Карта́ — татар милли ризыгы.

Карта (ат картасы) Атның юан эчәген — картасын яхшылап юалар да 25— 30 см озынлыгында турыйлар. Һәр кисәкне уклау яисә бармак белән эчәк өстендәге май эчәкнең эчке ягында калырлык итеп әйләндерәләр. Пешкәндә мае агып чыкмасын өчен, һәр эчәк кисәгенең баш-башларын бәйлиләр. Аннары 5-6 минутка кайнап торган суга салып алалар һәм бераз суыталар.

Шулай эшкәртелгән эчәкләрнең өске юка катламын, тактага салып, бик әйбәтләп пычак белән кыралар. Аннары тагын җылы суда юалар. Шуннан соң эчәкләрне каплап торырлык итеп су салалар, тоз өстиләр һәм ике сәгать пешерәләр. Пешкән картаны суыталар, 2— 3 см киңлегендә түгәрәкләп кисәләр һәм табынга яисә керән белән бирәләр.

Карта (кырык карта) Кырык картаны кырып чистарталар да салкын су белән берничә кат яхшылап юалар. Аннары артык эре юудмаган кисәгләргә турап, салкын суга кәстрүлгә салалар һәм тоз өстәп пешерергә куялар. Суытып, вак кына итеп озынча турыйлар, вак тоз һәм төйгән сибеп, тәлинкәгә тезәләр. Карта янына катык бирәләр.

Картаны башкачарак та әзерләргә мөмкин. Моның өчен аны кебек төрергә дә югарыда әйтелгәнчә пешерергә, суытып, аркылыга юка гына телемләп кисәргә кирәк.

Картаны матур итеп зур тәлинкәгә тезәләр, өстен яшелчәләр һәм яшел тәмләткечләр белән бизәп, табынга чыгаралар.

Чыганаклар Татар халык ашлары./Русчадан Р.Х. Камалова,, В.Р. Шәрипова тәрҗемәсе. - Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1987. - 318 б. 1 рәс. белән, 8 б. вкл.

Төркем:Татар ризыклары