Ленар Шәех, тулы исеме Ленар Миңнемөһим улы Шәехов — татар шагыйре, журналист; 2008―2025 елларда Татарстан китап нәшриятының баш мөхәрриреГлавный редактор Татарского книжного издательства Ленар Шаехов покинул должность. Бизнес-Онлайн, 3.10.2025; галим (филология фәннәре кандидаты, 2012). РФ Журналистлар (2006 елдан), Татарстанның Журналистлар (2006 елдан) һәм Язучылар (2007 елдан) берлекләре, ТР Язучылар берлеге идарәсе (2012 елдан), «Евразия иҗат гильдиясе» (Лондон, 2016 елдан), Россия Язучылар берлеге (2020 елдан) әгъзасы. Кыргызстан Республикасының Омор Солтанов Халыкара иҗтимагый Поэзия академиясе академигы (2015), Татарстанның Муса Җәлил исемендәге Республика премиясе (2013), ТР мәдәният министрлыгы һәм ТР Язучылар берлегенең А. Алиш (2017) Г. Афзал (2021) исемендәге әдәби премияләре лауреаты. Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе (2020).

Тормыш юлы

Ленар Миңнемөһим улы Шәехов 1982 елның 4 октябрендә Татарстанның Актаныш районы Такталачык авылында дөньяга килә. Такталачык урта мәктәбендә белем алганда, Ленар каләм тибрәтә башлый, иҗатка тартыла. Аның «Адашлар» исемле иң беренче язмасы 1994 елда «Игенче даны» (хәзерге «Актаныш таңнары») район газетасында басылып чыга.

1999—2002 елларда ул Минзәлә педагогия көллиятендә белем ала. Аның әсәрләре бер-берартлы республика газета-журналларында күренә башлый, «Сабантуй» газетасында шигырьләре басыла. Шул вакытта аны Татарстанның халык шагыйре Илдар Юзеев күреп ала. Ул Ленарга өмет баглап, аның талантлы шагыйрь булачагына ышаныч белдерә, бу хакта матбугатта язып чыга.

Педагогия көллиятен тәмамлагач, Л. Шәех Казан дәүләт университетының татар филологиясе һәм тарихы факультетына укырга керә.

Университетта уку дәверендә, язучы Галимҗан Гыйльманов белән берлектә уку йортының легендар «Әллүки» әдәби-иҗат берләшмәсен кабат сафка бастырып җибәрә. «Әллүки» тирәсендә алтмышка якын яшь каләм иясе җыела. Шул ук вакытта берләшмәнең айлык басмасы — татар студентларының «Тәрәзә» газетасы дөнья күрә башлый. Ленар Шәех аның нигезләүчесе һәм баш мөхәррире була.

2007 елда Татарстан китап нәшриятында «Әллүки» дип исемләнгән җыентык дөнья күрә (төзүчесе — Ленар Шәех). Анда әдәбият мәйданына ныклы адымнар белән килүче егерме биш яшь каләм иясенең әсәрләре урын ала.

Университетта белем алуы белән беррәттән, Л.Шәех 2004 елда «Азатлык» радиосының Казан бюросында тапшырулар әзерли, 2004—2005 елларда «Шәһри Казан», 2005—2007 елларда — «Татарстан яшьләре» газеталары журналисты була. 2006 елда Алманиянең Гиссен университетында тел курсларында укып кайта.

Ленарның публицистик мәкаләләре, шигырьләре, хикәяләре, яңа чыккан китапларга рецензияләре республикабызның «Казан утлары», «Мәйдан», «Чаян», «Сөембикә», «Идел», «Ялкын», «Татарстан яшьләре», «Мәдәни җомга», «Шәһри Казан», «Ватаным Татарстан», «Мәгърифәт», «Сабантуй», «Салават күпере»; Башкортстанның «Тулпар», «Шоңҡар», «Йәшлек», «Кызыл таң» кебек газета-журналларында даими басыла.

