертүе һәм күпъеллык намуслы хезмәте өчен Указ Президента Российской Федерации от 21.02.2022 № 70. Официальный интернет-портал правовой информации. 2022 ― Кыргызстанның Достук (Дуслык) ордены Кыргызстанның Россиядәге илчесе Рөстәм Миңнехановка Дуслык ордены тапшырды. Татар-информ, 20.05.2022 2023 ― I дәрәҗә Мәрҗани ордены (Татарстан мөфтиятенең югары бүләге дәүләт башлыкларына, Россия төбәкләре җитәкчеләренә, дини һәм милли гореф-гадәтләрне саклауга зур өлеш керткән меценатларга, шулай ук ислам үсеше өлкәсендә зур казанышларга ия булучыларга тапшырыла) Мөфти Камил хәзрәт Татарстан Рәисен I дәрәҗә Мәрҗани ордены белән бүләкләде. ТР МДН, 1.03.2023 2023 ― РФ Хөкүмәте каршындагы Финанс университетының мактаулы докторы Миңнеханов Россия Хөкүмәте каршындагы Финанс университетының мактаулы докторы булды. Татар-информ, 8.04.2023 2023 ― Россия Президентының Рәхмәт хаты ― республикада төзелеш тармагы һәм торак-коммуналь хуҗалык үсешенә аеруча өлеш керткәне өчен Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка Россия Президентының рәхмәт хаты тапшырылды. Татар-информ, 28.09.2023 2024 ― «Кырымның Россиягә кушылуының ун еллыгы уңаеннан 2014-2024» юбилей медале Аксенов Рөстәм Миңнехановка Кырым Республикасының юбилей медален тапшырды. Татар-информ, 31.07.2024 2024 ― I дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены ― социаль-икътисади бурычларны хәл итүгә зур өлеш керткәне һәм күпьеллык намуслы хезмәте өченРөстәм Миңнеханов I дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены белән бүләкләнде. Татар-информ, 8.12.2024 2024 ― «Достлуг» () ордены (Азәрбайҗан)Распоряжение Президента Азербайджанской Республики О награждении Р.Н.Минниханова орденом «Достлуг». 2025 ― «Казанышлары өчен» ордены (Ингушетия) ― Ингушетия халкы алдында аеруча зур казанышлар өчен, ягъни халыклар арасында тынычлыкны, дуслыкны һәм хезмәттәшлекне ныгыту өчен Мәхмүд-Али Кәлиматов Рөстәм Миңнехановка Ингушетия Республикасының югары бүләген тапшырды. Татар-информ, 29.05.2025 2025 ― беренче дәрәҗә (Рус Православие Чиркәве) ― дәүләт-чиркәү мөнәсәбәтләрен үстерүгә керткән өлеше өчен Патриарх Кирилл Рөстәм Миңнехановка беренче дәрәҗә Дан һәм намус ордены тапшырды. Татар-информ, 21.07.2025 2025 ― Мактау ордены (Россия мөфтиләр шурасының иң югары бүләге) ― диннәр арасында татулык һәм тынычлыкны ныгытуга керткән өлеше, Татарстанның социаль-икътисади, мәдәни һәм фәнни үсеше, Россиянең халыкара аренада позицияләрен ныгыту өченЭльза Кузнецова. «Татар атасы» һәм «Әл-Фәхр» ордены: Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә якташлар белән очрашкан. Татар-информ, 1.11.2025 Муфтий Гайнутдин наградил раиса Татарстана Минниханова орденом «За заслуги». Пресс-служба ДУМ РФ, 28.10.2025 2026 ― «Алтын битлек» махсус премиясе ― Лауреаты Специальной Премии. goldenmask.stdrf.ru Рөстәм Миңнеханов «Алтын битлек» махсус премиясе лауреаты булды. Татар-информ, 6.02.2026 2026 ― Людвиг Нобель премиясе Рустам Минниханов стал лауреатом Нобелевской премии. «Челнинские известия», 11.06.2026Мария Голубкова. В Петербурге в 21-й раз вручили премию Людвига Нобеля. Российская газета, 12.06.2026 2026 ― II дәрәҗәле «Ахьд-Апша» («Намус һәм дан») ордены (Абхазия) — республикалар арасындагы дуслыкны һәм хезмәттәшлекне ныгытуга, икътисади һәм мәдәни элемтәләрне үстерүгә керткән зур өлеше, Абхазиягә күрсәткән актив ярдәме өчен Абхазия Президенты Татарстан Рәисенә илнең югары орденын тапшырды. Татар-информ, 3.07.2026
Гаиләсе Хатыны Гөлсинә Әхәт кызы, уллары Ирек (1989—2013), Искәндәр (2008). Абыйсы Рифкать Нургали улы Миңнеханов (1955) — РФ ЭЭМ ТР буенча ЮХИДИ идарәсе башлыгы (1997—2016). Энесе Рәис Нургали улы Миңнеханов (1961) — Саба районы хакиме (1999 елдан).
Галерея + Р. Н. Миңнехановка Тыва ордены тапшыру. Кызыл, 2016 ел. Р. Н. Миңнехановка Тыва ордены тапшырылды. Кызыл, 2016 ел. Р. Н. Миңнеханов Казан Кремлендә эш кабинетында
Искәрмәләр
Сылтамалар Президентның рәсми сайты Инаугурациядән фоторепортаж
Шулай ук карагыз
Төркем:Татарстан сәясәтчеләре Төркем:Татар сәясәтчеләре Төркем:XXI гасыр сәясәтчеләре Төркем:Татарстан президентлары Төркем:Татарстан хөкүмәте рәисләре Төркем:Татарстан Куркынычсызлык Шурасы рәисләре Төркем:Тыва Республикасы ордены кавалерлары Төркем:Татарстан Республикасы каршындагы казанышлары өчен ордены кавалерлары Төркем:Салават Юлаев ордены кавалерлары Төркем:«Астанага 20 ел» медале белән бүләкләнүчеләр Төркем:Шәхесләр:Татнефть Төркем:Бердәм Россия фиркасе әгъзалары Төркем:Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаучылар Төркем:Мәскәү дәүләт коммерция университетын тәмамлаучылар Төркем:4 дәрәҗә "Ватан алдында казанышлары өчен" ордены кавалерлары Төркем:3 дәрәҗә "Ватан алдында казанышлары өчен" ордены кавалерлары Төркем:2 дәрәҗә "Ватан алдында казанышлары өчен" ордены кавалерлары Төркем:1 дәрәҗә "Ватан алдында казанышлары өчен" ордены кавалерлары Төркем:Кыргызстанның «Достук» ордены кавалерлары Төркем:Дуслык ордены (Азәрбайҗан) кавалерлары Төркем:Әл-Фәхр ордены кавалерлары Төркем:«Алтын битлек» премиясе лауреатлары Төркем:II дәрәҗә «Намус һәм дан» ордены кавалерлары