Александр Иванович Корчёнов (1949 елның 4 августы, Казан — 1979 елның 11 августы, Днепродзержинск) — совет футболчысы, ярымсакчы. ССРБ спорт мастерыДвадцать пять лет назад в авиакатастрофе погибли футболисты ташкентской команды «Пахтакор».

Тормыш юлы Александр Корчёнов 1949 елның 4 августында Казанда туа. «Хезмәт резервлары» (Казан) футбол мәктәбендә тәрбияләнүче, тренер — А. Дятлов. Аннары Нальчикта Н. Сентябрев һәм В. Киршта шөгыльләнә. 1969 елда Яшел Үзән шәһәренең «Б» классы командасы составында була. 1970 елда «А» (D2) классының беренче төркемендә Казанның «Рубин»ы өчен өч уен үткәрә. Шул ук елны Чебоксарның «Б» (D4) классы командасы «Энергия»гә күчә, аннан киләсе елда икенче лигада уйнаучы Нальчикның «Автомобилист»ына күчә.

1972 ел ахырында Вячеслав Соловёв аны Ташкәнтның «Пахтакәр» клубына чакыра. Биредә үл тизлекле уен, чыдамлык, тупны сайлап алуда төгәллек кебек сыйфатларын үстерә; уенны үз өстенә ала, һөҗүмгә тоташа ала. 1977 елда капитан итеп сайланаВспоминая «Пахтакор-79»: Александр Корчёнов. Югары лигада (1973—1975, 1978—1979) 126 матч уздыра, өч гол кертә, беренче лигада (1976—1977) — 70 матч, 9 гол.

1979 елгы ССРБ халыклары Спартакиадасында Үзбәк ССР җыелма командасы составында катнаша: FootBook :. Сайт футбольной статистики.

30 яшь тулгач бер атнадан соң Днепродзержинск янында булган авиаһәлакәттә команда белән бергә һәлак була. Казанның шәһәр зиратында җирләнгән. Ташкәнтның 1 нче зиратында кенотаф урнаштырылганПамять. «Пахтакор-79»: Помним, Чтим, Гордимся.

Хатыны Людмила. Уллары Сергей (1970 елда туган) һәм Александр (1972 елда туган)«Пахтакор-79» — поклон Великим Игрокам.

Искәрмәләр

Сылтамалар

Профиль FootballFacts.ru сайтында

Төркем:ССРБ спорт осталары Төркем:«Рубин» футбол клубы уенчылары Төркем:ССРБ футболчылары Төркем:Әлифба буенча шәхесләр Төркем:1979 елда вафатлар Төркем:11 август көнне вафатлар Төркем:Казанда туганнар Төркем:1949 елда туганнар Төркем:4 август көнне туганнар