Ренат Ислам улы Ибраһимов — татар җырчысы, лирик баритон, Татарстанның һәм Русиянең халык артисты, Г.Тукай исемендәге премия лауреаты.

Биография Ул 1947 елның 20 ноябрендә Украина ССРында, Илбау шәһәрендә туа. Музыка мәктәбендә домра классында белем ала, кечкенәдән үк классик арияләр һәм җырларны җырлап үсә. Уналты яшеннән үзешчән эстрада оркестрында җырлап йөри. Казан дәүләт консерваториясендә икееллык әзерләү бүлегендә укыганнан соң, вокал бүлегенә укырга керә. М.Җәлил исемендәге татар дәүләт опера һәм балет театрында эшли, эстрадада да чыгышлар ясый. Төрле конкурсларда лауреат исемен ала.

Ренат Ибраһимов Мәскәү шәһәрендә яшәп иҗат эше белән шөгыльләнә. Җырчының исеме төрле чит илләрдә дә билгеле, еш кына ул чыгышлар белән гастрольләргә йөри. Җырлаудан тыш, Ренат Ибраһимов шигырьләр дә яза, җырлар иҗат итә.

2022 елның 14 маенда кичке 7 дә 75 яшендә вафат Россиянең халык артисты Ренат Ибраһимов вафат. Татар-информ, 14.05.2022.

Хәтер 2023 елның 20 ноябрендә Мәскәү өлкәсендә, Мытищи мөселман участогында мемориаль һәйкәл ачылган. Мемориалга рус һәм татар телләрендә артистның яраткан сүзләре ― «Үзебезне камилләштереп, без җаныбызны камилләштерәбез. Һәм киресенчә...» дип язылган Мәскәү өлкәсендәге мөселман зиратында җырчы Ренат Ибраһимовка мемориаль һәйкәл ачтылар. Татар-информ, 20.11.2023. 2025 елның 5 сентябрендә Казанның Урак һәм Чүкеч урамында җырчы 1969 елдан 1972 елга кадәр 3 ел яшәгән 24нче йорт диварына мемориаль такта урнаштырылган (хәйрияче Кукмарада туган Гарәфетдин Хисаметдинов; скульптор Зөлфия Мөхәммәдьянова)Рузилә Мөхәммәтова. Бишбалта бистәсендә Ренат Ибраһимов яшәгән йортка истәлек тактасы куелган. Татар-информ, 5.09.2025.

Искәрмәләр

Сылтамалар

Белем.ру

Моны да карагыз

Төркем:Татар җырчылары Төркем:Тукай премиясе лауреатлары Төркем:РСФСР халык артистлары Төркем:ТАССР халык артистлары Төркем:Рим Хәсәнов җырларын башкаручылар Төркем:Казан консерваториясен тәмамлаучылар Төркем:Баритоннар