Ленар Шәех — балалар өчен «Авылдан килгән мендәр» (2005), «Керпе ничек энәле булган?» (2007), «Безнең ишегалдында» (2010, 2012), «Алдамыйм!» (2014), «Безнең урманда» (2017) исемле китаплар авторы. «Дүртенче кат… Бишенче кат…» (2008), «Җылытасы килә дөньяны!..» (2011), «Бар бездә берәү!..» (2015), «Казан — Мәскәү» (2021) һ.б. җыентыкларында исә аның лирик, фәлсәфи һәм юмористик-сатирик шигырьләре, «Үзем белән очрашу» (2018) китабында әңгәмәләре, әдәби портретлары, иҗат бәяләмәләре, язмалары, сәяхәтнамәләре, уйланулары, хикәяләре урын алган. «Табигать күренешләре энциклопедиясе» (2019) балалар һәм яшүсмерләр өчен кызыклы һәм татар телендә дөнья күргән беренче шундый фәнни-популяр басма булып тора.

Аның шигырьләре Татарстан, Россия һәм дөнья күләмендә басылган шигъри антологияләргә кертелгән.

2008 елда Татарстан китап нәшриятында Л.Шәех төзегән «Нәҗип Газизов» исемле китап дөнья күрә. Ул аның дәү әтисе — РСФСРның халык мәгарифе отличнигы, Татарстанның атказанган мәктәп укытучысы, Актаныш районының 4 нче номерлы Яңа Әлем һәм 3 нче номерлы Такталачык балалар йортлары директоры, күренекле педагог, татар Макаренкосы Нәҗип Газиз улы Газизовның (1918—1977) якты истәлегенә багышлана.

Ленар Шәех татар классикларының китапларын бүгенге көн таләпләренә туры китереп төзеп, дөньяга чыгаруда күп көч куя. Арада Габдулла Тукай, Муса Җәлил, Һади Такташ, Фатих Кәрим, Гамил Афзал, Әмирхан Еники, Гариф Ахунов, Илдар Юзеев һ.б. ның китаплары бар. Ул — биш китаптан торган "Балачак энциклопедиясе"н төзүчеләрнең берсе (Талия Шакирова белән берлектә), шулай ук рус, немец, башкорт, кыргыз, якут һ.б. телләрдән шигъри тәрҗемәләр һәм китаплар авторы. Татарстан китап нәшриятында дөнья күреп килгән «Татар прозасы» һәм «Төрки әдәбият» серияләренең проект җитәкчесе.

Ленар Шәех — Татарстан Язучылар берлеге (2007), Россия Язучылар берлеге (2020), Татарстан Журналистлар берлеге (2006), Россия Журналистлар берлеге (2006), Халыкара Журналистлар Ассоциациясе — IFJ (2006), Халыкара ПЕН-клубның Татар ПЕН-үзәге (2007) әгъзасы, Кыргызстан Республикасының Омор Солтанов Халыкара иҗтимагый Поэзия академиясе академигы (2015). Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе (2020). Пётр фән һәм сәнгать академиясе (Санкт-Петербург) әгъза-корреспонденты (2021).

2007 елдан Л.Шәех — Татарстан китап нәшриятының балалар һәм яшүсмерләр редакциясендә мөхәррир хезмәтендә. 2008 елдан 2025 елның 6 октябренә кадәр Татарстан китап нәшриятының баш мөхәррире вазифасын башкара.

2012 елда Казан (Идел буе) федераль университеты профессоры, филология фәннәре докторы Азат Әхмәдуллин җитәкчелегендә филология фәннәре кандидаты дигән гыйльми дәрәҗә алу өчен диссертация яклый.

