Александр Александрович Петров (1951 елның 17 апреле, Ямаш, Әлмәт районы, Татарстан АССР, РСФСР, ССРБ) — Россия рәссамы, скульптор, медальер. Бакый Урманче премиясе лауреаты (2016). Татарстан Республикасының халык рәссамы (2018).

Тормыш юлы Александр Петров 1951 елның 17 апрелендә Татарстан АССРның Әлмәт районы Ямаш авылында туа. Игезәк энесе — Анатолий, шулай ук рәссам.

1971—1975 елларда Рязань сәнгать училищесында, сәнәгать графикасы һәм реклама бүлегендә укый. 1983 елда тәмамлый, анда металлны сәнгатьле эшкәртү буенча махсуслаша. Сәнгать белеме алгач, Яр Чаллы шәһәренә эшкә җибәрелә.

1983 елда Петров үзе өчен беренче күргәзмәдә скульптор һәм медальер сыйфатында катнаша. «Габдулла Тукай» медальләренең юбилей сериясе, шулай ук «КамАЗ балалары» һәм «Рәссамның хезмәттәшләре» скульптура портретлары серияләре киң билгеле була. Озак еллар дәвамында Петров скульптура һәм медаль эше кысаларыннан чыкмый, тик соңыннан рәсем сәнгатенә килә. Аның беренче эшләре 1990 елда шәһәр рәссамнарының «Көз-90» күргәзмәсендә тәкъдим ителә. 1991 елда скульптура бүлеге буенча ССРБ Рәссамнар берлегенә кабул ителә.

Петров сәнгать агымында фовистларга тоташа. Сюжет картинасы, портрет, пейзаж һәм натюрморт жанрларында эшли, әсәрләрендә үзенең кәефен һәм әйләнә-тирә дөньяга мәхәббәтен чагылдыраВ Елабужском музее-заповеднике состоялось открытие выставки Александра Петрова «Пространство любви» Министерство культуры Республики Татарстан. Петров даими рәвештә шәһәр, зона, республика, бөтенроссия һәм халыкара күргәзмәләрдә катнаша. Петровның эшләре Татарстанның төрле шәһәрләрендә, шулай ук Мәскәүдә һәм Самарада шәхси күргәзмәләрдә күрсәтелә. Петров әсәрләре Казан, Әлмәт, Алабуга, Зәй, Яр Чаллы, Вологда, Ярославль музейлары коллекцияләренә, чит ил шәхси коллекцияләренә керәВ Казани открывается персональная выставка художника Александра Петрова Газета «Республика Татарстан».

2017, 2018 һәм 2021 елларда «Г. Тукай шигырьләренә», «Болгар хәтеренә», «Балачактан» күп санлы рәсем эшләре сериясе өчен Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясенә тәкъдим ителә.

Петров иҗади эшен педагогик эшчәнлек белән бергә алып бара. Озак вакытлар ул Кама дәүләт инженер-икътисад академиясенең, ә аннары Казан федераль университетының Яр Чаллы институтының дизайн кафедрасы доценты булып эшли.

Бүләкләр һәм мактаулы исемнәр

Татарстан Республикасының халык рәссамы (2018); Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе (2002); Бакый Урманче премиясе — «Балачактан» триптихы өчен (2016).

Шәхси тормыш Кызы — Полина, рәссам, скульптор, ювелир.

Искәрмәләр

Сылтамалар

Моны да карагыз

Төркем:Казан университеты укытучылары Төркем:Строганов исемендәге Мәскәү сәнгать-сәнәгать академиясен тәмамлаучылар Төркем:Әлифба буенча галимнәр Төркем:Әлифба буенча шәхесләр Төркем:ХХ гасыр скульпторлары Төркем:Русия скульпторлары Төркем:ССРБ скульпторлары Төркем:XX гасыр рәссамнары Төркем:Русия рәссамнары Төркем:ССРБ рәссамнары Төркем:Әлифба буенча рәссамнар Төркем:Әлмәт районында туганнар Төркем:Википедия:Замандашлар биографиясе Төркем:1951 елда туганнар Төркем:17 апрель көнне туганнар Төркем:Татарстан рәссамнары Төркем:Бакый Урманче премиясе лауреатлары Төркем:Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклеләре Төркем:Татарстанның халык рәссамнары