Пиама Павловна Гайденко (1934 елның 30 гыйнвары, Николаевка, Сталин өлкәсе — 2021 елның 2 июле) — совет һәм Россия фәлсәфәчесе, фәлсәфә тарихчысы. Г. В. Плеханов исемендәге премия лауреаты (1997). Фәлсәфә фәннәре докторы. 2000 елның 26 маеннан фәлсәфә, социология, психология һәм хокук бүлеге буенча Россия Фәннәр академиясе әгъза-корреспонденты.
Тормыш юлы Пиама Гайденко 1934 елның 30 гыйнварында Николаевка шәһәрендә туа. 1957 елда Мәскәү дәүләт университетының фәлсәфә факультетын тәмамлый. Аннары Чит ил әдәбияты нәшриятында кече мөхәррир булып эшли, МДУ аспирантурасында укый.
1962 елда Г. В. Плеханов исемендәге Мәскәү халык хуҗалыгы институтында «М. Хайдеггер фәлсәфәсе хәзерге буржуаз мәдәнияте кризисын чагылдыру буларак» темасына фәлсәфә фәннәре кандидаты дәрәҗәсенә диссертация яклыйГайденко, Пиама Павловна. Философия М. Хайдеггера как выражение кризиса современной буржуазной культуры: Автореферат на соискание учёной степени кандидата философских наук / Экон. ин-т им. В. Г. Плеханова. — Москва : [б. и.], 1962. — 15 с..
1962—1967 елларда МДУ философия факультетының чит ил фәлсәфәсе тарихы кафедрасында укыта. 1967—1969 елларда ССРБ ФА Халыкара эш хәрәкәте институтының өлкән фәнни хезмәткәре.
1969 елдан 1988 елга кадәр ССРБ Фәннәр академиясенең табигать белеме һәм техника институтында эшли.
1982 елда «Фән төшенчәләренең эволюциясе: беренче фәнни программаларның барлыкка килүе һәм үсеше» темасы буенча фәлсәфә фәннәре докторы гыйльми дәрәҗәсенә диссертация яклыйГайденко, Пиама Павловна. Эволюция понятия науки: становление и развитие первых научных программ : диссертация … доктора философских наук : 09.00.03. — Москва: Наука, 1980. — 568 с..
1988 елдан Россия Фәннәр академиясенең фәлсәфә институтында фән тарихының фәлсәфи проблемалары секторы мөдире.
«Вопросы философии» журналының редакция коллегиясе әгъзасы.
1997 елда «фән үсеше тарихы мәсьәләре буенча хезмәтләр циклы өчен» РФА Г. В. Плеханов исемендәге премия лауреаты.
В. В. Зеньковский исемендәге рус фәлсәфә тарихчылары җәмгыятенең мактаулы әгъзасы.
Гаилә Беренче ире — фәлсәфәче Ю. М. Бородай (1934—2006)Лекторский Владислав Александрович Архив мемуарных бесед «Устная история». Кызы Татьяна Бородай (1957), филология фәннәре кандидаты, антиклык һәм урта гасыр философиясе буенча белгеч, тәрҗемәче, борынгы грек һәм латин телләре укытучысыБородай Татьяна Юрьевна на сайте философского факультета МГУ.
Икенче ире — фәлсәфәче һәм социолог, тарих һәм социология теориясе өлкәсендә фәнни мәктәпкә нигез салучы Ю. Н. Давыдов (1929—2007).
Апасы — фәлсәфәче В. П. Гайденко (1940—2010).
Төп хезмәтләр
Экзистенциализм и проблема культуры. — М.: Высшая школа, 1963. Трагедия эстетизма: опыт характеристики миросозерцания С. Киркегора. М., 1970. Философия Фихте и современность. — М.: Мысль, 1979.
Владимир Соловьёв и философия Серебряного века. — М., 2001. — 468 с. Научная рациональность и философский разум. — М.: Прогресс-Традиция, 2003.
Искәрмәләр
Әдәбият
Андреева И. С. Русская Диотима: Пиама Павловна Гайденко // Философские исследования. — М., 2004. — № 1. — С. 147—171. Андреева И. С. Философы России второй половины XX века. Портреты. — М., 2009. — С. 206—244. Россиус А. А. Время и труды Пиамы Павловны Гайденко // Вопросы философии. 2014. № 10. С. 162—166; Пиама Павловна Гайденко / Сост. С. Н. Корсаков, Л. А. Калашникова. М.: Институт философии РАН, 2019. 119 с.
Сылтамалар
Страница на сайте ИФ РАН
Төркем:Фәлсәфә тарихчылары Төркем:Русия фәлсәфәчеләре Төркем:ССРБ фәлсәфәчеләре Төркем:2021 елда вафатлар Төркем:2 июль көнне вафатлар Төркем:Донецк өлкәсендә туганнар Төркем:1934 елда туганнар Төркем:30 гыйнвар көнне туганнар Төркем:Фәлсәфә фәннәре докторлары Төркем:Мәскәү дәүләт университеты укытучылары Төркем:Мәскәү дәүләт университетын тәмамлаучылар