2024 елда Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә 3 китабы: инглиз телендә «One of you: A Collection of Poems» («Сезнең арадан берәү: шигырьләр», 2017, Лондон), француз телендә «Mon coeur brûle comme un feu: nouvelles» («Йөрәккәем янганга: хикәяләр», 2021, Париж), «Казан — Мәскәү: шигырьләр, поэмалар, балладалар» (2021, Казан) тәкъдим ителгән (Евразия иҗади берлеге (, ) коммерцияле булмаган оешмасы тәкъдим иткән)Ихтыяр Кыямов. Шагыйрь Ленар Шәех Тукай премиясенә дәгъва итә. Татар-информ, 8.03.2024.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре 2013 ел — Татарстан Республикасының Муса Җәлил исемендәге Республика премиясе 2015 ел  — «NEWBOOK.Волга — 2015» Идел буе әдәби премиясе 2017 ел — Швециянең Стокһольм шәһәрендә узган VI Халыкара «Open Eurasian Literature Festival & Book Forum» әдәби фестивалендә «Әдәби әсәр» категориясендә «Кече проза» номинациясендә (бәйгенең Гран-прие) икенче урын 2017 ел — Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм Татарстан Язучылар берлегенең Абдулла Алиш исемендәге әдәби премиясе 2018 ел — Халыкара Евразия премиясенең алтын лауреаты 2019 ел — «Дөнья генераллары тынычлык өчен» халыкара иҗтимагый ассоциациясенең «Тынычлык күгәрчене» медале 2020 ел — Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе 2021 ел — Татарстан Язучылар берлеге һәм Актаныш муниципаль районының Гамил Афзал исемендәге әдәби премиясе лауреаты 2021 ел — Саха (Якутия) Республикасының «Халыклар арасында тынычлык һәм дуслыкны ныгыткан өчен» Почёт билгесе лауреаты 2022 ел — Саха (Якутия) Республикасының «Якут АССРына 100 ел» Юбилей билгесе лауреаты 2022 ел — Балалар китабы буенча халыкара Советның (IBBY) Мактаулы дипломы (Г. Х. Андерсен исемендәге Мактаулы диплом) лауреаты 2022 ел — XI Халыкара «Open Eurasian Book Forum & Literature Festival» әдәби конкурсы һәм фестивалендә «Тарихи мирас» номинациясендә беренче урын 2022 ел — Самуил Маршак исемендәге Россиякүләм әдәби премиясенең озын исемлеге (лонг-листы) 2023 ел — «Әдәби Азия – 2023» II Халыкара әдәби конкурсының Гран-прие (Казахстан) 2023 ел — Халыкара әдәби хәрәкәткә һәм дөнья халыклары арасындагы дуслыкка керткән зур өлеше өчен Халык дипломатиясе халыкара бергәлегенең Солтан Бейбарс медале (Казахстан) 2023 ел — Пенза өлкәсе Мәдәният һәм туризм министрлыгының Рәхмәт хаты 2024 ел — «Балачак җыры» конкурсы җиңүчесе

