Станислав Юрьевич Маркелов (1974 елның 20 мае, Мәскәү — 2009 елның 19 гыйнвары, Мәскәү) — Россия адвокаты, хокук яклаучысы, Хокук өстенлеге институты президенты, «Коллективное действие» институты хезмәткәре.

Тормыш юлы Станислав Маркелов 1974 елның 20 маенда Мәскәүдә туа. Дәүләт Думасы депутаты Михаил Маркеловның эне.

721 нче мәктәпне тәмамлый, Андрей Новиков-Ланский белән бер сыйныфта укыган. 1993 елның октябрь вакыйгалары вакытында Мәскәүдә Максимилиан Волошин исемендәге санитар дружина эшендә катнаша, зыян күрүчеләргә ярдәм итә. 1994 елда «Эшче каршылык» бәйсез профсоюзы белән хезмәттәшлек итәVladislav Bugera. Obituary for Stanislav Markelov (копия ). Маркелов Россиянең социаль-демократик партиясе әгъзасы, «Студентлар яклау» профсоюзы башкарма комитеты әгъзасы, 1995 елның 12 апрелендә Мәскәүдә иң зур студентлар демонстрациясен оештыручыларның берсе була.

1996 елда Мәскәү дәүләт юридик академиясен тәмамлый. 1997 елдан — Республика ара адвокатлар коллегиясе әгъзасы, Халыкара адвокатлар берлеге һәм халыкара адвокатлар клубы әгъзасы.

2006 елдан — Хокук өстенлеге институты президенты. Социаль форумнар эшендә һәм оештыруда катнашкан.

2007 елда хәзерге Россия анархизмына багышланган «Прямухинские чтения» конференциясе эшендә катнашаПрямухинские чтения 2007 года. — Тверь: Изд-во ООО «ТВЕРСКОЙ ПОЛИГРАФ», 2008. С. 27 — 35..

2008 елда — Малмёдә (Швеция) узган Европа социаль форумында Россия делегациясен оештыручыларның берсеБорис Кагарлицкий. Стас и Настя.

Үтерү 2009 елның 19 гыйнварында Мәскәү үзәгендә, Причистенк урамы буенча 1 нче йорт янында атып үтереләВ центре Москвы застрелен адвокат семьи Кунгаевых Lenta.ru 19 января 2009, 16:26:00. Маркелов янында МДУ журналистика факультетының 5 курс студенты, «Новая газета»ның штаттан тыш журналисткасы, анархо-экологик хәрәкәт активисты Анастасия Бабурова була. Анастасия башына яралана һәм шул ук көнне кичен хастаханәдә үлә. Станислав шунда ук һәлак була.

2009 елның 27 октябрендә аның абыйсы, «Справедливая Россия» партиясенең Тверь бүлеге җитәкчесе Михаил Маркелов хәбәр иткәнчә, Станиславны үтерүчеләр табылганУбийство Маркелова раскрыл брат? Радио «Свобода» 27 октября 2009..

2009 елның 5 ноябрендә Мәскәүнең Басманный суды Никита Тихоновны һәм аның дусты Евгения Хасисны кулга алу өчен санкция бирә, аларга җинаять кодексының 105 маддәсенең 2 нче өлеше буенча — «ике һәм аннан да күбрәк кешене үтерү» маддәсе буенча гаеп белдерелгәнАрестованы подозреваемые в убийстве Маркелова и Бабуровой NEWSru 5 ноября 2009.. 2011 елның 28 апрелендә Тихонов һәм Хасис присяжныйлар суды тарафыннан Маркелов һәм Бабурованы үтерүдә гаеплеләр дип табылган.

2011 елның 6 маенда Тихонов гомерлеккә ирегеннән мәхрүм ителгән, Хасис 18 елга ирегеннән мәхрүм ителгән.

Искәрмәләр

Сылтамалар

Биография Станислава Маркелова на сайте Института верховенства права

Төркем:Русия юристлары Төркем:Әлифба буенча юристлар Төркем:Мәскәүдә вафатлар Төркем:Әлифба буенча шәхесләр Төркем:Википедия:Викимәгълүматтан чыганак булган мәкаләләр Төркем:2009 елда вафатлар Төркем:19 гыйнвар көнне вафатлар Төркем:Мәскәүдә туганнар Төркем:1974 елда туганнар Төркем:20 май көнне туганнар Төркем:Мәскәү юридик институтын тәмамлаучылар