Басма китаплары Яз җыры: шигырьләр / кереш сүз авт. Г.Гыйльманов. — Актаныш: Актаныш типографиясе ААҖ, 2005 — 62 б. — 500 д. Авылдан килгән мендәр: балалар өчен шигырьләр / кереш сүз авт. И.Юзеев. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2005. — 71 б.: рәс. б-н. — 5000 д. Керпе ничек энәле булган?: балалар өчен шигырьләр. — Казан: Мәгариф, 2007. — 32 б.: рәс. б-н. — 5000 д. (I завод — 2000 д., II завод — 3000 д.) Дүртенче кат... Бишенче кат...: шигырьләр, поэма / кереш сүз авт. Р.Миңнуллин. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2008. — 176 б. — 2000 д. Җил каян килә? / авт.-төз. Л.Шәех. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2008. — 80 б.: рәс. б-н. — 5000 д. Безнең ишегалдында: балалар өчен шигырьләр. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2010. — 16 б.: рәс. б-н. — 3000 д. Җылытасы килә дөньяны!..: шигырьләр, поэмалар / кереш сүз авт. Зөлфәт.- Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. — 255 б. — 2000 д. Безнең ишегалдында: балалар өчен шигырьләр. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2012. — 16 б.: рәс. б-н. — 10000 д. Алдамыйм!: балалар өчен шигырьләр, табышмаклар, әкиятләр. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2014. — 96 б.: рәс. б-н. — 5000 д. Быуаттарҙа миҙгелдәр буталган: шигырҙар, поэмалар. — Өфө: Китап, 2014. — 328 б. — 1500 д. (Башкорт телендә) Бар бездә берәү!..: юмор, сатира / кереш сүз авт. М.Гәрәев. — Казан: Рухият, 2015. — 256 б. — 1500 д. Один из вас: стихотворения / перевод с татар. Г.Булатовой и А.Каримовой. — Москва: АНО Редакционно-издательский дом «Российский писатель», 2016. — 88 с. — 500 экз. Мәхәббәт турында шигырьләр / кереш сүз авт. Р.Газиз. — Яр Чаллы: «Взаимная помощь», 2016. — 129 б. — 999 д. Гасырда фасыллар буталган: шигырьләр = Заблудились мгновенья в веках: стихотворения / перевод с татар. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2016. — 335 б. — 2300 д. (Татар һәм рус телләрендә.) Балбан бала = Амбал малай: балалар өчен шигырьләр / татарчадан А. Сарманбетов тәрҗ. — Бишкәк: «Рекламир» нәшр., 2016. — 32 б. — 500 д. (Кыргыз һәм татар телләрендә.) Татар шигъри трагедиясе: монография. — Казан: ТӘһСИ, 2016. — 160 б. — («Фәнни Татарстан» журналы китапханәсе; 9 нчы китап.) — 500 д. One of you: the collection of poems / edited by David Parry. — London: Hertfordshire Press, 2017. — 126 p. (Инглиз телендә) Безнең урманда: балалар өчен шигырьләр. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2017. — 16 б.: рәс. б-н. — 5000 д. Үзем белән очрашу: әңгәмәләр, әдәби портретлар, иҗат бәяләмәләре, язмалар, сәяхәтнамәләр, уйланулар, хикәяләр. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2018. — 479 б. — 2000 д. Безнең ишегалдында: балалар өчен шигырьләр. — Казан: «Ак Бүре» нәшр., 2019. — 16 б.: тышл. б-н. — 2000 д. Галинең песие: балалар өчен шигырьләр. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2019. — 36 б.: рәс. һәм тышл. б-н. — 2500 д. Табигать күренешләре энциклопедиясе. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2019. — 96 б.: рәс. б-н. — 2500 д. Кто где живёт: стихотворения, сказка для детей / перевод с татарского Р. Хузахметовой; художник М. Игнатьева. — Якутск: Бичик, 2020. — 48 с. — 1500 экз. Казан — Мәскәү: сайланмалар: шигырьләр, поэмалар, балладалар. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2021. — 415 б. — 1200 д. Mon coeur brûle comme un feu: nouvelles / Traduit du russe par Christophe Trontin; Préface de Musa Çaxarxan Czachorowski. — Paris: L’Harmattan, 2021. — 80 p. (Француз телендә) Дипломат-галим Йолдыз Хәлиуллин: биографик очерк. — Казан: «Ак Бүре» нәшр., 2021. — 143 б., рәс б-н. — 300 д. Tatarskie serca: opowiadania / Lenar Szajeh, Musa Çaxarxan Czachorowski, Ahat Muszyński. — Wrocław: Oficyna Wydawnicza ROBB, 2021. — 99 s. (Поляк телендә) Алдамыйм! = Я не лгу!: балалар өчен шигырьләр һәм әкиятләр / рәссамы Элина Чурбаева. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2021. — 147 б.: рәс. б-н. — 1100 д. (Татар һәм рус телләрендә) Учёный-дипломат Юлдуз Халиуллин: биографический очерк. — Казань: Изд-во «Ак Буре», 2022. — 143 с., с илл. — 500 экз. Tatarskie serca: opowiadania / Lenar Szajeh, Musa Çaxarxan Czachorowski, Ahat Muszyński. — Wrocław: Muzułmański Związek Religijny w RP Najwyższe Kolegium Muzułmańskie & Autorzy, 2022. — 144 s. (Икенче басма. Поляк телендә)